Көнчелек хисе кабынып китү хатын-кызга 7 мең сумга төшкән
Ирен көнләп, Чистайда яшәүче бер хатын-кыз законсыз рәвештә чит хатын йортына үтеп кергән һәм аның улына суккан.
Чистай суды чистайлыга карата җинаять эшен карады. Хатын-кыз ирен башка хатынга көнләп, законсыз рәвештә аның өйнә үтеп кереп, килеп чыккан шәхси мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә аның улына суккан.
– Суд утырышында хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныды. Хөкем ителүченең җәзасын йомшартучы шартларга суд аның йөкле булуын, шулай ук кечкенә балалары булуын, гаебен тануын һәм әлеге гамәлен кылуда үкенүен, туганнарының сәламәтлеге торышын китерде, – дип аңлатма бирә шәһәр суды матбугат сәркатибе.
Шулай, хатын-кыз РФ Җинаятьләр кодексының 139нчы маддәсенең 1нче өлешендә (торакка анда яшәүче затның ихтыярына каршы законсыз үтеп керү), РФ Җинаятьләр кодексының 116.1нче маддәсендә (сугу яки физик авыртуга китергән, әмма сәламәтлеккә җиңел зыян салмаган башка көчләү гамәлләре кылу) каралган җинаятьләр кылуда гаепле дип табылды.
Аңа дәүләт файдасына 7 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләнде. Хөкем карары законлы көченә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев