Китапханәдә уку залы яңартылды
Шәһәр китапханәсенең 7нче номерлы филиалында яңартылган уку залын тантаналы ачу булды.
Менә инде егерме дүрт ел китапханә елгачылар поселогында иске бинада, архитектура һәйкәлендә, элеккеге Успенский хатын-кызлар монастырендә эшләп килә. 1994 елдан 2008 елларга кадәр биредә уку залы да була, аны түгәрәкләр алып бару өчен тапшыралар.
2017 елның 16 декабрендә уку залы кабат китапханәгә тапшырыла. Озак еллар бинада ремонт үткәрелми, моның өчен финанс чыгымнар, көч һәм сабырлык таләп ителә.
– Балалар уйный, укый алсыннар, чәй эчүләр һәм иҗат кичәләре оештыру, «Шәм» әдәби берләшмәсендә малайлар һәм кызлар белән шөгыльләнә алу өчен уку залын тәртипкә китерү – минем күптәнге хыялым иде, – дип билгеләп үтте китапханәче Елена Быкова. – Бүлмәне уку залы ясар өчен тапшыргач, минем күзем андагы таушалып беткән диварларга, идәндәге ярыкларга төште. Ул вакытта Интернет аша битараф булмаган кешеләрдән ярдәм сорадым, обой һәм җиһаз кирәклеген хәбәр иттем.
Китапханәчегә беренче булып ярдәмгә эшмәкәр Татьяна Муравьева килә. Башка чистайлылар да бик теләп булышалар. Алар ярдәме белән пәрдәләр, өстәлләр, уенчыклар, яңа китаплар, келәмнәр һәм уңайлылык тудыру өчен күп кенә башка кирәкле әйберләр барлыкка килә.
22 мартта уку залына республиканың Мәдәният министрлыгыннан балалар җиһазы алып килделәр. Хәзер китап киштәләре белән йорт рәвешендәге шкафлар балалар уен бүлмәсе атмосферасына матур итеп кереп киттеләр.
Ремонтта зур ярдәмне әти-әниләр дә күрсәткәннәр. Шулай, Анна Базарова һәм Евгения Карпова обой ябыштыруда һәм бүлмәне чүп-чардан җыештыруда актив катнаштылар.
– Елена Валерьевнага ярдәмгә килү идеясе үзеннән-үзе барлыкка килде. Безнең балаларыбыз «Шәм» дигән әдәби клубка йөриләр, биредә еш кына тантаналы кичәләр үтә. Шуларның берсендә китапханәче бүлмәдә ремонт ясарга кирәк дип әйтте. Без бу эштә актив катнашырга булдык. Бик матур килеп чыкты, – дип билгеләп үтте Анна.
Уку залын ачуга аны торгызуга катнашы булганнарның барысы да – әти-әниләр, балалар һәм Елена Валерьеваның иҗат буенча коллегалары килделәр.
Балалар кызыл тасманы кистеләр. Бүләкләр бирешкәннән соң кунаклар бәйрәм табыны артына җыелдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев