Халитовлар йорты янында – кечкенә Ялта
Күптән түгел безнең газета битләрендә, социаль челтәрләрдә үз тормышларын чәчәкләрсез күз алдына да китерә алмаучылар турында мәкалә басылып чыкты.
Аларның күбесе йорт янындагы түр-бакчаларны чәчәккә күмеп кенә калмыйлар, ә ишегалды территориясен үз куллары белән ясалган сыннар белән бизиләр.
Без әбүнәчеләребез арасында сораштыру үткәрдек. Иң күп тавыш җыючылар арасында Халитовлар гаиләсе дә бар.
Карл Либкнехт урамы, 72нче йорт янында экскурсия үткәрергә була. Дүрт ел элек анда кечкенә Ялта барлыкка килгән. Без моннан алда язганча, анда пластик шешәләрдән пальмалар, мини-запорожец, агач бүрәнәләрдән ясалган төрле төстәге йорт һәм декоратив кое рәвешендәге чәчәклек бар.
Гадәти булмаган ишегалды фотосы Интернетка урнаштырылганнан соң, аның хуҗалары Равил һәм Язилә Халитовлар шунда ук әбүнәчеләр мәхәббәтен яуладылар һәм 110 тавыш җыйдылар. Без тавыш бирүдә җиңүчеләр белән бик теләп аралаштык, гадәти булмаган декор булдыру тарихы белән таныштык.
– Барысы да Интернетта ясалма пальмаларның фотоларын күргәннән соң башланды. Шундый ук пальманы ясарга уйладык, аның чынга охшавын бик теләдек. Башта биек булмаган Көньяк агачын ясап карарга булдык. Ул матур килеп чыккач, зурны ясарга керештек. Кәүсәне җыю өчен миңа берничә сәгать кирәк булды. Әмма яшел ботак ларны үзем генә ерып чыга алмадым. Аларны кисәргә барысы да – ирем белән балалар да, күршеләр дә, танышлар да булышты. Пластик шешәләр запасы беткәч, без аларны Казанда махсус кибеттән сатып алдык, – дип сөйли Язилә.
Иң мөһиме – башларга гына кирәк. Халитовларның идеяләре үзеннән-үзе туа. Көньяк пальмаларны агач йорт тулыландыра. Эш сөючән гаилә башлыгы бүрәнәләр табып, алардан конструкция ясый, аңа карап үзеңне Лилипутия иленә эләккәндәй хис итәсең. Бу кечкенә генә корылмада барысы да чындагыча: тәрәзәләр, ишекләр бар, түбәсе япкан, ә аларның ачык буяуларга бизәлүе шактый үзенчәлекле күренә.
1963 елгы ретро-запорожец йорт яны территориясенең төп бизәге булып тора. Машинаның елын исәпкә алсак, стажлы автомобильчеләр генә аның юллар буйлап йөргәнен хәтерлиләрдер. Әмма запорожец декор булып кына хезмәт итми, ул бүгенге көндә дә кабына. Халитовлар аңа утырып, үз урамнары буйлап кына түгел, ә шәһәргә дә еш чыгуларын яшермиләр. Өй янында басып кына торганда да, ул күршеләренең генә түгел, ә барлык узып баручыларның да игътибарын җәлеп итә.
– Хезмәтебезне мактаулары һәм бәяләүләре сөендерә. Кешеләрнең уңай хисләре күңелсез мизгелләрне бераз оныттырып торалар. Ә алар, кызганыч, булгалый. Элек пальма астында өч урынлы таган тора иде. Без аны да үзебез ясадык: каркас өчен торбалар эретеп ябыштырдык, буядык. Шул көенчә йорт янында ул бары ике ел гына торды. Күрәсең, без өйдә булмаган арада, яшьләр кич утырулар оештырганнар, алардан соң таган янында тәмәке төпчекләре, буш шешәләр һәм башка чүп-чар кала. Хәер, хәзер дә өйгә кайткач, безне кайвакыт күңелсез сюрприз көтә, күрәсең, безнең пальмаларыбыз кемгәдер комачау лыйлар, аларны йолкырга тырышалар, машинаның капотын сындыралар. Барысын да яңадан торгызырга туры килә, – диләр Халитовлар.
Әмма шуңа да карамастан, әңгәмәдәшләребез даими эзләнүдә, ишегалларын тагын да төрләндереп, бизәп торырга тырышалар.
– Бу урынга брусчатка җә яргә планлаштырабыз. Ки лә се елга ташлардан зур чәчәклек ясарга, анда күп итеп петунияләр утыртырга уйлыйбыз. Йорт тирәсендә матур булганда күңел сөенә, – дип уртак лашалар безнең белән йорт хуҗалары.
Безнең әңгәмәдәшләребез йорт яны территориясен карап кына калмыйлар, ә ишегалды участогын бизәү буенча үзләренең гадәти булмаган идеяләрен дә тормышка ашыралар. Матур чәчәкләрдән кала, анда кечкенә генә декоратив фонтан, чатыр бар, анда Халитовлар балалары яки дуслары белән кич утыралар.
Декоратив сыннар урнаштырылган, күпсанлы чәчәкләр утыртылган бик матур ишегалды Полющенков урамындагы 14нче номерлы күп фатирлы йорт янында да бар. Бу хакта телефон аша безгә күршедә яшәүче Таисия Липатова сөйләде.
Түр-бакча хуҗаларының сүзләренә караганда, күпчелек сортларның чәчәк ату чоры артта калган. Биек гладиолуслар һәм ачык-кызыл төстәге гөлчәчәкләр арасында кечкенә чәчәкләр – төрле төстәге петуния һәм таш гөлчәчәкләр күзне иркәли. Чәчәклектә декоратив сыннар да бик матур күренә. Беренче карашка, алар гипстан ясалган кебек тоела. Әмма биредә яшәүчеләр үз осталыкларының серен ачтылар: ак аккошлар рәвешендәге чүлмәкләрнең нигезе пластик шешәләрдән ясалган һәм ак буяу белән буялган. Төнбоекны тотып торучы куллар да шул ук технология буенча ясалган. Гомуми картинага саламнан курчаклар, асылмалы кәрзин һәм чәчәк контейнеры сыйфатында кулланыла торган иске ботинкалар да туры килеп тора.
Безнең районда күпме талантлы кешеләр яши. Җәй әле тәмамланмады һәм әкият почмаклары хуҗалары үтеп баручыларны сөендерүләрен дәвам итәләр. Әлбәттә, моның артында шактый зур хезмәт ята, әмма нәтиҗәсе сөендереп торгач, хезмәт тә бары рәхәтлек китерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев