Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Хоккей дружинасы боз өстендә дәрес үткәрде

«Нефтехимик» клубы уенчылары яшь хоккейчылар өчен мастер-класс үткәрделәр.

Континенталь хоккей лигасының танылган спортчылары белән очрашу һәм аралашуның нинди тәэсирләр калдыруы турында яшь чистайлылар яхшы белә. Алар «Нефтехимик» клубы уенчыларыннан күптән көтелгән мас­тер-класста катнаштылар.

Хоккей «десанты» Боз спорт сараена төште. Аның составы да мәртәбәле иде. Клубның баш тренеры Олег Леонтьев җитәкчелегендә үсеп килүче хоккейчылар белән очрашуга уенчылар Рафаэль Бикмуллин, Тимур Шәрифьянов, Владислав Шутов һәм Глеб Семенов, шулай ук тренер Марцел Озимак килде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу «Нефтехимик»ларның безнең шәһәргә икенче килүе. Узган ел Түбән Кама хоккейчылары җирле спортчылар белән үз тәҗрибәләрен уртаклашкан иделәр һәм чираттагы очрашуга да теләп килгәннәр.

– Без мондый очрашуларга шат. Татарстанның төрле шәһәрләрендә хоккейның ничек үсүен, яшь спортчыларның ничек шөгыльләнүен карау кызык. Хәер, балалар да безне һәрвакыт шатланып каршы алалар. Малайларга һәм кызларга үз тәҗрибәбезне тапшыра, алар белән аралаша, аларның сорауларына җавап бирә алуыбыз сөендерә, бу бик күп уңай тәэсирләр калдыра, – дип сөйләде «Нефтехимик» хоккей клубы уенчысы Владислав Шутов.

Бозга чыгар алдыннан «Неф­техимик» уенчылары белән үзенә күрә матбугат конференциясе узды. Гадәткә кергәнчә, тәҗрибәле спортчыларга журналистлар түгел, ә балалар сораулар бирде. Яшь хоккейчылар, ә алар арасында кызлар да бар иде, кунаклардан карьераны башлау­лары, матчлар вакытында килеп чыккан кызыклы мизгелләр, иң истә калган уеннар, номерларны нинди принцип буенча сайлап алулары һәм күп кенә башка нәрсәләр турында сорадылар. Түгәрәк өстәл янында сөйләшү җанлы үтте. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, тәҗрибәле коллегаларыннан балаларга да сораулар килде, әмма яшь хоккейчылар югалып калмадылар: кыю һәм ышанычлы җавап бирделәр.

Әлбәттә, автограф-сессиядән башка да булмады. Балалар аңа алдан ук әзерләнгәннәр. Алар «Нефтехимик» уенчыларына чиратлашып килделәр, уен свитерларында, футболка, бейсболкаларда имза куюларын сорадылар. Яшь спортчылар үз кумирларыннан автографлар алгач, чын күңелдән шатландылар. Истәлеккә фотога төшкәннән соң, барысы да боз өстенә, көтеп алынган мас­тер-класска юл тоттылар.

Һәм менә аяк-кулларны эшләткәннән соң, төрле күнегүләр ясый башладылар. Марцел Озимак җитәкчелегендә «Нефтехимик»лар алка йөртүнең техник алымнарын һәм башкаларны күрсәттеләр. Балалар аларны игътибар белән тыңладылар, ә соңыннан кабатладылар һәм күбесенең яхшы килеп тә чыкты. Практик дәресләрдән соң, остазлар һәм яшь хоккейчылар арасында алган белемнәрне ныгыту максатында кыска уеннар узды.

– Балалар КХЛ уенчылары белән бергә бозга чыкканда, аралашканда, бу алар өчен иң яхшы этәргеч. Чистай хоккейчылары булдырдылар, малайлар да, кызлар да яхшы күнекмәләр күрсәттеләр. Хәер, без дә бик күп уңай тәэсирләр алдык, чөнки үсеп килүче буын белән аралашу – һәрвакыт күңелле һәм шәп, – дип билгеләп үтте «Нефтехимик» хоккей клубы тренеры Марцел Озимак.

Континенталь хоккей лигасы уенчылары белән очрашудан яшь спортчылар да тәэсирләнде. Алар мондый очрашуларның озакка истә калуын билгеләп үттеләр.

– Элек бу хоккейчыларны без телевизордан гына күрә идек, ә бүген алар белән күзгә-күз аралаштык. Данлыклы хоккейчылар белән бер бозда уйный алуыбыз шәп, иң мөһиме, алардан төрле хоккей алымнарына өйрәндек, уңыш серләрен белдек. Алар безгә төрле алымнар, күнегүләр күрсәттеләр, автографлар бирделәр, мондый очрашуларның ешрак үтүен телим, – дип билгеләп үтте Азалия Ибраһимова.

Мастер-класс бер сәгатьтән артык дәвам итте. Ул арада Боз спорт сарае трибуналары тамашачылар белән тула башлады. Чөнки Түбән Кама кунакларының безнең шәһәргә сәфәр программасында туплы хоккей буенча «Нефтехимик» һәм Чистайның «Труд» командалары арасында иптәшләрчә матч та бар иде, соңгысының составында спорт ветераннары уйнады. Алар арасында район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов та бар.

– Асылда, «Нефтехимик» белән безнең арада барлыкка килгән дуслык җиңде. Хоккейчылар безгә икенче тапкыр килә инде. Хоккейны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаганнары өчен аларга бик зур рәхмәт, балалар аларга охшарга тырышалар. Бу аларның профессиональ үсеше өчен зур этәргеч. Үз чиратыбызда, без бу сезонда Түбән Камага «Неф­техимик» матчларына берничә тапкыр бардык. Алар өчен һәрвакыт йөрәк белән җан атабыз. Клуб директоры Игорь Ларионовка һәм баш тренер Олег Леонтьевка зур рәхмәтемне җиткерәм. «Нефтехимик»ның хоккейны пропагандалаудагы эше хөрмәткә лаек, – диде Эдуард Рөстәм улы.

Район башкарма комитеты җитәкчесе кунакларга Чистай спорт ветераннары имзалаган рус хоккее өчен ретро-кәшәкә бүләк итте. Иптәшләрчә матч – хуҗаларның җиңүе, ә чара истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев