Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көрәшчеләр ярышты

«Батыр» спорт мәктәбендә яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча муниципаль район беренчелеге узды.

 Ярышларда төрле авырлык категорияләрендә 97 яшь көрәшче катнашты. Егетләрнең осталыгын тренер, беренче категорияле судья Константин Федотов җитәкләгән судьялар коллегиясе бәяләде. Ярышларның сәркатибе – тренер, Бөтенроссия категорияле судья Сергей Пушкарев.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча үз авырлык категорияләрендә беренче урыннарга Динар Әхмәдиев, Никита Быков, Сабир Гафиятуллин, Дмитрий Горбунов, Илья Горбунов, Егор Давыдов, Илья Давыдов, Алексей Карташов, Всеволод Ковалев, Ярослав Кожевников, Роман Нагуманов, Степан Наумов, Кирилл Руськин, Кәрим Фәсхетдинов, Самат Хәлиуллин лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев