Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Хәрби елларны бервакытта да онытмыйм»

Шушы көннәрдә генә Евдокия Степановна Матросова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ветеранны әлеге дата белән котларга Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов килде.

Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм шәхсән үзе исеменнән Евдокия Степановнаны юбилее белән тәбрик итте.

– Ихлас күңелемнән сезне әлеге истәлекле дата белән тәбрик итәм. Сезнең авыр хезмәтегез, Бөек Җиңүне якынайтуга керткән саллы өлешегез, аннары илебезнең чәчәк атуына керткән хезмәтегез өчен олы рәхмәт җиткерәсем килә. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарыгызның яратуларын тоеп яшәвегезне телим, – диде Михаил Ксенофонтов. Ул открытка, чәчәкләр, истәлек бүләге тапшырды, Россия Федерациясе Президентыннан котлау телеграммасы укыды.

«Сезне чын күңелемнән юбилеегыз белән тәбрик итәм. Сезнең буынга Бөек Ватан сугышының авыр сынаулары, сугыштан соңгы чордагы михнәтләр эләкте. Әмма сез һәм сезнең дусларыгыз дошманны җиңдегез, җимерелгән илне торгызуда өлеш керттегез.Сезнең хезмәт һәм тормыш юлыгыз , Ватаныбызга мәхәббәтегез, гадел эшкә ышанычыгыз һәрвакытта безнең яшьләребез, шулай ук безнең өчен дә үрнәк булып тора. Сәламәтлек һәм кәеф күтәренкелеге телим», – диелә котлау открыткасында.

Евдокия Матросова Кече Талкыш авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа ун яшь тә булмый әле. Бар илебез буенча таралган куркыныч хәбәр аның күңелендә мәңге сакланып кала.

– Шул ук көнне әтигә повестка бирделәр. Ул кырда иде. Повестка артыннан кайткач, кырда үзенең инструментларын калдыруы исенә төште һәм безгә аларны алып кайтырга кушты.Үземнең туганым белән кырга чабуыбыз, онытмас өчен бертуктаусыз: «Өч ачкыч, чүкеч, кайрагыч һәм тишкеч» дип юл буе кабатлап баруыбыз истә калган. Без барысын да алып кайттык, аннары әтиебезне фронтка озаттык. Ул бер кулын калдырып, исән кайтты, – дип сөйли Евдокия Степановна. Барлык сугыш чоры балалары кебек, Евдокия Степановна авыр хезмәтне бик иртә татый.

– Минем кичә нәрсә булганны оныту ихтималым бар, әмма сугыш елларындагыларны берсен дә онытмыйм. Бик авыр булды. Кырда эшләдек, тары чәчтек. Мин утырту звеносында эшләдем, башкалар белән беррәтән юл буена агачлар утырттым, яшь үсентеләрне эшкәрттем. Аннары сарык фермасына эшкә урнаштым, ирләр белән беррәттән кырга эшкә йөрдем. 13-14 яшьлек вакытыбызда кыш көне җәяү капчыклар белән чаналарда Текә Таудан Кече Талкышка орлык ташыдык, – дип күз яшьләре белән сөйли ветеран үзенең балачак еллары хакында. – Мин мәктәптә бер ел гына укый алдым. Гаиләбездә алты бала, мин икенчесе идем. Сугыш башлангач, әнигә күп эшләргә туры килде. Шуңа эне- сеңелләремне карау минем өстә булды, укуны дәвам иттерә алмадым, – дип искә төшерә Елизавета Степановна.

Ул авылда кайчакта пәйда булган солдатлардан немецлар дип уйлап базга, идән астына качуларын бик яхшы хәтерли.

Евдокия Степановна күңелендә Бөек Җиңү турында да истәлекләр саклана.

– Әлеге шатлыклы хәбәрдән кемдер җырлады, икенчеләр биеде, ә өченчеләр күз яшьләренә буылды, – дип сөйли әңгәмәдәшчем.

Зәһәр сугыш еллары, сугыш арты авырлыклары ветеранны сындырмаган. Ул тормышта үз юлын тапкан, тормыш иптәше белән ике ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер аның биш оныгы, унике оныкчыгы, шуларның икесе – уллыкка алынганнар. Евдокия Степановна хәзер балаларының, оныкларының җылы, кайгыртучан карашын сизеп, яратуларын тоеп, кадер-хөрмәттә гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев