Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Концертлар, экскурсияләр һәм конкурслар: Виктория Александрова җылылык белән «iВолга» яшьләр форумы турында сөйли

...

–Мин «iВолга» форуы турында белдем һәм минем анда барасым килде.
Анда теркәлер өчен бер­ничә этап үтәргә, башта үз казанышларың һәм Россия яшьләренең башка форумнарында катнашуың турында сөйләргә кирәк иде.
Иң кызыклысы: «Сез Путинга яшьләр сәясәте буенча нинди сорау бирер идегез?» дигән сорау булды. Безгә форумда әйтүләренчә, күпләр шул этапта төшеп калганнар.
Форумга иң яхшыларны, үз эшләре белән янып торучы, хәтта Путин белән дә турыдан-туры сөйләшергә әзер булган яшьләрне генә җыйдылар.
Башка этаплар андый ук катлаулы булмадылар. Үз казанышларың хакында сөй­ләргә һәм Беренчеләр Хәрәкәте чакыруы буенча эссе язарга кирәк иде.
Мин барлык этапларны да уңышлы тәмамладым, миңа үземнең катнашуымны расларга гына калды. Мин тулысы белән форумга барырга әзер идем.
Безне анда белем бирү программалары көтте, анда бөтен катнашучылар да булырга тиеш иде. Безнең расписание бейджик­ларда күрсәтелде, без аларны һәрвакыт үзебез белән йөрттек.
Ике яки өч белем бирү лекцияләрендә булганнан соң без башка мәйданчыларда да төрле мастер-классларда булдык, баскетбол, футбол, волейбол буенча ярышларда катнаштык.
Форум азагында төрле яңа чаралар: лазертаг, айкидо буенча дәресләр һәм мас-рест­линг буенча спорт чаралары үткәрелде. Миңа да аларда уйламаган җирдән катнашырга туры килде һәм мин анда җиңү дә яуладым!
Үзем теләгән барлык чараларда да катнаша алмавым минем өчен иң катлаулысы булды. Мәсәлән, анда беренче табибка хәтле ярдәм күрсәтү буенча конкурс бар иде, кызганычка каршы, мин анда эләгә алмадым, чөнки башка чарада идем.
Көн азагында кечкенә генә концерт булуы миңа бик ошады. Төп сәхнәдә яшьләр җырлары белән артист чыгыш ясады, ә аннан соң безнең әйдаманнар көнгә нәтиҗә ясадылар һәм безнең уңышлар турында сөйләделәр.
«iВолга» — бер генә буш вакы­тың да калмый торган форумнарның берсе. Син һәр мину­тыңда кызык­лы нәрсәләр белән мәшгульсең, үзеңнең шәхси һәм һө­нәри сыйфатларыңны үстерә­сең. Моңардан тыш син мәй­данчыклар буйлап йөри, табигать матурлыгына соклана, экскурсияләргә бара аласың.
Мәсәлән, бездә экскурсиянең 3 варианты: Идел буйлап сәяхәт, кич белән матур утлар белән яктыртылучы зур баскыч буйлап тауга менү, байдаркаларда йөзү каралган иде.
Мин ничек форумның лидеры булдым соң? Бирегә килеп, үзебезнең палаткаларыбызны урнаштырганнан соң, мин мәйданчык буйлап йөрдем һәм мәгълүмати шатерга тап булдым. Биредә миңа «Другое дело» проектыннан конкурс турында сөйләделәр. Мине бу бик кызыксындырды һәм мин «Другое дело» мини-кушымтасында булган биремнәрне эшли башладым. Минем өчен бу бик киеренке һәм стресслы чор булды. Ә исемлектә беренче урынга эләккәч, үз позициямне бирергә теләмәдем инде. Шуңа күрә дә мин даими рәвештә лидерларның исемлеген тикшердем, кем нинди урында булуы белән кызыксындым.
Барысының беренче урында буласылары килде, мине куып та тоттылар шикелле, әмма мин барыбер югарылыкта калдым. Минем бер генә максатым бар иде — «Другое дело» проектыннан форумда лидер булу һәм мин бар көчем белән моңа ирешергә омтылдым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев