Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Командада әбиләр һәм оныклар

4 нче мәктәптә узган конкурс программасы " Золотых лет россыпи" дип аталды.

Анда катнашу өчен 6А сыйныфта укучыларның әбиләре чакырылды. Аларның оныклары әбиләре белән бер командада чыгыш ясадылар, ә алар сигезәү иде. Шулай бергәләп ярышу, бергә борчылу, җиңү теләге якын кешеләрне тагын да якынайта, алар арасындагы ышанычны ныгыта. Командалар әдәби, музыкаль, театр конкурсларында көч сынаштылар, аларга оныклары өчен бишек җыры җырларга, әкият сөйләргә кирәк булды, ә оныкларга әбиләрен киендерергә, санаулы вакытта мәктәпкә букчаны тутырырга туры килде. Кем әйтмешли, дуслык җиңсә дә, Александра Дмитриевна Сарыкова белән оныгы Диманың, Лидия Петровна белән Даша Холодениналарның, Нина Леонидовна Пермякова белән Слава Вахламовның аеруча истә калды. Программаны китапханәче Елена Николаева алып барды, анда автор башкаруында җирле шагыйрә Елена Быкованың шигырьләре дә яңгырады. Кичә җылы шартларда үтте, юкка гына бит Өлкәннәр көнен мәрхәмәтлелек һәм ихтирам бәйрәме дип атамыйлардыр.
Ә кадерле әбиләргә чынаяклар бүләк иттеләр, бүләк тә күңелләренә хуш килде, ни дисәң дә, әбиләр чәй эчәргә ярата бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев