Хокук саклаучылар еллык эшкә йомгак ясадылар
Бюджет акчаларын урлау һәм ялган хәрби билет өчен ришвәт бирүдә арадашчылык итү буенча эшләр судка җибәрелгән.
Чистай районында ришвәтчелеккә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә узды.
Контроль-хисап палатасы тарафыннан 2021 елда тышкы финанс тикшерүе кысаларында үткәрелгән чаралар турында аның рәисе Ольга Гришина хәбәр итте. Хисап чорында бюджет учреждениеләре, җирле үзидарә органнары һәм бюджеттан тыш фонд контроль чаралар белән колачланган. Тикшерелгән бюджет акчалары күләме 95064,9 мең сум тәшкил иткән. 1 256 мең сумлык хокук бозулар ачыкланган һәм бетерелгән.
Хокук саклау органнары 2021 елда ришвәтчел җинаятьләрне ачыклау буенча эшчәнлеккә йомгак ясадылар.
– Үткәрелгән чаралар барышында билгеле бер нәтиҗәләргә ирешелде, – дип белдерде Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы Олег Денисов. – Шулай, икътисади иминлек һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 35 җинаять ачыкланган, шуларның 27се авыр категориягә керә.
Аерым алганда, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре белән уртак оператив-эзләү чаралары үткәргәндә, хәрби комиссариат хезмәткәренә карата тикшерү материалы җыелган. Ул бер төркем затлар белән алдан сөйләшеп, ТР Хәрби комиссариатының вазифаи затлары белән килешенеп, ришвәтчелектә арадашчылык иткән: республика Хәрби комиссариатының вазифаи затларына тапшыру өчен хезмәт үтмичә генә хәрби билет алырга теләгән чистайлыдан 130 мең сум акча алган. Үткәрелгән чаралар нәтиҗәләре буенча РФ ҖКның 291нче маддәсе, 3нче өлеше, «а» пункты буенча җинаять эше кузгатылган.
Шулай ук оператив-эзләү чараларын үткәрү нәтиҗәсендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең икътисади иминлек һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Чистай бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә бюджет акчаларын урлау факты буенча КФХ башлыгының хокукка каршы эшчәнлеге документлаштырылган.
Агымдагы елның 16 февралендә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе тарафыннан крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы, районның бер авыл җирлеге Советы депутатына карата РФ Җинаятьләр кодексының 159нчы маддәсендәге 4нче өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
КФХ башлыгының ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән төзелгән килешү нигезендә 2 983 мең сум күләмендә субсидия (грант) алуы ачыкланды. Әлеге акчага ул грант алганнан соң 18 ай эчендә үз атларының баш санын 80 башка кадәр җиткерергә, тере авырлыкта 9 тоннадан да ким булмаган ит җитештерүне тәэмин итәргә һәм грант үзләштерелгәннән соң 5 ел дәвамында терлекләрнең баш санын саклап калырга тиеш булган. Әмма грантны үзләштерү буенча йөкләмәләр үтәлмәгән, бюджет акчаларын ялган үзләштерү максатында КФХ башлыгы ире белән 3270 мең сумга ат сату-алу буенча ялган килешү төзегән һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына чынбарлыкка туры килми торган документлар тапшырган.
Шулай итеп, алдау юлы белән ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына караган 2 983 мең сум күләмендә законсыз рәвештә акча үзләштергән, шуның нәтиҗәсендә аеруча зур күләмдә зыян салган.
2021 елда тикшерелгән ришвәтчелек юнәлешендәге җинаятьләр турында РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең Чистай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Дамир Сабирҗанов хәбәр итте. Хисап чорында ришвәтчелек юнәлешендәге җинаятьләр турында барлыгы 11 хәбәр кергән, аларны карау нәтиҗәләре буенча 11 җинаять эше кузгатылган. 2 җинаять эше Чистай шәһәр судына җибәрелгән.
2021 елда Чистай районара тикшерү бүлеге производствосында җир хокук мөнәсәбәтләре, торак-коммуналь хуҗалык, шулай ук мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә ришвәтчелек юнәлешендәге бер генә җинаять эше дә булмаган.
Утырыш шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Радик Салихов чыгышы белән тәмамланды.
– 2021 елда Чистай хокук саклау органнары тарафыннан ришвәтчелек юнәлешендәге 17 җинаять теркәлгән, барлык хәбәрләр буенча да җинаять эше кузгатылган, тикшерү тәмамланганнан соң судка прокуратура тарафыннан расланган гаепләү карарлары һәм гаепләү актлары белән 8 җинаять эше җибәрелгән, – дип хәбәр итте Радик Салихов. – Ачыкланган җинаятьләрдән матди зыян 151 мең сум тәшкил иткән, ул тулысынча капланган.
Хөрмәтле чистайлылар! Ришвәтчелек күренешенә юлыксагыз, 5-01-77 телефоны буенча «кайнар линия»гә шалтырата аласыз. Шулай ук ришвәтчелек очраклары буенча мәгълүмат калдыру өчен шәһәрдә махсус тартмалар куелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев