Китап – белем чишмәсе
Китапханә - ачып куелган фикерләр өстәле ул.
Әйе, китап – безнең аерылгысыз юлдашыбыз, иң якын дустыбыз һәм киңәшчебез. Ул безне олы юлга алып чыга, төрле вакыйгаларның асылын аңларга ярдәм итә. Кешеләрне һәм үз-үзеңне ихтирам итәргә өйрәтә. Бездә кешегә һәм дөньяга саф мәхәббәт хисе уята.
Тормышыбызда матди байлыкларның иң кадерлесе икмәк булса, рухи байлыгыбызның иң зурысы – китап. Китап ул халыкның теле дә, моңы да, җаны да, белеме дә.
«Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күрәлмичә рухым төшсә,
Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам.
Җиңелләнәм, мәгъсүмләнәм мин шул чакта,
Рәхмәт әйтәм укыган шул китапка», –
дип яза бөек татар шагыйре Габдулла Тукай. Чыннан да, күңелең төшкән вакытта, авыр минутларда ярдәмгә китап килә. Кулга китап алсаң, бөтен күңелең, йөрәгең белән шул китапка биреләсең. Геройлар белән шатланасың, кызганасың, кайвакыт елыйсың да.
Сезне Татар Баганалысы авыл китапханәсенең тарихы белән дә таныштырып китәсем килә. Авылыбызда китапханәне 1959 елда сугыш ветераны, укытучы Госман Шакир улы Батыршин ача. Ул чыгышы белән Чистай районы Акбулат авылыннан. Бөек Ватан сугышы елларында авылыбызга Татар Талкышы авылыннан балалар йорты күчерелә. Ә сугыштан соң 1959 елда ябыла, чөнки балалар аз кала, әти-әниләре, туганнары табыла.
Менә шул балалар йортының бер бүлмәсендә Госман абый үз көче белән китап фонды туплый. Башта китаплар аз, укучылар күп була. Әкренләп китаплар арта, 1964 елда Госман Шакир улын җирле үзидарәгә җитәкче итеп куялар. 1964 елда китапханә иске авыл советы йортына күчерелә һәм Чулпаннан Флера исемле апа килеп эшли.
Госман абый Батыршин тормыш иптәше Мәрьям Газиз кызы белән 4 бала: Роза, Рунар, Роберт, Ирекне тәрбияләп үстерәләр. Уллары Рунар Батыршин – Казан дәүләт медицина академиясенең оториноларингология кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты, шәһәр ринология үзәге җитәкчесе.
Укытучылар булгач, аларга бер авылда гына төпләнеп эшләргә мөмкинлек булмый. Алар төрле җирләрдә яшәп, төрле мәктәпләрдә укыталар. Мөмкинлек булу белән Батыршиннар кабат Чистайга кайталар, Яуширмә, Кульбай-Мораса, Мөслим, Татар Баганалысы авылларында тарих, татар теле һәм әдәбият фәннәрен укыталар.
Госман Шакир улы – сугыш ветераны. Ул 1942 елның авгус тында сугышка китә; Сталинград янындагы сугышларда катнашып, 3 сентябрьдә бик каты яралана. Аны пароход белән Сызрань шәһәренә, аннары Читага җибәрәләр. 1942 елның 4 ноябрендә операция ясыйлар, снаряд ярчыгын алалар һәм инвалидлык биреп, туган ягы Чис тайга кайтарып җибәрәләр.
1943 елда Нарат-Елгада колхоз рәисе, 1945 елда Кульбай-Морасада директор булып тора, ә 1949-1951 елларда – Мөслимдә, 1958-1964 елларда Татар Баганалысы авылында укыта. 1964 елда җирле үзидарә җитәкчесе итеп билгеләнә.
1967 елда авылда яңа Мәдәният йорты төзелә. Аның бер ягында аерым ишек белән авыл китапханәсе ачыла. Биредә китапханәче булып Гөлһирам апа Хамматова эшли. Китап фонды 3600гә җитә. Китапханә матурая, җиһазлар да бирәләр.
Бүгенгесе көндә авыл китапханәсендә 8841 китап бар, шуның 4221е – балалар өчен. Китапханәбез бик бай. Үзегезне кызыксындырган барлык сорауларга да җавап таба алырсыз. 2000 елдан китапханәдә «Авылым тарихы» музее эшли, 350дән артык экспонат бар. Кечкенә генә булса да, авылыбызның бөтен тарихы сыйган.
Китапханәгә килеп, һәркем чакырылган, һәркем аның янында үзе эзли торган рухи азыкны табачак, ачып куелган фикерләр өстәле ул.
Китап – эшләгән чакта ярдәмче, ял иткәндә – иптәш, кайчакта ул – күңел ачу әйбере, һәрвакытта – юлдаш, еш кына – киңәшче, ә аның белән дуслаша белгән кеше өчен – ышанычлы дус. Шушы хакыйкатьне онытмый торган кешеләр бар. Алар китапны яраталар һәм хөрмәт итәләр. Аларны «китап сөючеләр», - дип атыйлар.
Әти-әнисе китап укыган гаиләнең балалары да укый. Авыл китапханәсендә дә андый укучыларым бар. Кайберләрен атап үтәсем килә: Асия Ибраһимова, Зәкия апа (80 яшьтә), Кәүсәрия апа Гыйләҗева, Наилә апа Гыйләҗева, Нургатинннар, Сираев Наил абый һәм Флера апа, Әсхәт Вәлиев, Нәкыйп Җаббаров, Нуруллиннар, Гатиннар, Сөнгатуллин Рәшит абый һәм Эльза апа, Айгөл Вахитова, Галимовлар һәм башкалар.
Ерак тарихыбызда китапка бәйле бик күп риваятьләр, легендалар сакланып калган. Менә шуларның берсе: «Рәхимсез юлбасар китап лар яндыра. Шунда ил анасы Айбикә аның алдына тезләнә: «Ни телисең – шуны ал, тик, зинһар, китапларны гына яндырма». Илбасарлар шаркылдап көлә: «Бирерлек әйберегез дә юк бит сезнең. Алтын-көмешләрегез күптән миндә». Ил анасы әйтә: «Иң зур байлыгым – күзләрем бар!» Әнә шулай итеп Айбикә күзләре бәрабәренә ил китапларын сак лап кала».
Китап тир һәм кан түгеп, авырлыклар кичереп яулап алынган. Шулай булгач, китапны яратыйк! Китап лар үткәнне онытмаска, бүгенге матурлыкның кадерен, киләчәкне күрергә өйрәтәләр.
Гөлсем Билалова,
Татар Баганалысы авыл китапханәчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев