Киләсе атна башында кышкы салкыннар Татарстан территориясендә аномаль җылыны алыштырачак
Атна ахырына кадәр Татарстанда аномаль җылы һава торышы сакланачак, һава температурасы күпьеллык күрсәткечләрдән сигез – ун градуска югарырак һәм юеш кар, яңгыр булачак.
Салкын төньяк антициклоны тәэсирендә киләсе атна башында гына хәл үзгәрәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.
Җомга һәм шимбә көннәрендә, 5 һәм 6 декабрьдә, урыны белән төбәк буенча зур булмаган явым-төшемнәр, күбесенчә юеш кар көтелә. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булуы ихтимал. Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Төнлә температура 0дән -4 градуска кадәр, көндез -2дән +2 градуска кадәр булачак.
Якшәмбе, 7 декабрьдә, Татарстан аша атмосфера фронты узачак. Күпчелек районнарда бераз юеш кар явачак. Юлларда урыны белән бозлавык. ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан күренгәнчә, температура фоны үзгәрмәячәк.
Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, дүшәмбе, 8 декабрьдә, фронталь бүленеш узганнан соң республика территориясенә төньяктан киләчәк салкын антициклон йогынты ясаячак.
Тәүлекнең караңгы вакытында урыны белән бераз кар явуы ихтимал, әмма көндез явым-төшем ихтималы зур түгел. Кинәт суыту булачак: термометр баганалары төнлә -9-14 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез -7-12 градустан күтәрелмәячәк.
Сишәмбе, 9 декабрьдә, явым-төшем көтелми. Төнлә тагын да салкынрак булачак – -11, -16 градус. Көндез -7-12 градус булыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев