Кешеләр күңеленә җылылык өләшеп
Кырык елга якын агроном булып эшләгән Фаил абый Кадыйров безнең газетабызның аерылмас дусты. Озак еллар ул газета укучыларыбызны үзенең үтемле мәкаләләре белән сөендереп торды.
Бөек Ватан революциясенең 24 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә дөньяга аваз сала Фаил абый. Газиз әтиләре сугыштан әйләнеп кайтмагач, 1946 елны әнисе белән әбисе янына Татар Баганалысы авылына күчәләр. Шунда беренче сыйныфка укырга керә ул. Әтисезлек үзен нык сиздерә: уфалла арбасы тартып, алабута ашап, кычытканлы ашка да туймыйча үсә. Яшеллек күренә башлау белән юа, кузгалак, балтырган белән туклану дисеңме... Әтисенең үлгән хәбәре килгәч, буразнага ятып елаган вакытлары бүген дә исеннән чыкмый аның. Гомер буе көтә ул әтисен, хәзер дә көтә... Җиңү көне җиткән саен йөрәге кысылып куя. Күргән авырлыклар бүгенгедәй күңелендә яңара. «Ничекләр түзде икән?» - дип газиз әнкәсен бик еш искә ала.
...Татар Баганалысында да тормыш җиңелләрдән булмый ул елларда. Әнисенең әнисе Миңнеруй әби бик таләпчән һәм кырыс була. Кич белән көтү керүгә бәләкәй Фаилне болынлыкка сыер сакларга чыгара. Караңгы төшкәнче сыер саклата. Малайның «әби керт инде» дип кычкыра-кычкыра тамагы карлыгып бетә. Шул вакытта туган авылын сагынуы тагын да көчәеп, Чулпанга юл тота. 5 километр ераклыкта урнашкан Чулпанга яланаяк йөри-йөри сукмак салып бетерә. Гаять тә тырыш, булган кешеләре белән дан тоткан туган авылы бәләкәй Фаил өчен авыр вакытта яклаучы, җылытучы, көч бирүче була...
Татар Баганалысы авылы ның җидееллык мәктәбен тәмамлагач, укуын Мөслим мәктәбендә дәвам иттерә ул. Мәктәп елларында спорт белән шөгыльләнә. 35 градуслы гыйнвар суыгында 5 километр чаңгыда йөгереп беренче урынны ала. Нәкъ шул вакытта хәрби комиссариат армиягә барырга әзерләнүчеләрне чаңгыда10 километрга ярыштыра. Аны да катнаштыралар. Биредә дә ул беренче урынны алып Диплом белән бүләкләнә. 1960 елда урта мәктәпне тәмамлагач, армия сафларына китә. Польшаның Свидница дигән шәһәрендә урнашкан зенит артиллериясе дивизиясенә эләгә ул. Наводчик итеп куялар. Озакламый аңа яхшы хезмәт иткәне өчен полк Байрагын саклауны тапшыралар.1961 елда аларның дивизиясен Мәскәү өлкәсенә кайтаралар. Фаил абыйны исә Ленинградтагы инженер батальонына урнаштыралар. Хәрби аэродромнар төзү эшләрендә катнаша ул, хезмәт елларын яратып, сагынып искә ала.
– Безнең командирларыбызга рәхмәт яусын. Ленинград шәһәрендәге эрмитаж, музейлар белән таныштырдылар. Аларны карап һәм йөреп бетерерлек түгел. Хәтта Ленинның Смольныйда урнашкан шалашында да булдык. Мондый бәхет бик сирәк кешегә эләгә. Аннары бер хезмәттәшем белән безгә аэродром төзүдә яхшы эшләгән өчен 10 көнлек ял бирделәр. Соңрак Таллин шәһәрендә хәрби аэродром төзүне дәвам иттек, – дип искә ала ул елларны Фаил абый Кадыйров.
Аннан күңелле студент еллары... Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономнар әзерләү факультетында белем ала. Төркемнәре белән бик тырыш була алар, укудагы уңышлары өчен Ульяновскига музейга барулары студент елларының матур бер хатирәсе булып саклана.
Практиканы исә үзебезнең районда «Дружба» колхозында уза. Аңа яшелчә бакчасында бригадир вазифасын йөклиләр. 25 гектар мәйданда кишер, помидор, кыяр һәм азык чөгендере игәләр. Уңыш яхшы чыга. Үзенә практика булсын дип колхоз кырындагы чәчкечләрне чәчү нормасына куя ул. Практикадан соң белем алуын дәвам итә.
Һәм менә күптән көтелгән көн! Дулкынлана-дулкынлана дүрт профессор каршында диплом яклый. Шатлыгын уртаклашып авылдагы әнисенә телеграмма суга. Сыңар канат белән үстергән бердәнбер улының шатлыгын күрү ана кеше өчен нинди зур бәхет булуын һәркем аңлыйдыр!
Дипломлы яшь белгечне Нурлат районына эшкә билгелиләр. Бераз эшләгәннән соң аны Татар Талкышы, Шахтер, Ялан, Уракчы, Тубылгы, Чаткы, Чудиновка авылларын берләштергән «Жданов» исемендәге колхозга эшкә чакырып алалар. Җиң сызганып эшкә керешә ул. Сөрү җирләре генә дә 9 мең 200 гектар тәшкил итә. Тәҗрибәсезлек, ярдәмче булмау үзен сиздерә, бик күп тырышырга туры килә аңа. Тырышлык бушка китми билгеле, алар районда туңга сөрүне беренчеләрдән булып тәмамлыйлар. Шуңа
бүләк итеп аңа өр-яңа «Урал» мотоциклы бирәләр. Шул мотоцикл белән кырдан да кайтып керми ул. Алар хуҗалыгыннан көлтәләрне сезнеке иң яхшылары дип Казан күргәзмәсенә алып китәләр. Уракчы авылында үстерелгән арпа буенча да районда беренче урынны алалар. Фаил абый Казанда агрономнар конференциясендә ел саен катнаша. Район конференциясендә чыгыш ясый. Шәһәр комитеты ның беренче секретаре Г. Г. Полющенков уңышы белән аны шәхсән үзе котлый.
Лаеклы ялга чыккач та яраткан хезмәтендә дүрт ел эшли әле ул. Колхоз рәисе авырап киткәч, рәис булып та эшләргә туры килә. Районда югары уңыш алганары өчен Казанда уңыш бәйрәмендә катнаша.
Татар Талкышы авылында ветераннар оешмасын җитәкли Фаил Фәсхетдин улы. Сабан туйларында судья итеп тә билгеләп куйганнар үзен. Үзе дә ветераннар белән бил алышкан чаклары була...
Бүгенге көндә ветеранны авыл хуҗа лы гындагы хәлләр, җитеш сез лекләр нык борчый.
– Бүген буш калган, ташланган кыр ларга карап йөрәгем әрни. Без ярты чәчкеч белән багана төпләренә хәтле чәчә идек, буш җирләр беркайчан да калдырмый идек, – ди ул үзе эшләгән еллар турында.
Нурлат районы Түбән Норлат авы лы ның бик чибәр, акыллы кызы Минния белән бик матур гаилә кора алар. Гаиләгә ямь өстенә ямь өстәп, кыз-уллары дөньяга аваз сала. Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, әти-әниләрен сөендереп, Фәнис, Илдар, Гөлнара, Фидаиль тәр тип ле, акыллы, тәүфыйклы булып үсәләр. Барысы да матур итеп гаилә коралар, балалар үстерәләр. Хәзер инде унбиш оныклары, оныкчыклары бар
Минния апа Фаил абыйның эшендә дә нык ярдәм итә. Ул хезмәт сөючән, булдыклы, һәр кешегә ярдәм кулы суза торган кеше була. Фаил абый белән бер-берсен хөрмәт итеп, аңлашып, матур яши алар. Туганнары белән аралашып, кунакларга еш йөрешә алар. Фаил абыйның әнисенең абыйсы Гайсә абыйларда Америкага Нью-Йорк штатында да бер ай кунак булалар. Борынгылар чит җирләргә чыгып гыйбрәт ал дип, белми әйтмәгәннәр шул... Америкадан туган якка кайткач, Минния апа шатлыгыннан хәтта җирне ятып үбә...
Ни кызганыч, шушы гөрләп яшәп яткан матур гаилә капкасын да кара кайгы шакый. Моннан өч ел элек Минния апа якыннарын сары сагышка салып бакыйлыкка күчкән. Бик сагына аны якыннары. Тик нихәл итмәк кирәк, Аллаһы Тәгалә язган тәкъдирдән узып булмый шул...
Бүген Фаил абый балалары, оныклары янәшәсендә кадер-хөрмәттә гомер кичерә. Мәчеткә йөри, намаз укый, илгә-көнгә, һәр кешегә тынычлык, иминлек теләп дога кыла.
– Әти-әниегезне, бер-бере гез не, туганнарыгызны хөр мәтләп, дус-тату булып яшәгез. Бар милләтләрне дә хөрмәт итегез, хөсетлек, көнчелектән сак ланыгыз, җир йөзенә иман нуры чәчеп яшәгез, – дип яшьләр күңеленә яхшылык орлыклары өләшә.
Дөнья хәлләреннән дә хәбәрдар ул, газеталар, китаплар укый, аралашырга, хәл-әхвәл белешергә ярата. Ул бервакытта да зарланмый, якты күңеле, елмаюлы йөзе белән кешеләрнең күңелен күтәрә, рухландыра. Изге уй-ниятләрегез, теләкләрегез кабул булсын, үзегез сау-сәләмәт булып, озак еллар бүгенгедәй әйләнә-тирәдәгеләргә нур чәчеп, шатландырып яшәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен сезгә, хөрмәтле Фаил абый!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев