Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кискен респиратор вирус инфекцияләре һәм грипп — кышын иң еш очрый торган инфекцияләр

Йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкән вакытта авыруның авыз-борыныннан зарарланган микрофлоралы төкерек, лайла, какырык кисәкчәләре бүленеп чыга

Белгечләр фикеренчә, кышын иң еш очрый торган йогышлы авырулар — грипп һәм кискен респиратор вирус инфекцияләре. Роспотребнадзорның Чистай территориаль бүлеге мәгълүматлары буенча, узган атнада шәһәрдә һәм районда кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авырауның 153 очрагы теркәлгән, шуларның 77,7 проценты — балалар арасында. Моннан тыш, 23 кеше грипп белән авыраган.

— Грипп һәм кискен респиратор вирус инфекцияләре йоктыруның иң таралган юлы — һава-тамчы юлы, аның каравы гриппны көнкүреш әйберләре аша да йоктырырга мөмкин, — дип аңлатты Роспотребнадзор бүлеге җитәкчесе Флюра Хәйруллина. — Йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкән вакытта авыруның авыз-борыныннан зарарланган микрофлоралы төкерек, лайла, какырык кисәкчәләре бүленеп чыга. Грипп вирусы белән аэрозоль кисәкчәләрнең таралу ераклыгы, кагыйдә буларак, ике-өч метрдан артмый.

Флюра Сәлим кызы билгеләп үткәнчә, массакүләм чаралар үткәрелгән чорда инфекция йоктыру куркынычы арта. Шуңа күрә кисәтү чаралары турында онытырга ярамый, үз сәламәтлегегезне саклагыз. Моның өчен белгеч күп кеше җыелган урыннарда озак булмаска, җәмәгать урыннарында битлектән файдаланырга киңәш итә.

— Авыру билгеләре булган, аеруча төчкергән яки йөткергән кешеләр белән тыгыз элемтәгә керүдән сакланырга, кулларны сабын, борын куышлыгын су белән, бигрәк тә урамнан кергәч һәм җәмәгать транспортыннан соң, даими рәвештә җентекләп юарга кирәк. Моннан тыш, үзегез утырган бүлмәне даими җилләтергә һәм өслекләрне дымлы чүпрәк белән сөртеп чыгарга онытмагыз, — дип мөрәҗәгать итте чистайлыларга Флюра Хәйруллина.

Авыруларны кисәтүнең тагын бер мөһим чарасы — фатирда, йортта яки офиста һаваны дымландыру. Туклану турында да онытырга ярамый. Рационга күбрәк С витамины (мүк, нарат җиләге, лимон һәм башкалар) булган ашамлыкларны кертергә кирәк. Белгечләр шулай ук сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, йокы туйганчы йокларга, баланслы тукланырга һәм даими рәвештә физкультура белән шөгыльләнергә киңәш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев