Коммерцияви булмаган бакчачылык ширкәтләренең гомуми мөлкәтенә хокукны рәсмиләштерү җиңелрәк булачак
Росреестр Хөкүмәткә коммерцияви булмаган бакчачылык ширкәтләренең гомуми мөлкәтенә хокукларны рәсмиләштерү механизмын гадиләштерә торган закон проектын кертте
Үзгәрешләрнең асылы нәрсәдә булуы турында Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова сөйли.
– Лилия Барисовна, коммерцияви булмаган бакчачылык ширкәтләренең гомуми мөлкәтенә нәрсә керә?
– Коммерцияви булмаган бакчачылык ширкәтләренең гомуми мөлкәте – бакчачылык территориясендәге җир участокларыннан барлык хокук ияләре файдалану өчен каралган мөлкәт. Монда, бакча участокларыннан кала, коммерцияви булмаган бакчачылык ширкәтләрендәге бөтен җир керә. Анда юллар, инженерлык коммуникацияләре (электр челтәрләре, газ һәм су үткәргечләр һ.б.), көнкүреш калдыкларын җыю урыннары, спорт мәйданчыклары һәм башкалар урнашырга мөмкин.
– Бүгенге көндә гомуми милекне бакчачыларга тапшыру ничек бара?
– Хәзерге вакытта бакчачылык ширкәтләрендә гомуми милекне рәсмиләштерү процедурасы катлаулырак, чөнки бакчачылар моның өчен гомуми җыелыш үткәрергә, һәр милекченең өлешен исәпләп чыгарырга, карар сорап вәкаләтле органга мөрәҗәгать итәргә, хокукларны теркәү өчен Росреестрга гариза бирергә тиеш, ягъни бу шактый озак һәм ялыктыргыч процесс.
– Нәрсә үзгәрәчәк?
– Закон проекты коммерцияви булмаган бакчачылык ширкәтләренең гомуми мөлкәтенә бакчачыларның милек хокукы закон нигезендә, аны Росреестрда кадастр исәбенә куйганнан соң барлыкка килүен күз алдында тота, ягъни күпфатирлы йортлардагы фатир милекчеләренең гомуми мөлкәтендәге сыман. Мондый милеккә хокук кадастр исәбенә куелу вакытыннан соң барлыкка килә. Шул рәвешле, гражданнарга инстанцияләр буенча йөрергә, өлешләрнең катлаулы исәп-хисапларын үткәрергә һәм артык процедуралар өчен түләргә кирәкми.
Моннан тыш, гадиләштерелгән рәсмиләштерү челтәрләрне (мәсәлән, газ челтәрләрен) профильле оешмаларга оператив тапшырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу, мәсәлән, Татарстанда гамәлгә ашырыла торган социаль газлаштыру программасы өчен төп момент.
– Бакчачылар өчен тагын нинди дә булса үзгәрешләр каралганмы?
– Шулай ук коммерцияви булмаган бакчачылык ширкәтләренең чикләре үзгәргән һәм аңа яңа участоклар кертелгән очракта җайга салуны камилләштерү тәкъдим ителә. Мәсәлән, милекчеләре ширкәткә керергә теләгән гомуми файдалану объектларын яки бакча участокларын урнаштыру өчен.
Аерым алганда, коммерцияви булмаган бакчачылык ширкәте үз чикләренә кертергә планлаштырган участокларның милекчеләреннән ризалык алу зарурлыгы каралган. Бу аларның хокукларын якларга, шулай ук киләчәктә территорияләрне межалау проектларына һәм коммерцияви булмаган бакчачылык ширкәтләре гомуми җыелышлары карарларына карата (мәсәлән, аларга гомуми мөлкәтне карап тоту бурычын йөкләгәндә) дәгъва белдерүне булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.
Матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев