Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Хәбәр иткеч гомерне коткара ала

Районда торакта янгын куркынычсызлыгы айлыгы бара. Ул торак биналарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән.

Кисәтү чаралары көчәйтелде: күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге хезмәткәрләре йорт саен йөреп, халык белән әңгәмәләр үткәрәләр, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү кирәклеге турында искә төшерәләр, белешмәлекләр тараталар.

Ялгыз яшәүче өлкәннәр, күп балалы гаиләләр, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр йортларында автоном янгын хәбәрчеләре бушлай урнаштырыла.

Шушы көннәрдә янгын сүндерүчеләр шәхси йортта ялгыз яшәүче пенсионер Сәкинә Гайсина янына бардылар. Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегенең өлкән инспекторы Руслан Сафиуллин аңа көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында искә төшерде, белешмәлекләр тапшырды. Аның йортында берничә автоном янгын хәбәрчесе урнаштырылган. Аларның эшен шунда ук тикшерделәр.

– Тавышы ай-һай көчле икән! Моны, һичшиксез, ишетәсең, – диде Сәкинә Исмәгыйль кызы янгын хәбәрчесе турында. – Янгын сүндерүчеләренең үзләре килеп, приборлар урнаштыруы күңелле. Хәзер минем йортта яшәү куркынычсызрак. Кешеләр турында кайгыртуыгыз өчен рәхмәт.

Автоном янгын хәбәрчеләре – кыйммәт булмаган приборлар, әмма алар янгын чыгуны вакытында ачыкларга һәм аның турында сигнал бирергә мөмкинлек бирәләр. Янгын хәбәрчеләрен урнаштыру буенча республика программасын гамәлгә ашыру барышында алар үзләренең нәтиҗәле булуларын берничә тапкыр исбатладылар. Вакытында эшләп киткән сигнализация ярдәмендә 120гә якын кешенең, шул исәптән 50гә якын баланың гомерен коткарып кала алганнар.

Янгын хәбәрчесе Чистайда яшәүче бер ханымның да гомерен саклап калырга ярдәм итә.  Узган ел өлкән яшьтәге хатын-кыз кабызган плитәдә кастрюльне калдырып, йоклап киткән. Фатир төтенли башлагач, янгынга каршы приборлар эшли башлый. Күршеләре, көчле тавыш ишеткәч, хатын-кызның фатирына шакый башлыйлар һәм янгын сүндерү хезмәтен чакырталар. Ул ишекне ачып җибәргәч, ризык яну сәбәпле, фатир төтенгә тулган була. Янгын хәбәрчесе һәм уяу күршеләре ярдәмендә фатир хуҗасы зыян күрми һәм матди зыян да минималь була.

– Янгын хәбәрчеләрен файдалану кагыйдәләре шактый гади: алар батарейкалардан эшли, җиңел һәм гади куела, бәясе дә кыйммәт түгел. Мондый приборны урнаштыру милекне генә түгел, ә кемнең дә булса гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк, – дип ассызыклады Руслан Сафиуллин.

2020 елда Чистай районында 180 янгын чыккан, аларда 9 кеше һәлак булган, 2019 елда янгыннарда 4 кеше һәлак булган.

– Ел башыннан алып Чистай районында 6 янгын булды. Мондый очраклар кабатланмасын өчен, гражданнарга гади кагыйдәләрне үтәү кирәклеге турында искәртәсем килә. Өйдән чыгып киткәндә, тәүлек буе эшләү өчен билгеләнмәгән электр приборларын сүндерергә онытмагыз, үз балаларыгызга куркынычсызлык чаралары турында искәртеп торыгыз, бер генә очракта да аларны караучысыз калдырмагыз, – диде янгын күзәтчелеге инспекторы.

Кышкы чорда җылыту приборларын куллану һәм электр челтәрләренә артык көчәнеш килү белән бәйле янгын очраклары ешая.

– Салкын көннәрдә кешеләр җылыту приборларын кабызалар, шуның белән электр челтәренә көчәнеш килә, бу исә янгын чыгуга китерә. Кисәтү чаралары үткәргәндә моңа аерым игътибар бирелә. Шулай ук кулдан ясалган җылыту приборларын куллану да җитди куркыныч тудыра, – дип кисәтте Руслан Сафиуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев