Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Хөрмәтле су транспорты хезмәткәрләре һәм ветераннары!

3 июльдә сез диңгез һәм елга флоты хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәсез.

Күп буын чистайлылар үз гомерләрен, елга һәм диңгезләрнең су киңлекләре белән бәйләп, хезмәткә багышладылар. Хәзер дә сездә киеренке, җаваплы вакыт. Кыска җәйге чорда сез йөзләгән тонна йөкне судноларда ташыйсыз. Сезнең ярдәмегез белән кешеләр пассажир теплоходларында йөрү мөмкинлегенә ия, аларның туристик тукталышына безнең Чистаебыз да керә. Боларның барысы да экипажларның көйле, сыйфатлы хезмәте нәтиҗәсендә мөмкин.

Безнең районда үрнәк алырлык данлы елгачылар династияләре күп. Су транспорты ветераннарына остазлык күрсәткәннәре, үз хезмәтләренә тугры булганнары, эшкә профессиональ якын килүләре өчен аерым рәхмәт сүзләре җиткерәм!

Барыгызга да нык сәламәтлек, зур бәхет, иминлек һәм күңел көрлеге телим!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев