Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәтер яшәгәндә кеше яши

Бакыйлыкка күчсәләр дә, якын кешеләребез турындагы кадерле истәлекләр безнең йөрәкләрдә мәңге саклана.

Арабыздан киткән туганнарыбыз турында шатлыклы мизгелләрне барлап, без хәтерне яңартабыз. Җирдә кеше калдырган матур эзләре, балалары, оныклары – аның дәвамчылары булып, күркәм эшен дәвам итәләр.

Бу көннәрдә без әниебез Дания Шамил кызы Моста фина-Хәмзинаның бертуган – Роза һәм Рушания апаларын искә алабыз.

Алар чыгышы белән Чистай районы Иске Роман авылыннан, атаклы Хәмзә нәселеннән. Бүгенге көндә алар буыны дәвамчылары бик кирәкле һәм күркәм эш белән шөгыльләнә – буыннар чылбырын барлап, ата-бабаларыбыз турында мәгълүмат җыеп, китап чыгарырга җыена.

Бабабыз Шамил Закир улы Хәмзин гаиләдә бердәнбер малай була. Эшчән, тырыш булуын күреп, аны яшьли колхоз бригадиры итеп куялар.

1941 елның маенда ул авылның чибәр кызы Шәмсиягә өйләнә. Әмма язмыш матур гына яшәп китәргә ирек бирми: шул елны бөтен илне тетрәндереп, Бөек Ватан сугышы башлана. Ирләр фронтка китә. Хатын-кызлар, балалар җилкәсенә авыр крестьян хезмәте йөге төшә. Бабабыз сугышка китәргә гариза яза, әмма тылдагы хезмәт тә ул вакытта бик мөһим була. Фронтка корал белән беррәттән икмәк тә җибәрергә кирәк. «Бар да фронт өчен! Бар да җиңү өчен!» лозунгы белән яшиләр тылда. Урып-җыю эшләре бара, шуңа күрә бригадир Шамилне җаваплы эшендә калдырырга карар кылалар.

1942 ел башында Шамилгә фронтка китәргә повестка килә. Бабай ТАССР башкаласында сугышның беренче көннәрендә үк оешкан 146нчы укчылар дивизиясенең 608нче полкына эләгә.

Сугышның иң канкойгыч һәм куркыныч көннәре... Тарихи документларга караганда, 1942 елның 12 апрелендә Калуга өлкәсенең Барятинск районы Фомино авылы янында фашистлар, безнең гаскәрләрне чигендереп, һөҗүмгә бара. Совет гаскәрләре күп югалтулар кичерә. Шушы сугышта бабабыз Шамил каты яралана. Аны сугыш кырыннан санитар этләр алып чыга һәм ул башка подразделениенең медпунктына эләгә. Ә туган авылы Иске Романга Шамил Хәмзинның хәбәрсез югалуы турында телеграмма килә. Бу кайгылы хәбәрдән бабамның гаиләсе һәм якыннары күпме күз яшьләре түгеп, газап кичергәнен күзал лавы кыен түгел.

Яралары җитди булуга ка ра мастан, Шамил бабай, без нең бәхеткә, исән кала. Тугыз ай Казан госпиталендә дәваланганнан соң, ул туган авылына кайта һәм Ватан өчен фидакарь хезмәтен биредә дәвам итә.

Сугыштан соң Шамил Закир улы озак еллар терлекчелек фермасы мөдире булып эшли. 1958 елда ул Мәскәүгә ВДНХга юллама белән бүләкләнә. Тормыш иптәше Шәмсия белән алар дүрт кыз – Роза, Гөлсирә, Рушания, Данияне үстереп, барысына тәрбия һәм белем бирәләр. Аның нәселен без – Шамил бабайның 8 оныгы һәм 16 оныкчыгы дәвам итәбез. Без бабам Шамил Закир улы Хәмзинның хәрби бүләкләрен – II дәрәҗә Ватан сугышы орденын, юбилей медальләрен кадерләп саклыйбыз, аның белән горурланабыз.

Гаиләдә иң олы кызлары Роза әти сенең яраткан кызы була. Шамил бабай: «Мин сугыштан аның бәхетенә кайттым», – дип әйтә торган булган. Роза авылда җидееллык мәктәпне тәмамлый, 1951 елны Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Аны тәмамлап, юллама буенча Чирмешән районы Лашман МТСына эшкә җибәрелә. 1960 елда Казанга күченә, Точмаш заводы конструкторлар бюросында эшли. Роза апа бик матур тавыш, моң иясе иде, диләр. Җырчы, композитор Сара Садыйкова җитәкләгән хорда һәвәскәр җырчы була. 1962 елда Анатолий Зеленков белән гаилә корып, кызлары Лилия туа. Лилия мәктәптә әйбәт укый, музыка мәктәбен, Казан төзелеш институтын тәмамлый. Озак еллар инде Лилия апа Финляндиядә Киопио шәһәрендә яши. Матур йорты, күркәм гаиләсе бар, ул – дәүләт архитектура үзәгендә әйдәп баручы хезмәткәр. Тормыш иптәше Перти белән өч ул үстерәләр. Лилия апа еракта яшәсә дә, үзенең Татарстаннан чыккан татар кызы булуын онытмый. Көн саен диярлек интернет аша аралашып торабыз, ул русча, татарча, инглизчә, финча иркен сөйләшә.

– Кечкенәдән татарча сөйлә шеп, татар җырлары җырлап үстем. Алты айлык чагында мине Чистай районы Иске Роман авылына дәү әнием Шәмсия белән дәү әтием Шамил янына кайтарып куйганнар, балачакның иң матур, иң якты хатирәләре алар белән бәйле. Дания апам мине коляскага утыртып, клубка концертларга алып бара иде. Каникуллар да авылда узды. Казанда әни белән Галиәсгар Камал театрына спектакльләр карарга йөри идек. Үсмер чагымда, бик күп кызлар кебек, Камал театры артисткасы булырга хыялландым. Әнием бик матур итеп татарча җырлый иде, мине дә өйрәтте. Туганнар җыелганда мин дә татарча җырлый идем. «Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның...» дип «Әниемә» җырын җырлаганда барысының да елый-елый тыңлаганнары хәтеремдә. Музыка мәктәбенә укырга кергәндә дә имтиханда шушы җырны башкарып үттем, – дип искә ала Лилия апа.

Роза апабыз 1985 елда көтмәгәндә йөрәк чиреннән вафат була.

Шамил белән Шәмсиянең тагын бер зур шатлыклары – өченче кызлары Рушания. Ул 1950 елда туган. Хезмәт юлын ул да Казанның Точмаш заводында башлый. Казан химия-технология институтын тәмамлый. Үзе белән бергә эшләгән инженер-конструктор Равил Рәхмәтулла улы Хәйруллин белән гаилә корып, ике бала – Рөстәм һәм Резидәне үстерәләр. Рушания апа белән Равил абый бер-берсенә терәк булып, матур тормыш белән яшәделәр. Һәр эшкә уңган иде Рушания апа, өе ялт иткән, бакчасында матур йорты, мунчасы, түтәлләрендә яшелчәләр, асылдан-асыл гөлләр үсә иде. Арада иң яратканы – лаләләр иде, аларны бик күп итеп үстерә иде ул. Май аен шушы лаләләр өчен яратам, дип әйтә торган иде.

Рушания апа Точмаш заводында 25 ел технолог булып эшли. Тырыш һәм намуслы хезмәте өчен «Уникенче бишьеллык хезмәт ударнигы», «Хезмәт ветераны» һәм күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә. 1990нчы еллар башында үзгәртеп корулар башлангач, безнең тынгысыз Рушания апабыз, эш даирәсен бөтенләй башка якка үзгәртеп, мәктәпкә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып күчә. Ул милли җанлы кеше иде, авыр күчеш елларында яшь буында туган телгә мәхәббәт тәрбияләү буенча максатчан эшләүче тел белгечләренең берсе булды. Татар телен тоемлап, аның гүзәллеген, моңын, аһәңен ул үзе язган шигырьләре аша җиткерә белде. Рушания апа һәрдаим үз өстендә эшли, белемнәрен арттыра торган белгеч иде. Ул татар гуманитар институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә читтән торып укып, аны кызыл дип ломга тәмамлады. Аның оештыру сәләте көчле, ул кешеләргә җай таба белә иде. Мәктәптә директор урынбасары булып эшләгән мәлдә бу сыйфатлары аңа ярдәм итте.

«Сеңелем, кеше һәрвакыт өйрәнергә, белгәнен өйрәтергә тиеш», – дип саный иде.

Лаек лы ялга чыккач, мәчеткә укырга йөрергә хыялланды. Кызганыч, максатына ирешә алмады, 2006 елда кинәт мәрхүмә булды...

– Ул көтеп алынган кадерле бала, әти-әниебезнең горурлыгы, шатлыгы һәм безнең сөеп туймас туганыбыз иде. Кечкенәдән үзенең җитезлеге, өлгерлеге, һәр эшне җаны-тәне белән бирелеп эшләве белән аерылып торды. Тормышка, кешеләргә гашыйк иде. Ул бары яшәргә, эшләргә, игелек кылырга ашыкты. Шушы якты уйлары белән бакыйлыкка күчүен сизми дә калды. Үзе үстереп, үзе җыеп кайткан лаләләре исә кабере өстенә сибелде, – дип әрнеп искә алалар бертуган сеңелләре Гөлсирә һәм Дания.

Роза һәм Рушания апалар – икесе дә чыгышлары белән Чис тай төбәгеннән булган асыл, күркәм затлар. Алар хезмәтләре, матур гамәлләре белән туган җир данын яклап яшәделәр. Бүген аларның асыл балалары әниләренең эшен дәвам итәләр. Лилия апа читтә яшәсә дә, үзенең татарлыгын онытмый, туганнары белән аралашып яши. Рушания апаның балалары – Рөстәм һәм Резидә икесе дә җитди хезмәттә, күркәм гаиләләр корып, балалар үстерәләр.

Безгә үлгәннәр нең каберен белеп, исәннәрнең кадерен белеп яшәргә кала. Тоткан уразаларыбыз, укыткан ашларыбыз, кылган догаларыбыз мәрхүмнәребез җаннарына тынычлык иңдерсен.

Ләйлә Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев