Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Конкурста әтиләр үз балалары белән катнашты

150дән артык бала «Минем әтием – супер-җәяүле», «Минем әтием – супер-машина йөртүче» конкурсы өчен роликлар һәм фотоколлажлар әзерләгән.

Әтиләр көненә багышлап (ул Россия Федерациясе Президенты Указы белән расланды һәм быел беренче тапкыр билгеләп үтелде) «Минем әтием – супер-җәяүле!», «Минем әти – супер-машина йөртүче!» дип исемләнгән муниципаль конкурс үткәрелде.

Аны ЮХИДИ бүлеге, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Чистай бүлеге ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы ата-аналарның Республика советы активистларының Чистай районындагы активистлары белән берлектә тормышка ашырдылар. Әлеге акциядә катнашу өчен социаль челтәрләрдәге үзеңнең битләреңдә тиешле хэштеглар белән әтиең белән бергә төшкән видео яисә фотоколлаж урнаштырырга кирәк иде. Катнашучыларның яше чикләнмәгән.

- «Минем әтием – супер-җәяүле», «Минем әтием – супер-машина йөртүче» конкурсын без балаларның һәм әти-әниләренең юлларда имин йөрүнең дөрес стереотипын булдыру максаты белән оештырдык, – дип билгеләп үтә «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең бүлек начальнигы, оештыручыларның берсе Светлана Сидорова. – Барысы анда тематик видеороликлар, фотоколлажлар өстендә эшләгән 150 гаилә катнашты.

Конкурста катнашучыларның үзләренең улларын һәм кызларын юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүләре сөендерә. Алар үзләре үрнәк күрсәтәләр: рөхсәт ителгән җирдә генә юл аша чыгалар, тәүлекнең караңгы өлешендә киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар кулланалар, иминлек каешларын эләктерәләр. Балалар әтиләре руль артында булганда барлык кагыйдәләрне, шулай ук тизлек режимын үтәүләрен күрәләр.

Һәм менә креатив фото һәм видеоэшләр авторлары билгеләнде. Алар бүләкләнү өчен ЮХИДИ бүлегенә чакырылды.

– Юлларда имин йөрү кагыйдәләрен үтәүнең принцибы булып «Минем кебек эшлә!» принцибы торырга тиеш,-дип ассызыклады ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазифасын вакытлыча башкаручы Илнар Шәмсетдинов җиңүчеләрне котлаганда. – Барлык конкурс эшләрендә нәкъ менә шулар ачык чагылды да инде. Бала иминлек кагыйдәләрен даими рәвештә үтәсен өчен аңа аларны белү генә җитми, ә берсүзсез үзенең гадәтенә кертергә тиеш!

Иң яхшылар дип табылган видео роликлар авторлары арасында Досаевлар, Минкиннар, Петровлар, Пет рухиннар, Славниннар, Чуприковлар гаиләләре бар. Аларда гаилә башлыклары үзләренең балаларына автомобильләрдә дә иминлек өйрәтәләр.

Агиевлар,Галиевлар,Закировлар, Кунгуровлар, Самаркиннарның фотоколлажлары да җиңү яулады. Галимовлар, Гатиннар, Герасимовлар, Джуматовлар, Ситдыйковлар тарафыннан ясалган фотографияләр иң яхшылары дип табылды. Афәрин, хөрмәтле әти-әниләр, сез юл хәрәкәтендә дисцип линалы катнашучылар булып торасыз, балаларыгыз да сезгә тигезләшә ала!

– Минем машина йөртү стажым 20 елдан артык, мин яшьтән үк руль артында дип әйтергә мөмкин, – дип сөйли шәһәр предприятиеләре автоколоннасының берсендә машина йөртүче-экспедитор булып эшләүче Олег Кунгуров. – Һәрвакытта машина йөртү кагыйдәләрен үтим. Юл ялгышларны гафу итми. Моны һәркем белергә тиеш, мин бу хакта улларыма да даими рәвештә исләренә төшереп торам. Әти кеше үз балаларына иң яхшы үрнәк булырга тиеш дип саныйм.

Мин конкурс турында кече улымнан белдем, ул конкурста катнашуымны теләде, чөнки мин һөнәрем буенча машина йөртүче. Ул безнең җиңәчәгебезгә ышанды!

– Әтисен хуплап, бик дөрес эшләгән!

– Шундый мөһим, көн кадагындагы темаларга конкурслар үткәргәннәре өчен оештыручыларга зур рәхмәт. Барыгызга да бәхетле, имин юллар!

ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре барлык ата-аналарга балигъ булмаган балаларында юлларда ориентлашу күнекмәләре булдыру, машиналар йөрү юлында һәм җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту күнекмәләрен ныгыту, юлларда үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияләүне үтенеп мөрәҗәгать итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев