Көмешкә куучыларга җинаять эше кузгатылды
Сыраны күбрәк, көчле исерткечләрне азрак эчә башладылар. 2020 елда Чистай районында алкоголь продукциясен сату йомгаклары буенча шундый нәтиҗә ясалды.
Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы җитәкчесе Александр Панов статистика буенча күбекле эчемлекне куллану 10 процентка артуын билгеләп үтә.
– Халык күбрәк Чистайда җитештерелгән сырага игътибар бирә. Ә менә көчле эчемлекләрне, аерым алганда аракыны сату 7 процентка кимеде. Шулай итеп, Чистай районында кеше башына алкоголь продукциясе сату күләме 12,2 литр тәшкил итә, бу исә 2019 ел күрсәткечләреннән 6 процентка түбән, – дип ачыклык кертә Александр Андреевич.
Статистика өйдә җитештерелгән көмешкә продукциясенә кагылмый. Сер түгел, эчемлекнең мондый төрен яратучылар да аз түгел. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аны җитештерүчеләрнең барысы да аны үзләре кулkану өчен генә «кайнатмыйлар». Өй алкоголен бизнеска әйләндерүчеләр дә бар.
– Мондый көмешкә җитештерүчеләр белән көрәш Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегенең бер юнәлеше. Узган ел хокук саклаучы органнар белән бергә 27 чара, яисә контроль сатып алулар үткәрелде. Алар ярдәмендә гражданнарга өйдә җитештерелгән, составында спирт булган продуктларны сату фактлары расланды. Алты очракта көмешкә сатучыларны икенче тапкыр җинаять өстендә тоттылар. Ә мондый эштә кабат тотылуга җинаять җаваплылыгы каралган. 21 административ материал һәм 6 җинаять эше – шәхси йорт хуҗаларыннан спирт һәм көмешкәне сату буенча безнең ведомоствоара эшчәнлегебезнең гомуми нәтиҗәсе, – дип сөйли Александр Панов.
Көмешкә сату очраклары шәһәрдә дә, авылларда да очрый. Аларның эзенә төшәргә битараф булмаган кешеләр ярдәм итә. «Халык контроле»нә дә хәбәрләр керә. Былтыр исә көмешкә сату буенча чистайлылар мөрәҗәгатенең мәгълүмати системасына кергән 8 хәбәрнең 1се генә расланды.
– Көмешкә кеше сәламәтлеге өчен ни дәрәҗәдә куркыныч булырга мөмкин? –дип кызыксынам мин әңгәмәдәшемнән.
– Күп очракта көмешкәне сату өчен әзерлиләр, аны әзерләү технологияләрен бозалар. Нәтиҗәдә, суррогат килеп чыга. Ул кеше сәламәтлеге өчен бик зарарлы, хәтта үлемгә китерергә мөмкин. Эш шунда ки, көмешкә җитештерүне фәнни тел белән «дистилляция» дип, икенче төрле куу дип атыйлар. Бу шундый процесс ки, эш барышында спиртның парга әйләнүче компонентлары әче балдан очып бетә һәм алга табан суытканда көмешкәгә әйләнеп конденсацияләнә. Дистилляция бер тапкыр, яисә ике-өч тапкыр да үткәрелергә мөмкин. Көмешкә күпме күбрәк кудырылса, шуның кадәр чистарак була. Әгәр дә ул бөтен таләпләрне күздә тотып эшкәртелмәсә, өйдә җитештерелгән эчемлектә чистартылмаган май, шулай ук организмга күпләп зыян китерүче ацетон кала. Моңардан тыш, көмешкәнең нинди шартларда куылуын, аны җитештерү өчен нинди чимал кулланылуын беркем дә белми. Әгәр дә кешегә тормышы кадерле булса, өйдә җитештерелгән көмешкәне сатып алмагыз, -дип билгеләп үтә Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль бүлеге җитәкчесе.
Александр Панов сүзләренә караганда, контроль сатып алулар вакытында тартып алынган көмешкә экспертизасы һич тә көтелмәгәнчә дә була.
– Анда нинди генә дару һәм химик препаратлар юк, органик кушылмалар, әйтик тавык тизәгенә хәтле бар, – ди Александр Андреевич.
Сорау катгый!
Әгәр дә кеше көмешкә сатканда беренче тапкыр тотылса, аңа 30 меңнән 50 меңгә кадәр штраф яный. Әгәр дә бер ел дәвамында җинаятен кабатласа, аңа җинаять җаваплылыгы яный. Ул чакта штраф санкциясе 50 меңнән 80 меңгә кадәр тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев