Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КИУның Чистай филиалы актлар залында беренче курс студентлары өчен «Мәгариф — наданлыкка, дөнья — террорга каршы» дигән түгәрәк өстәл узды

Студентларга таныш булмаган кешеләрнең йогынтысына ничек бирешмәскә һәм тыелган бергәлекләргә ничек эләкмәскә икәнен искә төшерделәр

КИУның Чистай филиалы актлар залында беренче курс студентлары өчен «Мәгариф — наданлыкка, дөнья — террорга каршы» дигән түгәрәк өстәл узды.
Студентларга кунакка шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, руханилар һәм прокуратура вәкилләре килде.
— Дөньяда террорчылык очраклары күп булу сәбәпле, бу тема күпләр өчен гадәти темага әйләнә. Шуның аркасында без уяулыкны югалтабыз, — дип билгеләп үтте Казан Изге Ана иконасы храмы клиригы, иерей Дмитрий Яковлев. — Ә барысы да сизелмичә килеп чыга. Кешеләр башта ниндидер йогынтыга биреләләр, ә аннары экстремистик оешмаларга керәләр һәм законга каршы гамәлләр кылалар. Кеше үз гомерендә бик күп мәгълүмат агымы белән очраша, ә аны аера белергә дә кирәк.
Кунаклар экстремистик оешмаларның һәм секталарның, Интернет һәм интернет-дусларның тискәре йогынтысы, яшьләрнең таныш булмаган кешеләр йогынтысында бирелүе һәм моның нәрсәгә китергән очраклар турында сөйләделәр.
— Кайчагында яшүсмерләр туганнарының сүзләренә колак салмыйлар, аның каравы ниндидер таныш булмаган кешеләргә бик җиңел ышаналар. Аларның идеологиясе белән килешәләр, үз диннәреннән тайпылалар һәм аңлаешсыз бергәлекләргә керәләр, бу аларның тормышларыннан традицион кыйммәтләрне кысрыклап чыгаруга китерә. Ахыр чиктә аларның язмышлары җимерелә, психик һәм физик сәламәтлегенә зыян салына, шулай ук гаилә бәйләнешләре юкка чыга, — диде Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов.
Кунаклар очрашуга килгән егетләргә һәм кызларга рәхмәт белдерделәр, аларга бәхет, укуларында уңышлар һәм иң изге теләкләренең тормышка ашуын теләделәр.
Ахырда КИУның Чистай филиалы директоры Динара Җәләлова студентларга үгет-нәсыйхәт сүзләре әйтте.
— Егетләр һәм кызлар, үзегезнең социаль челтәрләрегездә, бигрәк тә гомуми кулланылышка, нәрсә урнаштыруыгызны уйлагыз. Тыелган символика белән ниндидер фотография яки экстремистик эшчәнлек белән бәйле шәрехләр урнаштырып, сез үзегезне күңелсезлекләргә дучар итәсез. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре сезне, фейк аккаунттан язсагыз да, тиз табачаклар һәм сезнең социаль челтәрләрдәге барлык гамәлләрегезне күзәтеп торачаклар, — дип аңлатты директор. — Әгәр сез дусларыгызның яки танышларыгызның начар йогынтыга эләккәнен, ниндидер экстремистик төркемнәрдә торуларын яки үзләрен сәер тотуларын белсәгез, бу хакта кичекмәстән безгә хәбәр итегез. Һәм исегездә тотыгыз: бу — эләкләү түгел, ә кешене начар гамәлләрдән коткару.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев