КИУның Чистай филиалына 30 ел тулды
Бәйрәм чарасы «Чистай» мәдәни үзәгендә узды
Бу көннәрдә КИУның Чистай филиалы туган көнен билгеләп үтте. Бу вакыйга уңаеннан «Чистай» мәдәни үзәгендә тантаналы чара узды.
Бәйрәмгә филиал җитәкчелеге, укытучылар һәм уку йортын тәмамлаучылар, шәһәр хакимияте вәкилләре, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре чакырылды. Чараның аерым кунагы Россия галиме — икътисадчы һәм җәмәгать эшлеклесе, икътисад фәннәре кандидаты, КИУ ректоры Асия Тимирясова булды.
— Бер яктан караганда, югары уку йорты өчен 30 ел — Россия мәгарифенең тарихы һәм үсеше белән чагыштырганда, күп вакыт түгел. Әмма үз эшчәнлеген катлаулы 90нчы елларда, мәгариф системасы кризис кичергән вакытта башлаган университет өчен бу зур казаныш, — дип уртаклашты Асия Витальевна. — Бу университетта педагогик эшчәнлегемне башлаганда, мин Казанда һәм Чистайда дәресләр алып бардым. Бирегә, кичке мәктәп бинасына, филиалның беренче директоры Александр Потапов янына килүемне һәм аның белән тәнәфесләр вакытында сөйләшеп, бергә чәй эчүләребезне хәтерлим. Чистай филиалы белән һәрвакыт җаваплы һәм амбициоз директорлар җитәкчелек итте.
Студентлар кунаклар өчен ике өлештән торган кызыклы чыгыш әзерләделәр, ул уку йортының барлыкка килү тарихына багышланды.
Асия Тимирясова һәм район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов филиал укытучыларына Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Константин Валентинович, шушы уку йортын тәмамлаган кеше буларак, үзенең студент елларын искә төшерде. Нәкъ менә КИУда уку аңа тормышка юллама бүләк иткән.
— Район башлыгы Дмитрий Иванов һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да КИУның Чистай филиалына 30 ел тулу белән котлыйм! Барлык педагогик составка бәяләп бетергесез хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Хөрмәтле педагоглар, мин сезгә сәламәтлек һәм иминлек телим, — диде Константин Иванов. — Студентларга уңышлар һәм куелган максатларга ирешүләрен, ә югары уку йортына тотрыклылык һәм чәчәк атуын телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев