Хезмәттә кайнаган гомер
Туган авылым Иске Роман матур табигате белән генә түгел, уңган-булган, төрле өлкәдә сәләтле булган кешеләре белән дә сөендереп тора.
Нинди генә һөнәр ияләре юк алар арасында: тырыш игенчеләр, терлекчеләр, олы хөрмәткә лаек укытучылар, иҗади шәхесләр, төрле өлкәдә уңыш-казанышлары белән сокландырган, авылыбызга ихлас күңеленнән ярдәм иткән җитәкчеләр дисеңме...
Бүгенге язмам әнә шушы җитәкчеләрнең берсе – озак еллар Себер киңлекләрен иңләгән игелек иясе Альберт абый Дәминов турында. Авылын, авылдашларын өзелеп яратучы, алар хакына игелекле эшләр башкаручы әлеге шәхескә бернинди Себер салкыннары да, ерак чакрымнар да тискәре йогынты ясый алмаган. Җае чыккан саен туган авылына, газиз әнкәсе, туганнары янына ашыга, гомер буе күңеленең иң түрендә йөрткән шушы иң кадерле кешеләреннән, туган авылыннан көч-куәт алып яши...
Балачак - бәхетле чак
Ни генә дисәгез дә, кешенең иң бәхетле, матур вакыты балачагыдыр минемчә. Рәхәтлекнең чиге юк: әти-әни исән-сау, дөнья түгәрәк, берни кайгыртасы, борчыласы түгел. Альберт абыйның да балачагы күңелендә иң матур хатирәләр булып саклана. 1948 елның 4 гыйнварында авылның мөхтәрәм кешеләре Рәхимә апа һәм Гомәр абый Дәминовлар гаиләсендә тәүге бала булып дөньяга килә ул. Рәхимә апа бар гомерен укытучы эшенә багышласа, Гомәр абый бухгалтер, хисапчы, склад мөдире кебек җаваплы постларда эшләде. Ул елларда авылда балалар бакчалары булмый әле, шуңа күрә дә авылның башка балаларыныкы кебек үк балачагы әбиләр күзәтүендә, күпчелек очракта урамда уйнап үтә. Бертуганнары Ильварт, Рөстәм, Гөлсинә белән тату-дус булып, тәгәрәшеп үсәләр... Зәйтүнә әбиләренә ияреп җиләккә йөрергә дә яраталар. Кизләү, Ташки дигән җирләрдән алар җиләкне чиләкләп җыя. Ике километрлап җәяү барулар да, эсседә җиләк җыюлар балачакның матур бер хатирәсе булып әле дә күңелләрдә саклана.
1955 елда беренче тапкыр белем дөньясына аяк баса ул. Тәүге укытучысы Нурания апа Хәбибуллина баланың белемгә омтылышын, тырышлыгын тиз чамалап ала. Башка яшьтәшләре кебек үк ул пионерга, соңрак комсомолга керә. Мәктәп тормышында актив кайный: сыйныфташлары белән бергәләп стена газеталары чыгару, спектакльләр кую – берсе дә калмый. Шулай ук тимер-томыр, кәгазь җыялар, ялгыз яшәүче әби-бабайларга булышалар. Җәен кем гармун алырга, кемдер велосипед алырга дип үзләре акча эшли.
Булганнан бар да була дигәндәй, аңа игенче хезмәтен яшьтән үк татырга. «СК-3» комбайнында комбайнчы ярдәмчесе булып та эшләргә туры килә. Үзенең хезмәт хакына ике рәтле «Беларусь» гармуны сатып ала.
Мәктәп еллары да сизелми үтә, 8 сыйныфны тәмамлагач, 1963 елда ул Чистайның 2нче номерлы мәктәбенә укырга килә. Яшьтән үк рәсем ясарга яраткан бала өчен бу юнәлештә яңа мөмкинлекләр ачыла. Чистайда сыйныфташы Федаис Исхаков белән Пионерлар һәм мәктәп балалары йортына сәнгать студиясенә йөри. Алар бергәләп рәсем ясау серләрен һәм сынлы сәнгатьне өйрәнәләр. Соңрак аның шушы дусты Федаис профессиональ рәссам булып китә, ул шәһәрдә үткәрелүче барлык күргәзмәләрнең даими катнашучысы. Рәссамның борынгы шәһәр архитектурасын чагылдырган картиналары бихисап, анда чагылдырылган өйләрнең күбесе хәзер тарихта гына калган инде.
Хыялга юл ярганда
1966 елда белемгә омтылган яшь егет Альберт Казан инженер-төзелеш институтына укырга керә. Әмма ярты елдан укуын ташлый һәм Казанның моторлар төзү заводына слесарь-җыючы булып эшкә урнаша. Урта мәктәптә укыганда өч ел слесарь һөнәрен үзләштерүе, «ГАРО»да практика үтүе дә ярап куя. Әлеге һөнәре буенча заводта бер ел эшләгәннән соң ул заводның цех рәссамы белән таныша. Ул яшь егетнең рәсемнәренә күз салгач, аңа күрше цехка рәссамчы-бизәкләүче булып урнашырга тәкъдим итә. Рәсем ясауга хирыслыгы, сәнгать студиясенә йөрүнең монда да кирәге чыга. Юкка гына егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз димиләр шул. Әлеге эшендә ул үзенең бар сәләтен эшкә җигә: алар белдерүләр, котлаулар, лозунглар, язалар, эшкә сәбәпсез чыкмаучылар карикатуралары белән «Комсомол прожекторы» чыгаралар. Менә шушы вакыттан аның рәссам-бизәкләүче буларак хезмәт эшчәнлеге башланып китә дә инде.
Яшь егетнең эчендә яшерен уе тынгылык бирми: ул Казан инженер-төзелеш институтының архитектура факультетына укырга керү турында хыяллана. 1968 елда әзерлек курсларына йөри. Рәсем белән сызымнан имтиханны яхшы билгесенә тапшырырга да өлгерә. Әмма егеткәйнең планы башка юнәлеш ала - кисәк кенә аның күңеле ерак юлга - Себер киңлекләренә чакыра... Романтик рухлы Альберт озак уйлап тормый, документларын кире барып ала, эштән китүгә гариза яза. 20 августта хыялый егет Төмән өлкәсе Урай шәһәренә юл ала...
Романтика эзләп
Ул килгән 1968 ел Себердә иң салкын елларның берсе булгандыр мөгаен. Температура 50 градустан да түбән төшә. Шәһәрне электр энергиясе белән электр поезды тәэмин итә, ул торак пункттан бары ике километр гына ераклыкта урнашкан була. Безнең героебыз нәкъ менә шушы предприятиегә казан операторы булып эшкә урнаша. Эш җиңелләрдән булмый билгеле. Әмма энергиясе ташып торган, күп нәрсәдә үзен сынап карарга яраткан тырыш, хезмәт сөючән егетне вакытлыча авырлыклар гына куркыта аламы соң?! 1969-70 елларда гына Төмән шәһәреннән Урай һәм Сургут шәһәрләренә электр тапшыру линияләре сузыла башлый. Кайбер эшчеләр Сургут шәһәре белән дә кызыксына башлыйлар. Биредә аларны романтика, һәм билгеле инде, яңа нефть чыгу урыннары үсү чорындагы шартлар да кызыктыра. Альберт та туганнары яшәгән Нефтеюганск районы Пойковский поселогына юл ала. Поселок заводында рәссам-бизәкләүче булып эшкә урнаша. Билгеле, бу өлкәдә тәҗрибәсе дә булмаган яшь егеткә зур җаваплылык йөкләнә, әмма үз көченә нык ышанган, иҗат итәргә көче, теләге булган 21 яшьлек егетне болар гына куркытамы соң?! Яшьлек үзенекен итә: тәүлегенә 12 сәгать эшләгән вакытлары да күп була аның. Үзенең тәҗрибәле хезмәттәше киңәшен тотып, ул Нефтеюганск, Сургут шәһәрләрендә рәсем-бизәкләү мастерскойларында була, үзлегеннән дә күп нәрсәгә өйрәнә, тәҗрибә туплый. Комсомол тормышында актив катнашканы өчен В. И. Ленинның 100 еллык юбилее уңаеннан ВЛКСМның Нефтеюганск шәһәр комитетының Почет грамотасы белән бүләкләнә. Әмма ничек кенә бизәкләү эше кызыклы, мавыктыргыч булса да, яшь егет күңелендә төзүче булу хыялы сүрелми. 1970 елда ул Төмән индустриаль институтының төзелеш факультетына читтән торып укырга керә һәм Төмән шәһәренә күченә. Шул елда ул укырга кергән институт базасында Төмән инженер-төзелеш институты ачыла. Яңа институтка эмблема ясау буенча конкурс игълан ителә. Альберт абый да анда катнаша, аны институтка эшкә чакыралар. Ул составында укытучылар, студентлар булган бизәкләүчеләр белән бергә эшли. Биредә ул чеканка һәм металл белән эшләргә өйрәнә. Алар институтның керү өлешендә «Пушкин фонарьлары», латун тоткалар, элмә такталар ясыйлар. Тырышкан табар - ташка кадак кагар дигәндәй, 1971 елда аңа лаборатория мөдире вазифасын тапшыралар. Кафедра мөдире Владимир Майер белән алар бергә лабораторияне жиһазландыралар, фәнни-эзләнү эшләре алып баралар. Авторлар коллективы, шулар рәтендә ул да, студентларның өлкә фәнни күргәзмәсендә икенче урынны яулыйлар, ВЛКСМның Төмән шәһәр комитеты грамоталары белән бүләкләнәләр.
Альберт укуын да эшен дә дәвам итә. Ул кафедра тормышында актив катнаша, самбо белән шөгыльләнә, ярышларда катнаша. 1980-81 елларда ул СССР рәссамнар берлеге әгъзасы, рәссам Нуриәхмәт Хәкимов белән аралаша, аңардан чеканка буенча, металлны эшкәртү буенча дәресләр ала. Шул вакытта аның «Яшьлек» исемле панносы туа.
ныклы гаиләсе –
ышанычлы терәге
1977 елда ул гомерлек мәхәббәтен - Сәлимәсен очрата. Беренче күрүдән үк Альбертка аның тыйнак, җитди булуы ошый. Җитмәсә кыз укытучы да икән әле. Бу һөнәр исә Альбертка аеруча якын,чөнки аның әнисе дә укытучы - РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Рәхимә апа Дәминова озак еллар Иске Роман мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укытты. Тумыштан укытучы диләр андыйлар турында. Һәр балага шәхси якын килүче, укучыларын ихластан яратучы, аларны төрле яклап үстерергә тырышучы чын мөгаллимә иде ул. Аны бик күп укучылары бүген дә сагынып искә алалар.
Килен каенана туфрагыннан дигәндәй, укытучы Сәлимә дә үз эшен бик яратып башкара, бар эшкә дә кулы ята аның: рәсем дә ясый, каләм белән дә яза, шигырьләр дә яза, җырлый да, шулай ук укучылары белән төрле чаралар да үткәрә. Үзе укыткан математика фәнен шундый кызыклы, аңлаешлы итеп аңлата ул. Кыз туганнарына үрнәк апа, әти-әнисенә мәрхәмәтле бала, Альберт абыйга ышанычлы гомерлек тормыш иптәше, уллары Марат белән Илдарга кайгыртучан әни, оныкларына сөйкемле әби дә ул. Хезмәт сөючәнлеге белән дә аерылып тора. Иске Роман авылына килен булып төшкәч, оста итеп печән чабуы белән дә сокландыра. Каенатасы Гомәр абзый авылдашларына уңган килене турында горурланып сөйли...
Альберт абый белән Сәлимә апа берсеннән-берсе тәртипле ике ул Марат белән Илдарны тәрбияләп үстерәләр. Алар икесе дә тормышта үз юлларын тапкан. Шулай ук әтиләре эшләгән «Сургутнефтегаз» предприятиесендә хезмәт итәләр. Марат иҗат белән дә шөгыльләнә, аның шигырьләр җыентыгы дөнья күргән инде. Хәзер алар үзләре әти-әни. Дәминовлар нәселен лаеклы дәвам итүче оныклар Альберт, Екатерина, Диләрә, Рафаэль үсеп килә.
Үсеш баскычлары буйлап
Төмән төзелеш институтын тәмамлаганнан соң Альберт абый классик төзелеш индустриясендә хезмәт итә. Аннары «Тюменьоблстрой» трестында, Сургут өйләр төзү комбинатында, бораулау эшләренең Бирск идарәсе экспедициясе начальнигы урынбасары булып эшли. Хәер, нинди генә вазифаларны башкарса да, ул үзенең гаделлеге, җаваплылыгы, кешеләргә карата сизгер булуы белән аерылып тора. Кешеләрдә иң яраткан сыйфатлары миһербанлылык, дөреслек, гаделлек. Нинди генә баскычка күтәрелсә дә, ул шушы принципларга таянып эш итә. 1986 елдан «Сургутнефтегаз» ААҖ 1 нче номерлы төзелеш-монтажлау трестының 2нче төзелеш-монтажлау идарәсен җитәкли башлый. Шушы уникаль идарә нефть скважиналарын бер-берсе белән тоташтыру һәм нефть суырту станокларын монтажлау белән шөгыльләнә. Әлеге предприятиегә бу якларда тиңнәр булмый. Биредә аның җитәкчелегендә оешканлык, тотрыклылык, хезмәт сөючән коллектив эшли. Югары квалификацияле хезмәткәрләрнең бер-берсен аңлап, эшне көйле алып барулары, бригадаларның югары мобильлеге югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек биргән. Кешеләр турында кайгырту, игътибарлылык, алар өчен җаваплылык хисе Альберт Гомәр улының канына сеңгән. Ул кешеләрнең тиешенчә ял итүләре, тиешенчә тукланулары турында да кайгырта. Биредә исә ул яктан да тәртип. Коллективта яхшы, дустанә микроклимат саклау җитәкчегә бәйле булуы беркемгә дә сер түгел инде.
Ярты гасыр гомерен Көнбатыш Себернең нефть ятьмәләрен үзләштерүгә багышлаган, үз кул астында эшләүчеләр күңелендә бары җылы хисләр калдырган «Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе», «Россия Федерациясенең Мактаулы нефтьчесе», «Ханты-Манси автономияле округы – Югра нефть-газ чыгару промышленностеның атказанган хезмәткәре» исемнәренә лаек булган Альберт Гомәр улы Дәминовның тормыш һәм хезмәт юлына сокланмыйсың да, әлеге олы йөрәкле авылдашыбыз белән ничек горурланмыйсың?! Аның исеме 2000 елда «Сургутнефтегаз» ААЖнең Мактау китабына кертелә, 2005 елда исә әлеге җәмгыятьнең иң югары бүләге - «Хезмәттәге казанышлары өчен» Мактау билгесе белән бүләкләнә.
Изге эшләр җанны җылыта
1994 елда Альберт абый Мәккәгә хаҗ кыла. Шушы изге гамәленнән соң ул үзе җитәкләгән унике төрле милләт хезмәт иткән коллективта Корбан ашы уздырырга уйлый. Предприятие акчасына түгел, ә мөселман хезмәттәшләре белән үз акчаларына Корбан ашы оештыралар. Аңа коллективтагы барлык милләт кешеләрен дә чакыралар. Барысы да канәгать кала. Шуннан соң бу гадәт коллективта гадәткә керә, мөселманнар үрнәгендә башка дин вәкилләре дә үз бәйрәмнәрен үткәрә башлыйлар.
Ул шулай ук Сургутта мәчет төзелешенә, туган авылы Иске Романда мәчет төзелешенә дә ярдәм итә, хәйриячелек белән шәгыльләнә. Шулай ук җәмәгать эшләреннән дә читтә калмый. 1999 елдан башлап Сургут шәһәре татарларының милли-мәдәни учредительләре советы әгъзасы булып тора. Шулай ук Ханты-Манси автономияле округы Югра Хөкүмәте каршындагы Милли-мәдәни автономияләр һәм дини берләшмәләр белән багланышлар координация советы каршындагы аксакаллар советы әгъзасы да була. Узган ел Альберт абый Дәминов белән Иске Роман мәктәбе мөгаллимәсе Рушания Билалованың авыл тарихын яктырткан «Туган җир: шәхесләр һәм язмышлар» исемле китабы дөнья күрде. Октябрь азагында авыл халкы белән берлектә тәкъдим итү кичәсе авылдашларның күңелендә матур мизгелләр булып саклана. Авыл халкына менә дигән бүләк, киләчәк буынга тарихи бер ядкарь булып сакланачак бу китапта авыл тарихы, аның шәхесләре турында бәян ителә. Ә аннан алдарак аның «Синең эзең» исемле китабы дөнья күргән иде. Җиде бабаңны белергә кирәк дигән гыйбарәне күңеленә нык сеңдергән Альберт абый нәсел җепләрен җентекләп барлаган, алар турында мәгълүмат туплаган. Әнә шушы игелекле гамәле белән дә туганлык җепләрен саклаучы, туганнарның кадерен белүче олы йөрәкле, киң күңелле булуы белән янә бер кат сокландыра ул.
2016 елдан башлап Альберт абый гаиләсе белән Казанда яши. «Казанны бик яратам. Күчеп кайтканыбызга ике ел вакыт үтсә дә, әле дә бар җирен карап бетергәнем юк», - ди ул елмаеп. Быел исә аның юбилей елы да әле. Аның матур гомер бәйрәме - 70 яшьлек юбилее булып узды. Хәер, аңа бу яшьне һич кенә дә бирмәссең: уй-фикерләре, эш-гамәлләре белән дә ул яшьләргә биргесез. Без аның әнә гел шулай яшь күңелле, энергияле, максатчан булып калуын, изге эшләренең, саваплы гамәлләренең әҗерен күреп, гомер итүен телибез. Тән һәм җан сихәтлеге, иминлек, гаилә бәхете, кәеф күтәренкелеге, күңел тынычлыгы беркайчан да сезне ташламасын.
Гөлсинә Сорутдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев