Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Китап» татар милли радиосына вакыт җитми

Һәр нәрсәнең хикмәте бар дигәндәй, бу Татмедиа укулары да шәп булып чыкты әле! «Китап» радиосы белән матбугат конференциясе була дигәч, тотындым эзләнергә.

Татар тотып карамый ышанмый диләр бит, ничек тә тыңлап карыйсы иде шушы радионы дип баш ваттым. Телефонымда исемен җыйгач, килеп тә чыкты бит, рәхмәт төшкере! Иң башта радиодан агылган тавышның чисталыгына, яңгыравыклы булуына, кыскасы, сыйфатына игътибар иттем. Күңелгә бик якын булган безнең чор җырлары агылды, шигырьләр яңгырады... Яңалыклар тыңларга яратам мин, шуңа аларын да көтә башладым. Әмма күпме көтсәм дә, милли радиодан яңалыклар ишетергә насыйп булмады.

Күңелемдә туган шушы сорауларга җавапны мин онлайн режимда «Китап» милли радиосы белән үткәрелгән матбугат конференциясендә таптым да инде. Менә бит, имәндә икән чикләвек! «Китап» радиосы мин тыңларга гадәтләнгән «Болгар» радиосыннаннык аерыла икән ләбаса!

Безнең радио үзенчәлекле радио, анда чәчмә әсәрләр, кыска хикәяләр, шигырьләр, милли, халыкчан көйләребез яңгырый. Күңел ачу программалары да, яңалыклар да юк. Без тәүлек әйләнәсе эшлибез. Безнең белән сез китап укыйсыз, китап язасыз, китап ишетәсез, –ди радио мөхәррире Алмаз Миргаязов. –Үз районыгыздагы иҗат потенциалыгызны белеп торсагыз, бигрәк тә яхшы.Чөнки тормышчан әсәрләр нәкъ менә тормышның ачысын-төчесен күргән гади авыл кешеләрендә туа, – дип Алмаз Таһир улы күңелләрдәге өметне дәртләндереп тә җибәрде.

Фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килсә, белмәссең... Чистайлыларның әсәрләре, шигырьләре «Китап»та яңгырамас дип кем әйтә?!

«Китап» радиосын тыңлаучы аудитория турында «Зәй офыклары» газетасы журналисты кызыксынды. Аудиториянең 70-75 проценты хатын-кызлардан торуы әйтелде. Ни хәл итмәк кирәк, андагы әсәрләр нәкъ менә безнең бәргәләнүләребезгә, күңел халәтебезгә аваздаш. Әлеге радио аша яраткан шагыйрәләрем Ләйлә Дәүләтова, Гөлүсә Шаһбан, Илсөяр Иксанова, Клара Булатованың шигырьләрен бар дөньямны онытып тыңладым. Нәкъ күңел төпкелендә яшеренеп яткан хис-тойгыларны бәгырьләргә үтеп керерлек итеп, тетрәндерерлек итеп әйтә белүләре искиткеч!

Билгеле инде, конференция булгач, сораулар тынып тормады. Әсәрләрне ничек сайлыйсыз дигән сорауга да кызыклы җавап таптык. «Китап»та әдәби бүлекне җитәкләүче Гөлинә Шәйхи аларның ике атна алдан әзерләнүен, артистларның килеп укуларын, хәтта кайчакта елый-елый китүләре турында да әйтте. Әсәрләр сайлаганда чикләүләр юк. Төрле тема яктыртыла. Башы-ахыры булу гына шарт. Ә менә бары дингә генә багышланган тапшырулар юк һәм фаразланмый да икән.

Ни гаҗәп, радиода бары өч кеше эшли. Алар универсаль, алты-җиде сыйфатка ия кешеләр.

Төнге икедә дә эштә берәр үзгәреш килеп чыкканда, ватсабына килгән чакыруга җавап бирми икән, димәк, безгә андый кеше туры килми, – ди концепция авторыАлмаз Миргаязов. Димәк, илебезнең сакчы солдатлары кебек уяу тора «Китап» хезмәткәрләре.

Нурлат якларыннан «Топ җырчы ларны тыңлап үскән буын китап укырмы?» – дигән борчулы сорау килеп иреште.

Җыр калыбы гомер-гомергә калачак. Төп миссиябез – биш, ун, егерме биш ел элек популяр булган җырларны бүгенгә җиткерү. Алар үрнәгендә яшь буынны тәрбияләү. Бүгенге көн аудиториясен киләчәккә алып барачакбыз, яшьләребезне шундый җырлар тыңларга өйрәтәчәкбез, – дип җаваплады Алмаз Таһир улы. – Радионың принцибы актуальлеккә багышланган, ягъни бүгенге тормышка туры килгән әсәрләр белән эшлибез. Радио фондыннан файдаланырга безнең хакыбыз юк.

Татар тарихында зур роль уйнаган журналистлар турында тапшырулар да әзерләнә икән. Әйтик, хәтта Шәкүр карак турында да тапшыру бар. Шулай ук талантлы Илфак абый Шиһапов, Илфат Фәйзрахмановлар турында да тапшырулар булачак. «Китап» радиосы моннан утыз ел элек тә популяр булсын өчен актуальлеген югалтмавы, аудитория белән аралашып торуы, аның зыялы, сыйфатлы булуы, теләк, тырышлык кирәклеге ассызыкланды. Кызганычка каршы, хәзер китап укучылар саны бары 10 процент кына тәшкил итә икән. Ә 80 елларда ул 80 процент тәшкил иткән. Шуңа күрә радионың максаты да – халыкны яңадан китап укырга өйрәтү. «Китап укуга мәхәббәт уята алдыгызмы?» дигән соаруны Алмаз әфәнде «Әлегә юк» дип җаваплады. Аның каравы, Гөлинә яшьләребез укымый дигән сүз белән килешмәвен, алар арасында да укучылар булуын, алар санын арттыру – зур теләге икәнен җиткерде. Өч ай эчендә «Китап» милли радиосының 20 мең тыңлаучысы булу үзе үк күп нәрсәне сөйли.

Үзем исә «Китап» милли радиосына нәрсә җитми?» – дигән сорау юллаган идем. «Китап»ка да вакыт җитми икән... Ике студия эшләсә дә, тапшырулар әзерләү бик күп вакытны ала ди. Тапшыруларның барысын да үзләрендә яздыралар икән.

Аллаһы Тәгалә безгә 24 сәгать вакыт бирсә дә, һаман җитешә алмыйбыз шул. Замана шаукымымы бу, аңламассың...

Ә мин исә «Китап» милли радиосы белән дуслашуыма сөенеп туя алмыйм.Тыңлау өчен аерым вакыт кирәкми. Аны теләсә кайсы вакытта, ашарга пешергәндә, бакчада, хәтта төнлә йоклый алмый ятканда да тыңларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев