Кибет киштәсендә һәм кассада бәяләр төрле булганда
Югары бәя белән товар сатсалар – дәгъва языгыз
Мондый күренешләр эре челтәр кибетләрендә еш очрый. Хезмәткәрләр аны очрак лы хәл яисә сәүдә залында бәя күрсәткечләрен алыштырырга онытулары белән аңлаталар. Шундый факт белән очрашкан сатып алучыга нишләргә соң? Сәүдә нокталары хезмәткәрләре нинди чаралар күрергә тиешләр? ТР гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Чистай һәм Спасс районнарындагы юристы Гөлназ Нигъмәтуллина кулланучыларга киңәшләрен бирә.
– Кассада товар бәясе бәяләр күрсәткеченекеннән артмаска тиеш. Бу хакта «Кулланучылар хокукын яклау турында»гы законның берничә маддәсендә әйтелә. Әгәр дә сатып алучы шундый хәл белән очрашса, акча түләп өлгермәгән булса, сатучыдан бәя күрсәткечендәге бәя белән сатуын таләп итәргә хокуклы. Әгәр дә бәяләр аермасы акча түләнгәннән соң башкарылса, ул аерманы таләп итәргә хокуклы.
– Әгәр дә кибет хезмәт кәрләре закон бозмадык дип аклансалар?
– Баш тартуның ике очрагына да ике бәя аермасыннан берничә дистә тапкыр артык булган штраф яный. Сәүдә үзәгендә кассада бәяне берничә сумга күтәргән өчен дә 10 меңнән алып 50 меңгә кадәр штраф салынырга мөмкин.
– Хокуклары бозылган очракта кулланучылар кая мөрәҗәгать итә алалар?
– Шундый вәзгыять туган очракта закон бозу очрагын җаваплар һәм тәкъдимнәр китабында «теркәргә», бәя күрсәткечен фотога төшерергә, товарга түләү турында касса чегын сакларга. Шулай ук сатучы адресына кулланучылар хокукларын үтәү турында таләп белән язмача дәгъва белдерергә кирәк. Шулай ук Роспотребнадзорның Чистай территориаль бүлегенә 5-50-05 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев