Хөрмәтле хатын- кызлар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш балалары, хезмәт ветераннары!
Ихлас күңелебездән сезне 8 март Хатын-кызлар бәйрәме белән тәбрик итәбез.
Сез гаилә учагын саклаучылар, кайгыртучан әниләребез, назлы тормыш иптәшләребез, сөйкемле әбиләребез! Сез тормыш бүләк итәсез, балалар үстерәсез,гаилә учагын саклыйсыз. Сез җәмәгать эшләрендә актив катнашасыз, һөнәри эшчәнлегегездә зур уңышларга ирешәсез. Озак елларга сезгә сәламәтлек, бәхет, өйләрегездә иминлек телибез. Бәхетле булыгыз, яратылып, сөелеп яшәгез!
Сугыш һәм хезмәт ветераннарының шәһәр советы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев