Кешеләр бәхетенә багышланган гомер
Авыл халкы аны бик хөрмәт итә. Моның сере Суфия апа Шәрифуллинаның авылдашлары белән озак еллар аңлашып, авыл мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәвендәдер, мөгаен.
Тирәбездә күркәм кешеләр
Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Бу язмамда шушы сүзләргә туры килгән, яңа гына үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үткән авылыбызның хөрмәткә лаек кешесе Суфия Ибраһим кызы Шәрифуллина турында язып үтәсем килә.
Җәй аеның матур бер көнендә Кызыл Ялан авылында Ибраһим бабай белән Мәмдүдә әбинең төпчек балалары булып дөньяга килә ул. Сигез сыйныф белем алганнан соң Чистай педогогия училишесына укырга керә. Хезмәт юлын Исләй авылында укытучылык һөнәре белән башлап җибәрә, ләкин язмыш җиле аны Иске Романга килен итеп алып китә. Авылның иң чибәр, шаян телле, гармунчы егете Рафаил абый белән Суфия апа язмышларын мәңгелеккә бергә бәйлиләр. Менә гаилә учагын сүндермичә яшәүләренә дә илле ел гомер узып киткән. Алма кебек ике кыз бала үстереп, аларны тормыш юлына озатып, бер-берсен саклап, санлап, хөрмәт итеп алтын туйларына килеп җиткәннәр, тормыш китабын бергә туплаганнар алар. Әйе, гаилә китабының беренче өлешендә үк Суфия апаның өлкәннәргә ихтирамлыгы, хөрмәте, сабырлыгы чагыла. Каенана-каената белән тату, килен-килендәш белән уртак тел табып төп йортта яшәүләре – шушы чагылыш билгеләре. Китапның икенче өлеше кешеләрне, балаларны яратуында, кешелеклек хисен югалтмаудан гыйбарәт. Чөнки Суфия апаның хезмәт юлы бары тик балалар тәрбияләүдә, халык мәнфәгатъләрен канәгәтьләндерүдә үтте. Дистә елдан артык балалар бакчасында тәрбияче, җитәкче булып эшләде. «Ул вакытта балалар бакчасы бала-чага белән тулы, кайбер балаларга урын да булмый иде. Азык-төлекне үзебез ташыдык, транспорт юк иде», – дип искә ала ул.
Кешелеклелеген, хезмәт сөючән леген, бар эшне җиренә җиткереп башкаруын истә тотып, 1986 елда Суфия Ибраһим кызын авыл Советы рәисе итеп билгелиләр. Ике авылны җитәкләү (Исләй авылы да ул вакытта безнең карамакта) җиңелләрдән булмый. Ике авылның да яшәеше төрле, һәр кешенең үзенә бер холкы, уй-фикере дигәндәй... Шуңа да карамастан, үземнең элеккеге җитәкчем буларак, мин чын күңелдән әйтә алам, ул үз эшен намус белән башкарды, сорау, киңәш белән килгән кешеләрне хөрмәт белән кабул итте, халыкны борчыган мәсьәләләргә ачыклык кертергә, ярдәм итәргә тырышты.
Бөтен көчен авыл халкы мәнфәгать ләрен кайгыртуга, кеше бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак, эчкерсезлеге, кайгыртучан, ихлас булуы, ягымлылыгы белән кешеләр күнелен яулады ул.
Алга таба да әлеге олы йөрәкле Суфия апабызга исәнлектә, тигезлектә, шатлыкта, балалар, онык-оныкчыклар рәхәтен күреп яшәргә язсын.
Энҗе Ибраһимова, Иске Роман авылы китапханәчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев