Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Корбан бәйрәме белән!

Хөрмәтле Чистай районында яшәүчеләр! Сезне чын күңелдән Корбан бәйрәме белән котлыйм!

Бу мөселман дөньясының иң хөрмәтле һәм изге бәйрәмнәренең берсе. Ул исламның югары әхлакый нигезләрен — мәрхәмәтлек, игелек һәм кешеләргә мәхәббәтне гәүдәләндерә.

Игелекле гамәлләр һәм мохтаҗларга ярдәм итү бу бәйрәмгә аерым мәгънә бирә. Мәрхәмәтлелек һәм эчкерсезлек — бу бәйрәмнең нигезе.

Барлык традицион диннәр вәкилләре белән тату яшәп, безнең район мөселманнарының киләчәктә дә рухи яңарышка, үсеп килүче буынга әхлакый тәрбия бирүгә, күпмилләтле республикабызда яшәүче халыклар арасында татулыкны һәм үзара аңлашучанлыкны ныгытуга саллы өлеш кертәчәкләренә ышанам.

Хөрмәтле мөселманнар! Корбан бәйрәме сезгә туган районыгыз файдасына яңа казанышларга көч өстәсен, барлык эшләрдә дә уңыш китерсен, һәркемнең йөрәген шатлык һәм тынычлык белән тулыландырсын. Сезнең барыгызга да чын күңелемнән ныклы сәламәтлек, тынычлык, һәр йортка җылылык һәм мәхәббәт телим!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев