Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәтерне кадерләп саклый

Ольга Полторецкая озак вакыт үзенең бабасы Яков Котельников турында мәгълүмат җыя, ул 1941 елда Ватанны немец илбасарларыннан саклаганда батырларча һәлак була.

2018 елның сентябре Ольга Борисовна өчен тормышында үзенчәлекле чор була. Россия Федерациясе Саклану министрлыгыннан күптән көтелгән телефон шалтыратуыннан соң, барысы да үзгәрә. Шагыйрәгә сугышта һәлак булган бабасының җәсәде табылуы турында шатлыклы хәбәр җиткерелә. 
Генералның оныгы күп еллар дәвамында министрлыкның Үзәк архивы мәгълүматларын актив өйрәнә, эзләнүчеләрне җәлеп итә. Аның гаиләсендә хәбәрсез югалган бабалары турындагы хәтерне  кадерләп саклыйлар. 
Яков Георгиевич үз эшчәнлеген патша армиясенең кадрлар офицеры булып башлаган. Шагыйрәне күп кенә шигырьләр һәм хикәяләр язуга туган кешесе – Вязьма янындагы дошман камалышын өзгәндә һәлак булган совет хәрби начальнигының батырлыклары илһамландыра. Ул 24нче армия составына кергән 19нчы укчылар дивизиясе командиры була.
– Мин 2011 елдан бирле, үз иҗатымда сугышта хәбәрсез югалганнар турындагы мәсьәләгә кагылгач, бабамның хәрби язмышы белән ныклап кызыксына башладым. Мин аның турындагы хәтерне яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү үзәге булган Смоленск музейларында мәңгеләштердем, сугыш чорыннан ышанычлы архив мәгълүматлары бирүләрен сорап, Россия Саклану министрлыгына рәсми хатлар яздым. Аның хезмәткәрләре миңа актив патриотик позициям өчен рәхмәт белдерделәр һәм һәрвакыт минем белән элемтәдә булдылар, – ди Ольга Борисовна. – Мин дан алу өчен түгел, ә ата-бабаларыбызны хөрмәт итсеннәр өчен көрәшәм. Чын геройларның җирдә исемсез юкка чыгулары – тарихи гаделсезлек. 
Сугышчының җәсәден «Курган» Түбән Новгород эзтабарлары командасы Вяземск районындагы Кызыл Трошино авылыннан ерак булмаган җирдә таба. 
– Бу сугышта миллионлаган солдат һәлак булган. Мин алар арасында эзтабарлар бабамның җәсәден табарлар дип өметләнмәгән идем. Генетик экспертиза үткәрелгәннән соң, минем шигем калмады. Ул безнең туганлыкны исбатлады, – дип уртаклаша минем белән шагыйрә. 
Табылган солдатны искә алу һәм аңа һәйкәл кую 14 октябрьгә планлаштырыла. Нәкъ менә шул көнне 78 ел элек Ватаныбызның сакчысы Яков Котельников һәлак булган.                                                                                 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев