Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Хатын-кызлар өчен яңа мөмкинлекләр!

Илдә эшсезлек барлыкка килгәннән бирле мәшгульлек хезмәтләренең төп клиентлары – хатын-кызлар.

Хезмәт кодексы хатын-кызларны ничек кенә якламасын (гаилә вазифалары булган затларга Хезмәт кодексының аерым зур бүлеге багышланган), эш бирүче кечкенә балалары булган хатын-кызны түгел, ә үзенә кулайрак хезмәткәрне эшкә алачак. Ел саен бала карау буенча ялга ике миллионнан артык хатын-кыз китә, аларның 1 миллионнан артыгы – эшләмәүче әниләр. Күпмедер вакыттан соң (хатын-кыз мондый ялда уртача 10 ай була) аларның күбесе мәшгульлек үзәгендә булачаклар.

Теркәлгән хезмәт базарында эшче көчләргә ихтыяҗ һәм тәкъдимнең туры килмәве буш урыннар җитмәүгә, бигрәк тә хатын-кызлар өчен, бәйле. Хатын-кызлар эшсезлеге проблемасы иң кискен проблемаларның берсе булды һәм шулай булып кала да. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнарның 60 проценттан артыгын хатын-кызлар тәшкил итә. Һәр икенче эшсезнең тәрбиясендә балигъ булмаган балалары бар.

Чистай муниципаль районында халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү программасы эшсез хатын-кызларга, аеруча озак эшләмәүче, күп балалы һәм тәрбиясендә балигъ булмаган балалары булган ялгыз хатын-кызларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. 2019 елның 11 ае эчендә:

 – хезмәт базары, һөнәри белем бирү, эшкә урнаштыру белән бәйле мәсьәләләр буенча һөнәри юнәлеш һәм мәгълүмат бирүгә бәйле хезмәт күрсәтү белән 992 хатын-кыз тәэмин ителде;

– 449 хатын-кыз эшкә урнаштырылды;

– 74 хатын-кызга психологик ярдәм күрсәтелде;

– социаль җайлашу программалары буенча 71 хатын-кыз колачланды;

 – 66 хатын-кыз һөнәри белем алуга җибәрелде.

2020 елда «Хатын-кызлар мәшгульлегенә ярдәм итү – өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартлары тудыру» федераль проектын, «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында:

– өч яшькә кадәрге баланы карау буенча ялда булган;

– мәктәпкәчә яшьтәге балалары (0 яшьтән алып 6 яшькә кадәр) булган, эшләмәүче һәм эш белән тәэмин итү үзәкләренә мөрәҗәгать иткән хатын-кызларны яңадан укыту һәм квалификацияләрен күтәрүне оештыру планлаштырыла.

Мәшгульлек хезмәте органнары югарыда күрсәтелгән категорияләрдәге хатын-кызларны эш бирүчеләр заявкасы буенча да, әлеге гражданнарның үз мөрәҗәгатьләре буенча да укытуны оештырачаклар.

 Өч яшькә кадәрге баланы карау буенча ялда булган, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган эшләмәүче хатын-кызларны (6 яшькә кадәр) укыту буенча сораулар һәм тәкъдимнәр белән «Чистай шәһәре халык мәшгульлеге үзәге» ДКУсына Чистай шәһәре, К.Маркс ур., 35, адресы буенча 115, 203, 206нчы бүлмәләргә мөрәҗәгать итәргә; тел.: 8(84342)5-13-34; 5-12-68.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев