Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Хәл мөшкел: яшәүчеләр еш кына сусыз кала

Шәһәрдә су белән тәэмин итү буенча бер-бер артлы проблемалар килеп чыга: ике зур авария, коеларда су туңа. Дистәләгән күп фатирлы йорт һәм шәхси йортлар сусыз калды.

Агымдагы елның февраль ае чистайлыларга көчле салкыннар белән генә түгел, ә берничә микрорайондагы торак йортларны, социаль учреждениеләрне сусыз калдырган коммуналь аварияләр белән дә истә калды.

Кышның соңгы аенда шәһәрдә ике зур авария булды. Әгәр халыкның бер өлеше килеп туган хәлгә аңлап карарга тырышса, икенчеләре шушы хәлгә канәгатьсезлек белдерде. Шунысы ап-ачык билгеле, аварияләр күпләргә: халыкка, су белән тәэмин итү оешмасы хезмәткәрләренә һәм җитәкчелегенә уңайсызлыклар һәм проблемалар китерде.

«Чистай-информ» хәбәрчеләре берничә тапкыр коммуналь аварияләр булган урыннарга бардылар, авария хезмәтләре белгечләре, шәһәр халкы белән аралаштылар, су белән тәэмин итүче оешма һәм җирле хакимият җитәкчелегеннән торбалар шартлау сәбәпләре турында белештеләр.

 

Совет заманындагы торбалар шартлый

Шәһәрне су белән тәэмин итү системасында беренче зур авария 3 февральдә булды. Кайбер микрорайоннарда яшәүчеләр сусыз калды. Кулясов урамында су үткәргеч шартлауның сәбәбе – температура сикерү.

– Көн җылынганнан соң кинәт суыткач, грунт «уйный» башлый, шул сәбәпле чуен торба шартлый. Хәзер шул урында авария нәтиҗәләрен бетерү эшләре бара, – дип хәбәр иттеләр ул вакытта су белән тәэмин итү оешмасында.

Коммуналь хезмәткәрләр ике тәүлек дәвамында авария-торгызу эшләре белән шөгыльләнделәр. Бары тик 5 февральдә иртән системаны су белән тутыра башладылар һәм чистайлылар йортларына күптән көтелгән су килә башлады.

Шәһәрлеләр бер коммуналь авариядән тынычланырга өлгермәделәр икенчесе килеп чыкты. 24 февральдә Никольский соборы янындагы юлга су бәреп чыкты. Көчле салкыннар аркасында кабат чуен торба шартлый.

Авария урынында «Чистай-информ» корреспондентларына су белән тәэмин итү оешмасы директоры ремонт эшләренең барышы турында сөйләде.

– Ел саен, температура сикерү сәбәпле, грунт «уйный» башлый. Шул сәбәпле еш кына торбалар шартлый. Өстәвенә, аварияләр металл яки пластик челтәрләр салынган урыннарда түгел, ә нәкъ менә чуен торбалар булган урыннарда килеп чыга, чөнки чуен торбалар сыгылмалы түгел. Грунт хәрәкәт иткән очракта, шушы материалдан ясалган торбалар ярыла, шартлый һәм су ага башлый. Авария бригадасы шунда ук урынга барды, казый һәм шартлаган урынны эзли башлады. Әмма аны тиз генә ачыклый алмадык, – дип хәбәр итте Тәлгать Әхмәтҗанов.

Ул билгеләп үткәнчә, су белән тәэмин итүне туктатмыйча авария нәтиҗәләрен бетерү мөмкин түгел һәм торба шартлаган урынны төгәл билгеләгән очракта да, ремонт эшләрен тәмамлау өчен кайбер микрорайоннарда су бирүне туктатырга туры килә.

Авария бригадасы белгечләре бер-берсен алыштырып, су аккан урында 20 градус салкында эшләделәр, ә төнлә термометр баганалары 30 градуска кадәр төште. 

– Һава торышы нинди булуга карамастан, авария сәбәпләрен бетерергә туры килә, әлбәттә, бу җиңел түгел. Кайчагында мондый кырыс шартларда берничә сәгать эшлибез, эшне төгәлләмичә китмибез, – дип билгеләп үтте мастер Александр Портнов.

Икенче көнне торба шартлаган урын табыла. Аны ремонтлау өчен шәһәрдә су бирүне өлешчә туктаттылар. Сәгать заводы, мебель фабрикасы, шәһәр үзәге, Кулясов һәм елгачылар микрорайоннары сусыз калды.

 

Суык коеларга да төшә

Зур авария нәтиҗәләрен бетерүдән тыш, хезмәткәрләргә башка мөһим мәсьәләләрне дә хәл итәргә туры килде. Көчле салкыннар яңа проблема китереп чыгарды: коеларда су туңды. Шул сәбәпле 10 күпфатирлы йортта һәм балалар бакчасында бу атна башында да су юк иде. Дистәләгән шәхси йорт та сусыз калган.

– Кайбер кешеләр коеларда су туңу безнең оешма гаебе белән килеп чыккан дип уйлыйлар. Бу алай түгел. Коеларда су туңу турындагы мөрәҗәгатьләр 22 февральдән Свердлов, Чайковский, Гагарин, Пожарский һәм башка урамнарда яшәүчеләрдән килә башлады. Бу адреслар буенча су бирү бөтенләй туктатылмаган иде, алар әйләнеп үтә торган торбадан тутырылган. Салкыннар булу сәбәпле, җылытылмаган коеларда су туңган, – дип сөйләде су каналының баш инженеры Илсур Вәлиев.

 

Алты көн сусыз

«Чистай-информ» хәбәрчеләре Уриц­кий урамындагы 67нче йортта яшәүчеләр белән очраштылар. Ул вакытта су 6 көн булмаган иде. Яшәүчеләр өметсезлеккә бирелгәннәр, су белән тәэмин итү оешмасы хезмәткәрләренең аңлатмаларын ишетергә дә теләмәделәр. Аларның ачулары аңлашыла да, чөнки бер-ике сәгать сусыз утыру да уңайсызлыклар китереп чыгара, ә монда бер атнага якын вакыт узды.

– Көн саен: «Бүген ясыйбыз!» – диләр. Җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә дә шулай булды. Эшчеләр көннәр буе биредә, ә файдасы юк. Без су җибәрә алуларына ышанмыйбыз да инде. Пәнҗешәмбедән башлап эчәр өчен бер тамчы сусыз утырабыз. Ярый әле техник су булса да китерәләр. Ә эчәргә яраклы суны кем каян ала инде. Миңа башка мик­рорайонда яшәүче улым китерә, кайвакыт колонкага барам, – дип уртаклашты Любовь Заярская.

– Сусыз бик авыр. Безнең өч балабыз бар, аларны вакытында ашатырга, эчертергә, юындырырга кирәк. Шулкадәр су җыеп калып булмый! Көндез техник су җыярга тырышабыз, ә кич белән колонкага йөрибез. Бүген безгә шулай да су бирүне көйләрләр дип өметләнәбез, – диде Гүзәл Гафурова.

Безнең очрашудан соң берничә сәгать вакыт үткәч яшәүчеләр редакциягә шалтыратып, су белән тәэмин итүнең тулысынча торгызылуы турында хәбәр иттеләр. Бөтен системаны, һәр фатирда су басымын тикшергәннәр.

 

Бу суны эчәргә ярамый

Микрорайоннарга техник су китерү турында мәгълүмат урнаштырылганнан соң, социаль челтәрләрдә ризасыз чистайлылардан хәбәрләр пәйда булды. Алар «канализацияне суырту» дигән язулы машиналарда су алып килүләренә канәгатьсезлек белдерделәр.

– Янгын сүндерү машиналарында алып килсәләр дә әле бер хәл, әмма бу осинезатор машинасы бит! Бу бит турыдан-туры эчәк таякчыгы белән зарарлану, чөнки кешеләр бу су белән кулларын да, савыт-саба да юалар, – дип яздылар социаль челтәрләрдән файдаланучылар.

– Безгә «канализацияне суырту» дип язылган машинада су алып килгәч, мин: «Бу суны эчәргә ярыймы?» – дип сорадым. Миңа: «Юк, бу техник су», – дип җавап бирделәр. Безнең йортта өлкәннәр, урын өстендә ятучылар бар, нинди техник су инде бу, бер стакан су салып эчәргә дә булмагач?! – ди Урицкий урамындагы 67нче номерлы йорт буенча җаваплы Галина Латыйпова.

Бу сорауга су каналының баш инженеры аңлатма бирде.

– «Канализацияне суыр­ту» дип язылган автомобильгә килгәндә, язманың реклама характерында гына булуын ышандыра алам. Анда беркайчан да канализация сулары булмады, аның суырту функциясе юк, ул басым астында гына су бирә ала. Әмма бу суны эчәргә ярамый, шуңа күрә без шунда ук аның техник су булуын кисәтәбез, – дип хәбәр итте Илсур Зиннур улы.

Хәл – контрольдә

Социаль объектларда су бирү тукталуга сәбәпче булган ике зур авария – шәһәр өчен гадәттән тыш вакыйга, ул җирле хакимият игътибарыннан читтә кала алмый. Чистайда су белән бәйле вәзгыять турында аңлатма бирүләрен сорап, без башкарма комитет җитәкчесе Эдуард Хәсәновка мөрәҗәгать иттек.

– Йортларны су, электр белән тәэмин итү системаларыннан өзгән очракта, шәһәр һәм районның ресурслар белән тәэмин итүче оешмалары, ягъни тормыш эшчәнлеген тәэмин итү белән бәйле барлык нәрсәләр оператив рәвештә бердәм диспетчерлык хезмәтенә хәбәр ителә. Барлык планлы өзүләр район җитәкчелеге белән килештерелә. Авария булган очракта, без йортларны су, электр белән тәэмин итүдән өзүне контрольдә тотабыз, чөнки бу халык тормышына турыдан-туры тәэсир итә, – дип билгеләп үтте Эдуард Хәсәнов.

Моннан тыш, бездә оператив төркем булдырылды, аңа авария хезмәтләре, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар вәкилләре керә. Анда онлайн-режимда оператив язышу бара. Без һәрвакыт барлык вакыйгаларны белеп торабыз һәм ситуацияне контрольдә тотабыз, шулай ук ремонт эшләрен башкаруда ярдәм итүче башка хезмәтләр белән дә хезмәттәшлекне җайга салабыз. Мәсәлән, су каналына җылылык челтәре үз ресурслары, эш кораллары белән ярдәм итте.

Урынга да бармыйча булмый. Без бит инфраструктура, шәһәр һәм район эше өчен җаваплы, безгә халыкның барлык кирәкле нәрсәләр белән тәэмин ителүе мөһим. Мин аварияләр булган урынга барып, хәлне күзәттем. 30 градуслы суыкта төне буе эшләгән кешеләр белән очраштым. Алар шәһәр халкының иминлеге аларга бәйле булуын һәм аварияне мөмкин кадәр тизрәк бетерергә кирәклеген аңлыйлар.

Күпләр озак вакыт агып торган су аларның түләү кәгазьләрендә ча-гылыш табачак дип уйлыйлар. Бу алай түгел. Һәр күпфатирлы йортта гомуми һәм шәхси исәпләгечләр бар. Яшәүчеләр алар буенча түләячәк. Авария вакытында аккан суларны тәэмин итүче үз өстенә ала. Барысы да катгый контрольдә тотыла.

– Сезнеңчә, әлеге зур коммуналь аварияләрнең төп сәбәбе нәрсәдә?

– Бу районнарда инженерлык челтәрләре совет чорында ук төзелгән иде. Әмма килеп чыккан аварияләрнең төп сәбәбе – табигый йогынты. Барысына да температураның сикерүе гаепле. Салкыннарда грунт кысыла, җылы һава торышы булганда – киңәя. Ни кызганыч, мондый йогынтыга аеруча чуен торбалар сизгер. Бу материалның сыгылмалылыгы юк һәм ул шунда ук ярыла.

– Шәһәрдә аварияләрне бетерү процессын ничек бәялисез?

– Аварияләр магистраль торба үткәргечләрендә килеп чыкты, шуңа катлаулы булдылар. Безнең су белән тәэмин итү оешмасының, кызганычка каршы, япкычлар белән проблемасы бар, аларның берникадәресе эшләми. Әлеге япкычлар авария булган очракта, су белән тәэмин итүне башка микрорайоннарга кагылмыйча, әйләнеп уза торган итеп башкарырга ярдәм итә. Япкычлар план нигезендә алыштырыла, әмма алар меңнән артык. Аларны алыштыру өчен шәһәрне бер айга судан өзәргә кирәк. Кулясов урамындагы авария нәкъ менә шуны күрсәтте, әгәр япкычлар эшләсә, чистайлылар өчен уңайсызлыклар азрак булыр иде. Бу проблема турында милекче үзе дә белә, ул ел саен мондый эшләрне башкаруны планлаштыра. Үз вакытында алыштырылмаган очракта, ул күрсәтмәләр дә алырга мөмкин.

Яңа аварияләрне көтәргәме?

Чуен торбаларының грунт йогынтысына иң чыдамсыз булулары аңлашылды. Димәк, инженерлык челтәрләре бу материалдан ясалган урында кабат авария булырга мөмкинме? Шәһәрдә күпме шундый челтәр кала? Бу хакта без су каналының генераль директорыннан сорадык.

– Чуен торбалар инженерлык челтәрләренең барлык саныннан якынча 20 процент тәшкил итә. Ягъни, һава шартлары аркасында бу торбаларның шартларга мөмкин булуы ихтимал. Бу хакта без беләбез, әмма грунт хәрәкәтенә йогынты ясый алмыйбыз. Аларны алыштыру өчен берничә микрорайонда бер атнага су белән тәэмин итүне туктатырга кирәк, – дип сөйләде Тәлгать Әхмәтҗанов.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев