Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Консультантлар элеккеге түгел инде: укый белгәннәренә дә рәхмәт

Сезнең белән мондый хәл булганы бармы?

Зур төзелеш яки көнкүреш техникасы кибетенә «экскурсия»гә: ассортимент һәм бәяләр белән тиз генә танышырга керәсең, ә синең каршыңа берьюлы 2-3 консультант «Сезгә ярдәм итәргәме?», — дигән сорау белән йөгереп чыга һәм арттан йөри.

Ә икенче юлы кыйммәт әйбер сатып алырга, кайсыны алыйм икән дип уйлана-шикләнә киләсең, сиңа грамоталы консультация кирәк, әмма үч иткәндәй, әйләнә-тирәдә бер консультант та юк, барысы да каядыр юкка чыккан…

Ә бәлки, юкка да чыкмаганнардыр, ә сатып алучыга җентекле профессиональ консультация кирәклеген сизгәннәр һәм я озак сөйләшергә теләмиләр, я товарның характеристикалары турында хәбәрдарлыклары мактанырлык түгел…

Практика күрсәткәнчә һәм, ни кызганыч, икенче вариант киң таралган. Дөресен генә әйткәндә, сатып алучы янына консультант килә һәм бирелгән барлык сорауларга я иңбашын сикертеп куя, я аның белән бергә этикетканы укый. Егетләр һәм кызлар, болай булмый! Без үзебез дә укый беләбез!

Әле 10 ел элек кенә сатучы-консультантка консультация сорап мөрәҗәгать иткәндә, син: товарның башка товарлар белән чагыштырганда, нинди өстенлекләре һәм кимчелекләре бар; кем һәм кайда җитештергән; кирәк булса, запас частьләрне алыштыру белән проблемалар тумыймы; иң якын сервис үзәкләре кайда урнашкан кебек сорауларга тулы күләмдә мәгълүмат ала идең. Ә хәзер нәрсә? Профессиональлек модада түгел, күрәсең, һәм барысы да — бу консультантларга эш бирүчеләр дә, консультантлар үзләре дә канәгать кебек. Хөрмәтле сәүдә предприятиеләре җитәкчеләре, алар бит сатып алучыларны куркыталар! Хөрмәтле сатучылар-консультантлар, сез халык алдында хурга каласыз бит! Сез үз эшегезне белмәүдән оялмыйсызмы?!

Әлбәттә, искәрмәләр дә бар, ләкин алар бик аз. Мисал итеп, үз кибетләрендә еш кына сатучы һәм консультант вазифаларын башкарып, «үзләре өчен» эшләүче кече шәхси эшмәкәрләрне китерәсем килә. Эксперимент өчен без Чистайда берничә кечкенә төзелеш кибетендә булдык һәм хәйран калдык: монда клиентка игътибарлы мөнәсәбәт тә күрсәтелде, товар турында җентекле консультация дә бирелде. Гомумән, үрнәк алырлык кешеләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев