Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез котлы булсын!

12 гыйнварда сез һөнәри бәйрәмегезне билгеләп үтәсез. Үзенең оешкан көненнән алып өч йөз ел дәвамында диярлек прокуратура органнары өзлексез рәвештә хокук тәртибен булдыруда үзләренең иң кирәкле булуларын раслап киләләр. Сезнең сафларыгызда югары квалификацияле юристлар, үз эшенең чын осталары хезмәт итә. Алар өчен бурыч, намус һәм дөреслек гади сүзләр генә түгел, ә тормыш мәгънәсе.

Чистай прокуратурасы хезмәткәрләренә һәр­вакыт үз эшләренә бирелгәнлек, югары җаваплылык хисе, барлык закон бозуларга каршы түзеп тормау кебек сыйфатлар хас.

Киләчәктә дә сез дәүләт һәм районыбызның һәр яшәүчесенең мәнфәгатьләрен яклап, намус белән алдыгызга куелган бурычларны үтәячәксез.

Сезнең һөнәри бәйрәмегез көннәрендә бүген хезмәттә булган хезмәткәрләргә генә түгел, районыбыз үсешенә лаеклы өлеш кертүче, яшь буын­га туплаган тәҗрибәләре белән ярдәм итүче барлык ветераннарга да олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Без сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас­тан тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, уңышлар, гаилә җылысы, иминлек телибез! Закон сагында ышанычлы торучы дигән мактаулы исем сезгә тормыш энергиясе, иң җаваплы һөнәри бурычларны хәл итәргә көч-куәт бирсен!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев