Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык хәтере китапта яши

Милләтпәрвәр якташлары белән бергәләп талкышлылар игелекле гамәл башкара.

Татарстан тарихыбыз белән кызыксыну көннән-көн арта, зур күләмле тарихи әсәрләр, мәкаләләр, документаль җыентыклар барлыкка килә тора. Халкыбызның бөек тарихы җанлана, милли горурлыгыбызны уята, республикабызның суверен нигезләрен ныгыта.

Бүгенге көндә үзебез яшәгән җирлекнең рухи мирасын, халкыбыз белән бәйле вакыйгаларны, тарихи һәм дини хезмәтләрне, нәсел тамырларыбызны өйрәнү киләчәк буынга калдырыр ядкәрләрнең нәтиҗәле бер юлы булып тора. Гади генә бер татар авылының тарихына игътибар итсәк тә, көнкүреш, яшәеш кануннары, дини тәрбия күзгә ташлана. Ата-бабаларыбызның рухи мирасы, диндарлыгы аларның үзара дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыра белүе аркасында яшәгән.

Бабаларыбыз авылга нигез салыну белән үк мәчетен булдырган. Алар изге Коръән китабы белән гамәл кылганнар, хөкем йөрткәннәр. Дин кушканча яшәү кануннарын бүгенге буынга васыять иткәннәр.

Чистай районының Татар Талкышы авылы китабына хәер-фатиха алу өчен җыел ган авыл активы, мәчет картлары белән күрешү миңа да насыйп булды. Гәрчә үзем туган авылым китабын язу белән шөгыльләнсәм дә, китап язу уен эш түгел икәнен тирәнтен белсәм дә, авыл активы, мәктәбе, мәдәният йорты, китапханә кызлары көче белән җиңәрбез дип тотынган идек. Әкрен булса да, алга бара торгач, кулга тотарлык китап әвәләнеп килә үзе, Аллага шөкер! Әмма, «бара торгач бер утырдым...» дигәндәй, Татар Талкышы җыеныннан кайткач уйга калдым әле... Әнә кайдан башлана эшнең зуры. Әфәрин, талкышлылар!

Дилбегә башында да ышанычлы кеше. Чистайдагы ТР «Территориаль федераль мәҗбүри медицина иминият ләве» филиалы директоры Әхәт Ситдыйк улы Хафизов үзе тарихи китап язуның асылына төптән төшенгән, шуңа да әти-әниләренең кендек каны тамган туган җир үзе хәер-фатихасын биргәндер аңа. Инде дэ килеп шул өлкәдә шактый тәҗрибә туплаган егет, язучы Фидаил Мәҗитовка тапшырыласы эшнең ахыры хәерле булырына һич кенә дә шикләнми ул. Әнә бит, «Кызыл Ялан авылы тарихы» бүгенге көндә республикабызның гына түгел, Мисырда, Мәскәү китапханәләрендә дә урын алган.

Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов үзе килде бу иманлы чарага. Күңелләр оеп, аның тарафыннан гыйлемле булырга, сабырлыкка, юмартлыкка өйрәтә торган вәгазьләр тыңладык, имамга оеп җомга намазын укыдык. Ата-баба рухына дога кылдык. «... Авыл тарихларын язганда дин өлешенә кагылышлы язмаларның да күрсәтелә алуы үткәнебез белән горурланырга этәрә. Ата-бабаларыбызның дини мирасын, дини яшәешен онытмаска өнди. Китапларда борынгы мәчетләр белән бүгенге яңа мәчетләрнең бербөтен булып язылуы бигрәк тә куа нычлы. Дин башында торучы имамнарның тәрҗемәи хәлләрен, гомерләрен дингә багышлаучыларның язмышларын, бигрәк тә совет чорында авыр язмышлы дин мөгаллимнәренең исемнәрен искә төшерү игелекле гамәл. Киләчәктә Чистай төбәгенең башка авылларында да тарих китаплары, дин, борынгы мәчетләр, яңа гыйбәдәтханәләр төзү турында аерым китаплар чыгарырга насыйп булсын, һәр авылның шундый үз китабы булырга тиеш», – дип тәмамлады Мөхәммәт хәзрәт үз чыгышын.

Иншаалла! Изге юлда йөргән бәндәләреңә рәхмәтеңне ирештер, Раббым!

Ишек төбеннән елмаеп каршы алган авыл мулласы Равил хәзрәт Лотфуллин:

«Бердәмлектә көч, бигрәк тә ышанычлы кешеләр белән бергә тотынгач, башкарып чыгарбыз дип уйлыйм. Кулдан килгәнчә ярдәм дә итәрбез, без бик шат кына булырбыз!» – диде. «Бергә тотынып эшләсәк, җиңеп чыгарбыз, дип уйлыйм. Минем үземдә дә байтак материал бар китап битләренә кертерлек», – ди балалар бакчасы мөдире Сәкинә ханым Камалова. Татар Сарсазы авыл Советы рәисе

Сәлих Сәйдәш улы Мусинның ялкынлы чыгышы да якташларына көч өстәгәндер. Китап чыгаруда чыгымнарны каплау юлын да аңлашылырлык итеп җиткерде ул.

Бик кирәкле китап булачак бу. Авыл картлары, аксакаллар ризалыгы белән, Коръән аятьләре укып, «Хәерле сәгать тә!» дип тәкъдим ителүче әлеге китапны мин шулай дип бәяләр идем. Чөнки ул заман таләпләренә туры китерелеп язылачак. Аның авторлары бик зур һәм файдалы эш башкарып чыга алуларына һич кенә дә шигем юк.

Миңзифа Әхмәтшина, язучы, Татарстанның атказанган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев