Халыклар бердәмлеге көне белән!
Бу дәүләт бәйрәме безнең барыбызга да, төрле милләт, дин вәкилләре булуыбызга карамастан, уртак тамырларыбыз һәм уртак киләчәгебез булган бердәм Россия гражданнары булуыбыз турында искә төшерә.
Чистай районы һәрвакыт милләтара татулык, үзара аңлашучанлык үрнәге булып тора. Биредә дистә еллар дәвамында төрле милләт, дин вәкилләре яши. Без дуслыкны һәм тынычлыкны саклап яшибез. Безнең борчуларыбыз да, шатлыкларыбыз да уртак, чөнки бердәмлектә – көч булуын аңлыйбыз. Халыклар бердәмлеге көне иң яхшы традицияләрне – ватанпәрвәрлек, үзара ярдәм һәм бердәмлекне ныгыту өчен лаеклы сәбәп булсын! Игелек, киң күңеллелек һәм кайгыртучанлык бәйрәменә әверелсен, туган якны һәм бөтен Россияне ныгытуда лаеклы уй-фикерләрне тормышка ашырырга ярдәм итсен.
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев