Халыкара балаларны яклау көне белән!
Хөрмәтле чистайлылар – балалар һәм өлкәннәр!
Һәр кешенең иң матур истәлекләре балачак белән бәйле. Шуңа күрә әлеге бәйрәм малайлар һәм кызларның гармонияле үсеше өчен җаваплы өлкәннәргә дә мөһим.
Балалар – безнең байлыгыбыз, киләчәгебез. Алар хакына без эшлибез һәм яшибез, планнар корабыз. Без укудагы, иҗаттагы, спорттагы уңышлары белән сөендергән талантлы балаларыбыз белән горурланабыз. Аларның күбесе конкурсларда, олимпиадаларда, фестивальләрдә районыбыз данын яклыйлар.
Үзен балалар белән эшләүгә багышлаган һәркемгә рәхмәт белдерәм. Һәр баланың мәхәббәттә яшәве, якыннарының ярдәмен, кайгыртучанлыгын тоюы мөһим.
Барыгызга да сәламәтлек, иминлек, үзара аңлашу, ә яшь чистайлыларга онытылмаслык, күңелле җәй, яңа дуслар һәм ачышлар телим!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев