Хөрмәт йөзеннән – исемле кубок
«Татнефть – Олимп» спорт мәктәбе гер күтәрүчеләрне дөнья чемпионатына баруны оештыруда ярдәм иткән битараф булмаган чистайлыларны бүләкләде.
«Татнефть – Олимп» спорт мәктәбеннән исемле кубок ларны «ГрейтСтрой» предприятиесе җитәкчесе Илшат Шәрифуллинга һәм сәгать заводының элеккеге директоры Владислав Цивилинга тапшырдылар.
Әлеге бүләккә чистайлылар шәһәрдә сортны үстерүдә өлеш кертүләре, аеруча гер спорты буенча дөнья чемионатына баруны оештыруда ярдәм күрсәтүләре өчен лаек булдылар. Исегезгә төшерәбез, ярышлар июль башында уздылар, анда спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Чемпионат алтынын Николай Шилинцев яулады, ә Екатерина Бурмакина һәм Анастасия Пузанкова Кыргызстаннан көмеш медаль алып кайттылар.
Анастасия һәм Николай үзлә ренең тренерлары Альберт Гыйниятуллин һәм спорт мәктәбе директоры Рөстәм Хамматов белән хөрмәт йөзеннән Илшат Шәрифуллинга кубокны аның эш урынында тапшырдылар.
– Безнең шәһәрдә талантлы спортчылар күп, ә талант, хезмәт сөючәнлек, максатчанлык, тәҗрибә һәм яхшы тренерлар булганда югары нәтиҗәләргә ирешергә җиңелрәк. Ә менә күләмле, зур ярышларга йөрергә ярдәм, акча кирәк. Шунысы күңелле, безнең шәһәрдә һәрвакыт ярдәмгә килердәй, эре чемпионатларга барырга булыша торган, димәк, спортчыларга югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирүче битараф булмаган кешеләр бар, – дип Рөстәм Гариф улы Илшат Шәрифуллинга мөрәҗәгать итте.
Шулай ук рәхмәт сүзләре Владислав Цивилинга да юнәлдерелде. Спорт мәктәбе вәкилләре аңарда кунакта да булдылар.
– Балалар-үсмерләр спортына карата битараф булмаган кешеләр ярдәме белән безнең шәһәрдә чемпионнар саны тагын да артты, – дип Владислав Валентиновичка кубок биргәндә билгеләп үтте Рөстәм Хамматов.
Ике очрашу да дусларча мохитта үтте, спортчылар медальләрен күрсәттеләр, уңышлары турында сөйләделәр, якын киләчәккә планнары белән бүлештеләр, фотога төштеләр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Николай Шилинцев һәм Анастасия Пузанкова бик мөһим ярышларга – Ярославльда үтәчәк Бөтенроссия спартакиадасына әзерләнәләр. Николай үзенең буш вакытын иң яраткан спорт төренә багышларга тырышуы турында сөйләде. Гер күтәрү белән ул моннан алты ел элек шөгыльләнә башлаган. Озак ламый спорт нәтиҗәләренә дә ирешә. Бу еллар эчендә ул бер тапкыр да әлеге спортны сайлавына үкенми. Дөнья чемпионатында Николай чаңгы белән трамплиннан сикерүдә һәм чаңгыда узышта беренче урынны яулый.
– Гер спортында көч кенә түгел, түземлелек тә, яхшы физик әзерлек тә кирәк. Шуңа күрә тренировкалар вакытында йөгерәбез, сикерәбез, чүгәлибез, башка күнегүләр үтибез, аннары герләр белән шөгыльләнәбез. Дөресен генә әйткәндә, мин үземне әлеге спорт төреннән башка күз алдына да китерә алмыйм, – дип билгеләп үтте Николай.
Командадагы иптәше белән Анастасия дә килешә. Гир спортына әлеге кыз берничә ел элек, дөнья чемпионы Екатерина Бурмакина чакыруы буенча килгән.
– Үземне сынап карйсым килде. Ошады. Безнең менә дигән команда, яхшы тренер, дәресләр өчен менә дигән шартлар тудырылган. Безнең күпеллык ныклы хезмәтебез шундый дәрәҗәдә уңышлар китергәч,бик күңелле. Бу илһамландыра, – дип ассызык лады Анастасия Пузанкова.
Спортчылар ярышларга барырга ярдәм иткәннәре өчен меценатларга рәхмәт әйттеләр, ә без Чистай герчеләренә спортта зур уңышлар теләдек!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев