Көн тәртибендә – юлларда иминлек
Гыйнвар-февраль айларында шәһәр һәм район юлларында авыр нәтиҗәләр белән дүрт юл-транспорт һәлакате теркәлгән.
Аварияләрнең сәбәпләре һәм иминлекне тәэмин итү чаралары турында комиссия утырышында сөйләштеләр.
Чистай районы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов рәислегендә узды.
Анда шәһәр прокуроры Тимур Дияров, ЮХИДИ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, шәһәр башкарма комитеты, коммуналь һәм юл хезмәтләре, автомәктәпләр һәм башка профильле ведомство вәкилләре катнашты.
Планлаштырылган мәсьәләләр турында фикер алышканчы, 29 мартта Чистай шәһәреннән ерак булмаган урында килеп чыккан, җиде кешенең үлеменә китергән юл-транспорт вакыйгасына аерым игътибар бирелде.
– Ни кызганыч, ел саен юлларда кешеләрне югалтабыз. Күптән түгел килеп чыккан авариядә генә дә 7 кеше һәлак булды. Һәм бу – фаҗига. Хәзер әлеге юл-транспорт һәлакәте буенча компетентлы органнар бу хәлнең нечкәлекләрен һәм сәбәпләрен ачыклауга юнәлдерелгән эш алып баралар. Чираттагы тапкыр чистайлыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм машина йөртү культурасы турында онытмаска чакырам. Юл бирегез, ашыкмагыз, кирәк булмаганда узмагыз, юл хәрәкәтендә катнашучылар бер-берсен хөрмәт итәргә тиеш. Аварияләрнең күбесенең сәбәбе – машина йөртүчеләрнең тизлек режимын үтәмәү. Моннан тыш, юлларда һава шартларын да исәпкә алырга кирәк. Әгәр машина йөртүче аның начарлануын сизсә, әлбәттә, куркынычсыз тизлекне сайларга кирәк. Руль артындагы кеше үзе һәм утыртып барган пассажирлары өчен дә җаваплы, – диде Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов.
Утырышның төп темаларының берсе шәһәр һәм район юлларында авариялелек торышына багышланган иде. Әлеге мәсьәлә буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы урынбасары Илнар Шәмсетдинов чыгыш ясады.
Ул җыелучыларга агымдагы елның гыйнвар һәм февраль күрсәткечләре турында мәгълүмат бирде. Докладчы сүзләренә караганда, 4 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 1 кеше һәлак булган һәм 6 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Юл-транспорт һәлакәтләренең саны, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 2 очракка күбрәк, имгәнүләр алучыларның саны 5 кешегә артыграк, һәлак булучыларның саны шул кадәр үк булуын билгеләп үтте. Илнар Шәмсетдинов юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре итеп тизлек режимын сакламау һәм шуның аркасында автомобильләрнең бәрелешүен атады.
Доклад ясаучы авария булган урыннар турында да сөйләде.
– Чистай – Түбән Кама автоюлында ике юл-транспорт һәлакәте килеп чыкты, аларда бер кеше һәлак булды, икесе имгәнде. Бер автомобиль авариясе Чистай – Аксубай – Нурлат трассасында теркәлгән, анда ике кеше зыян күргән. Тагын бер юл-транспорт вакыйгасы шәһәрнең Энгельс урамында булды. Анда ике кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алды. Исерек машина йөртүчеләр катнашында һәм ике елга кадәрге стажлары булган машина йөртүчеләр гаебе белән дә аварияләр теркәлмәде, – дип билгеләп үтте Илнар Ринат улы.
ЮХИДИ бүлеге начальнигы урынбасары күрсәтмәләр һәм контроль тикшерүләр бирү буенча контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләрен дә әйтеп үтте. Илнар Шәмсетдинов хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 2 аенда Чистай районында бер юл-транспорт һәлакәте булган, аның урынында юл-урам челтәрен карап тоту һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән.
– Юлларны төзү, үзгәртеп төзекләндерү, ремонтлау һәм эксплуатацияләү турындагы законнарның үтәлешенә юл күзәтчелеген гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә агымдагы елның 2 аенда җитешсезлекләрне бетерүгә 30 күрсәтмә бирелде. Юлларны ремонтлаганда һәм карап тотканда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү таләпләрен үтәмәү очрагы буенча юридик затка карата административ хокук бозулар турында 6 эш кузгатылды, – дип ассызыклады доклад ясаучы.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рәхимов узган елда юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча муниципаль программаны тормышка ашыру һәм 2022 елга планлаштырылган эшләр, шул исәптән юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннарда, җәяүлеләр хәрәкәте өчен куркынычсыз шартлар булдыру
турында сөйләде. Илдар Фаил улы юл тамгаларын төшерү буенча башкарылган эшләр күләме турында мәгълүмат бирде. Белем бирү, спорт һәм социаль учреждениеләр янында булган җәяүлеләр кичүенә аерым игътибар бирелгән.
– 2021 елда ЮХИДИ бүлеге, шәһәр прокуратурасы күрсәтмәләрен һәм тәкъдимнәрен, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясендә кабул ителгән карарларны үтәү өчен 2 миллион 171 мең сумлык муниципаль контракт төзелде. Акча юл билгеләренә техник хезмәт күрсәтү, 89 яңа юл билгесе урнаштыру, шәһәрнең берничә урамында 25 квадрат метр ясалма юл тигезсезлеге, Красноармейская һәм Пионерская, Чернышевский һәм Карл Маркс урамнары киселешендә урнашкан җәяүлеләр өчен җайга салына торган юл кичүләре янында 400 метр койма монтажлауга юнәлдерелде, – дип хәбәр итте Илдар Рәхимов.
Шулай ук узган ел 10 адрес буенча ясалма тигезсезлек элементларын монтажлау, шәһәрнең ике чатында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә бозылган коймаларны торгызу буенча эшләр башкарылган. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урамнарны яктырту һәм юл билгеләрен урнаштыру турында сөйләде, шундый ук эшләр 2022 елда дәвам итәчәк.
«Индустрия» предприятиесе җитәкчесе Рамил Ситдыйков кышкы сезонда юл челтәрен карап тоту нәтиҗәләре һәм 2022 елның язгы-җәйге чорына әзерлек турында сөйләде. Бу оешма шәһәр территорияләрен механикалаштырылган һәм кул белән җыештыру буенча муниципаль контрактларда каралган эшләрне башкара.
– Предприятие юлларны кардан чистартуга ноябрь башында кереште. Автотранспортның өзлексез хәрәкәтен тәэмин итү өчен беренче категорияле урамнар, автобус маршрутлары, автомобиль күперләре даими рәвештә чистартып торылды. Көн саен бу эшкә 23 берәмлек махсус техника һәм эшчеләр бригадасы җәлеп ителде. Бу сезонда автомобиль юлларыннан кар чыгару өчен чит оешмаларның 8 берәмлек үзбушаткыч машинасы да җәлеп ителде. Декабрьдән февраль аена кадәр шәһәр урамнарыннан 36 мең кубометрдан артык кар чыгарылды, – дип билгеләп үтте Рамил Рәҗәп улы. Ул кышын урамнарны чистарту эшен юл кырыенда калдырылган машиналарның, карның күп һәм озак вакыт явуы, шулай ук температура шартларының авырлаштыруын ассызыклады.
– Язгы-җәйге чорда шәһәрдә юллардагы чокырларны ямау эшләре башкарылачак. Муниципаль контракт буенча эш күләме 5420 квадрат метр тәшкил итәчәк. Хәзер әзерлек эшләре бара, транспорт агымдагы ремонт үтә, – дип ассызыклады Рамил Ситдыйков.
Шушы темага өстәмә доклад белән «Чистай автодор» предприятиесенең баш инженеры Радик Сәйфуллин чыгыш ясады. Дәүләт контракты нигезендә оешма 286 километр автомобиль юлын карап тота.
– Предприятие язгы-җәйге чорда эшләргә әзер диярлек. Автомобиль юлларына хезмәт күрсәтү өчен кирәкле барлык техника һәм механизмнар бар. Узган сезонда 5500 тонна ком-тоз катнашмасы, 750 тонна тоз кулланылды. Бүгенге көндә чокырларны ямау өчен 12 тонна салкын асфальт-бетон һәм 20 тонна коелган катнашма файдаланылды, – дип аңлатты Радик Рафик улы.
Хәзерге вакытта юл билгеләрен, автопавильоннарны, металл киртәләрне, сигнал баганаларын яңарту, буяу өчен әзерлек эшләре алып барыла.
– Без кышның килеп җитүен сизмичә дә калабыз, аңа, булган тәҗрибәгә таянып, алдан әзерләнергә кирәк. Без күп кар явуга әзер булырга тиеш, ә быел җаваплы хезмәтләр бу эшне тулы көченә башкармадылар. Өстәмә техника җәлеп итү мәсьәләләрен уйларга кирәк. Идарәче компанияләргә карата да кышкы чорда күпфатирлы йортларда ишегалларын карап тоту буенча халыктан дәгъвалар күп булды. Үз эшеңне җиренә җиткереп, тулы күләмдә башкарырга кирәк, – диде Эдуард Хәсәнов.
1 апрельдән 30 апрельгә кадәр гамәлдә булган Татарстан юлларында йөк автотранспортлары хәрәкәтен вакытлыча чикләүләр турында «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның Нурлат шәһәрендәге территориаль идарәсенең Чистай кисәтү бүлеге башлыгы Эдуард Гаффаров сөйләде. Бу чикләүләр күчәргә килгән йөкләнеш 6 тоннадан артык булган транспорт чараларына кагыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алар пассажир автобусларына, азык-төлек, дарулар, хайваннар, орлыклар, ашламалар, гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен йөкләргә, ягулык ташучы 16 тоннага кадәр йөк күтәрүче автотранспортка, хакимият органнарының закон нигезендә хәрби хезмәт каралган автомобильләренә, шулай ук чүп ташучы машиналарга кагылмый.
Утырышта шулай ук гражданнарның мөрәҗәгатьләре дә каралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев