Киләчәк китапханә нинди ул?
Бүгенге заманда безнең һәркайсыбызның Интернет дип аталган зур китабыбыз бар. Без төп мәгълүмат чыганагы сайтлар, социаль челтәрдәге күпсанлы битләр булган заманда яшибез. Әмма күп очракта материаллар объектив һәм дөрес булмый.
«Чистай» мәдәни үзәгендә булып үткән очрашуда тирә-күрше район китапханәләре директорлары бүгенге заманда дөнья челтәре белән конкурентлык итеп булмавын ассызыкладылар. Кешеләргә Интернетта казынганчы уку залларына йөрү күңелле булсын өчен китапханәләр системасын камилләштерергә кирәк.
«Мәдәният» милли проектын тормышка ашыру кысаларында барлыкка килүче модельле китапханәләр булдыру буенча төп фикерләрне тыңлау һәм формалаштыру өчен очрашуда ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты. Татарстан китапханәләр оештыруга федераль бюджеттан акча бүлеп биреләчәк төбәкләр рәтенә керде. Алар биналарны ремонтлауга, яңа заманча Интернет-үзәкләр оештыруга тотылачак.
– Без үз шартларыбызны куймаска булдык, – дип билгеләп үтә Ирада Хафизҗановна. – Бездә булган мирасны заманага яраклаштырырга, аны бик кирәкле итәргә кирәк. Безнең китапханә системасын бозарга әхлакый хокукыбыз юк. Бу мең еллар буена яшәгән институт. Бүген бу система бик кирәкле һәм кешеләргә якынрак булу өчен инвестицияләргә мохтаҗ. Модельле китапханәнең иң төп факторларыннан берсе - аның чыганакларына ышану өчен ышанычлы һәм төгәл мәгълүмат бирү. Шулай ук персоналлар да ачык булырга, һәрберсенең ярдәм итәргә теләге булырга тиеш. Корпоратив этика, үзара мөнәсәбәтләр системасы булуы мөһим.
Очрашуда районнан килгән вәкилләр үзләренең уңышлары белән уртаклаштылар, килеп туган проблемалары турында сөйләделәр. Иң мөһиме – китапханәләрнең матди-техник хәле һәм аларның фондлары, кадрлар мәсьәләсе. «Мәдәният» милли проекты җәмгыятьне беренче чыганакларга юнәлдерә. Безнең районның китапханә системасының мониторингын үткәреп, мәдәният бүлеге начальнигы Наталья Ларионова (рәсемдә) үзенең теләкләрен җиткерде.
– Без безнең заманча тормышыбызда барган үзгәрешләр артыннан өлгерергә тырышабыз. Бүген һәрбер китапханәче компьютерны яхшы белергә тиеш. Моның өчен китапханә белгечләрен республика дәрәҗәсендә яңадан әзерләргә кирәк, – диде Наталья Владимировна. – Без бүген яңа һөнәрләр – әйтик, китапханәче-технолог, кулланучыларның интеллектуаль ял администраторы турында уйланырга вакыт җитте дигән фикергә килдек. Шулай ук штатта мәгълүмати мәдәният буенча барлык теләүчеләр, аерым алганда, укучылар, пенсионерлар белән дәресләр алып баручы педагог-китапханәче штатын күрәсе килә.
Шулай ук үз фикерен район башлыгы Дмитрий Иванов та белдерде.
– Дөресен генә әйткәндә, бүгенге яшьләр төрле гаджетларга ияләнде, – дип билгеләп үтә Дмитрий Алексеевич. – Аның игътибарын ныграк җәлеп итү өчен безнең китапханәләргә интер- актив кирәк.
Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Елена Курбатова катнашучыларга Чистай китахәнәләренең үзенчәлекләре турында сөйләде.
– Безнең фондта 300дән артык бик сирәк китап, – ди Елена Михайловна. – Шуларның берсе булып 19 гасырда нәшер ителгән Брокгауза һәм Ефрона тора. Бу – муниципаль районның горурлыгы. Безнең китапханә – республикада иң өлкәне, аңа 143 ел. Сугыш елларында аның бинасында язучыларның, иҗат эшлеклеләренең балалары яшәгән. Без тарихны сакларга телибез. Киләчәктә үзәк китапханә базасында бер бүлмәдә сугыш елларындагы көнкүрешне чагылдырган музей оештырырга уйлыйбыз.
Мәдәният министры ассызыклап үткәнчә, «Мәдәният» милли проектында катнашу республика муниципаль китапханәләренең үсеше өчен уникаль мөмкинлек булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев