Коронавирус белән авыручылар саны арта
Илебездә коронавирус авыруының яңа дулкыны фаразлана, димәк, медицина битлекләре, социаль дистанция һәм башка ковидка каршы чаралар – кабат актуаль, әмма әлегә тәкъдим итү характерына ия. Халык арасында ревакцинация турында фикер алышулар бара. Моның сәбәбе – эпидемиологик хәл, аны тыныч дип әйтеп булмый.
Эпидемиологик хәл һәм коронавируска каршы кисәтү чаралары турында без Роспотребнадзорның бүлек җитәкчесе Флюра Хәйруллина белән сөйләштек.
– Безнең районда кискен респиратор вирус инфекциясе, коронавирус белән дә авыручылар саны арта. 7 ай эчендә әлеге авыруның 2597 очрагы теркәлгән, бу узган ел күрсәткеченнән 6 тапкырга диярлек артыграк. Авыручылар арасында – балалар. Узган ел статистикада алар аз санда булсалар, 14-15 кеше тирәсе, быел 568 очрак теркәлгән, – дип хәбәр итә Флюра Сәлим кызы.
Уңай мизгелләр дә бар. Авыруны халык, элеккегә караганда, җиңелрәк формада кичерә. Кешеләр авыру башланганнан соң уртача 7 көннән терелүгә таба баралар. Дәвалану, нигездә, амбулатор. Быел барлык авыручыларның 22,8 проценты дәваханәгә салынган. Кама аръягы пациентларын, шул исәптән чистайлыларны, Алексеевск үзәк район дәваханәсендә җәелдерелгән госпиталь кабул итә. Стационар дәвалануга мохтаҗ уңай ПЦР-тест булган балалар Республика клиник йогышлы авырулар дәваханәсенә җибәрелә.
– Мәсәлән, кеше авырады, кибеттә экспресс-тест сатып алды. Ул уңай нәтиҗә күрсәтте. Бу очрак статистикага керәме?
– Бу тест белән участок терапевтына барырга кирәк. Медицина хезмәткәрләре сезне дәваханә базасында инфекция булу-булмауга тикшерәчәкләр. Барлык тест-системалар Сәламәтлек саклау министрлыгында теркәлергә тиеш.
– Шулай да ни өчен соңгы вакытта ковид җиңел формада үтә? Бәлки, безнең организм бу авыруга җайлашкандыр инде?
– Бу вирусның үзенчәлеге, дөресрәге төре. Без бик күп штаммнарны: «Омикрон», «Дельта» күрдек. Аларның һәркайсы төрлечә кичерелә. Безнең район территориясендә яңа штаммнар әлегә теркәлмәгән.
– Кайчан һәм нинди вакцина белән ревакцинация ясатырга кирәк?
– Эпидемиологик хәл аркасында иң яхшысы ярты ел саен ревакцинацияләнү. Әлегә безнең районда ревакцинация белән хәл яхшы түгел. Узган ел коллектив иммунитет 80 процентка якын булса, быел әлегә 8,6 процент кына. Әмма шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, атна саен бу күрсәткеч арта. «Спутник Лайт» җитештерелмәү сәбәпле, хәзер ревакцинация «Спутник V»ның беренче компоненты белән башкарыла.
– Ковид-чикләүләр кире кайтамы?
– Медицина оешмаларында, социаль учреждениеләрдә, җәмәгать транспортында, ябык биналарда һәм социаль дистанцияне үтәү мөмкинлеге булмаган урыннарда битлек киюне чагылдырган 208нче номерлы карарга үзгәрешләр кертелде. Әлегә болар барысы да тәкъдим итү характерына ия. Узган атнада Чистай районында коронавирус инфекциясе белән авыруның 25 очрагы теркәлүен исәпкә алып, мин бу чаралардан файдаланырга киңәш итәм. Хезмәт коллективларында, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында көндә термометрия үткәрелергә, социаль дистанция, өслекләрне, кулларны эшкәртү, җилләтү алып барылырга тиеш. Һаваны дезинфекцияләү максатында, булган очракта, бактерицид рециркуляторлар кулланырга мөмкин.
Медицина битлекләре коронавирус вакытында гына түгел, ә кискен респиратор вирус инфекциясе һәм грипп вакытында да актуаль. Сәүдә, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә, дәваханәләрдә карантин вакытында болар барысы да һәрчак булды. Сентябрь аенда кешеләр яллардан күпләп кайтачак, балалар мәктәпкә барачак, авырып китү куркынычы зур булачак. Кешеләргә бу киңәшләрне кискен кабул итәргә кирәкми, чөнки сәламәтлегебез шуңа бәйле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев