Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көнкүреш хезмәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгының иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Муниципаль конкурс җиңүчеләре булып ике хезмәткәр табылды

Чистайда «Көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгының иң яхшы хезмәткәре» конкурсына нәтиҗә ясадылар.

Җиңүчеләр булып урам себерүчеләр Сергей Анатольевич Курский һәм Рашат Исмәгыйль улы Залакаев табылды. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов котлады.

– Сезнең һәрберегезне бары уңай яктан гына билгеләп үтәсем килә. Сез зур эш башкарасыз! Сезгә моның өчен зур рәхмәт. Ике хезмәткәрне аеруча билгеләп үтәсе килә – болар Сергей Анатольевич Курский һәм Рашат Исмәгыйль улы Залакаев. Бүгенге көндә, чыннан да, сез иң яхшылары, – диде Эдуард Рөстәм улы, конкурста җиңүчеләрне котлап.

Җиңүчеләр Рәхмәт хатларына һәм акчалата бүләкләргә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев