Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көлке көне кала, ә икеайлык күчерелә

Быел республика шәһәрләре һәм районнары территориясен чистарту буенча санитар экологик икеайлык гадәттәгечә 1 апрельдән түгел, ә ике атнага соңрак 15 апрельдән башлана.

Шәһәрдә һәм районда икеайлык кысаларында чәршәмбе һәм шимбә өмәләре үткәрү планлаштырыла. Санитар чистарту буенча беренче өмә 17 апрельгә билгеләнгән, ә 20 апрельдә гомумреспублика шәһәр өмәсе үткәреләчәк. Экологик хезмәтләр шәһәр башкарма комитетлары, авыл җирлекләре башкарма комитетлары вәкилләре белән берлектә санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклау буенча рейдлар үткәрә башлыйлар. Бу эшкә шулай ук экологик җәмәгать оешмалары да тартыла. Санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклауда "Халык контроле" порталы әһәмиятле роль уйнарга тиеш, бирегә шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр үз хәбәрләрен юллый алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев