Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кеше гомере тотылган балыктан кыйммәт!

Балык тотучыларны язгы бозның куркыныч булуы хакында кисәттеләр.

 

Кышкы балык тоту ахырына якынлаша. Камада боз астыннан балык тотучылар күп, һәркемнең сезонның соңгы көннәре белән ләззәтләнеп каласы килә.

Камада әлегә хәлләр яхшы. Боз әлегә нык, диләр ГИМС бүлеге дәүләт инспекторлары. Әмма кайбер урыннарда су түбән булганлыктан, чокырлар күренә.

– Судно ремонтлау заводы ягына барганда, дамба белән янәшәдә, бик куркыныч. Кама өстенә чыкканда, һичшиксез, аның кырыйларында чыккан суларга игътибар итәргә кирәк. Җылыту белән, язгы ташу вакытында сулыкларда бозның уалучан булуын да онытмас ка. Өстән ул кояш һәм җыелган сулар белән, ә астан су агымы белән эри, – дип аңлата ГИМС бүлегенең дәүләт инспекторы Михаил Марфин.

Мондый бозга чыгу бик куркыныч. Әгәр берәү бозга керергә батырчылык итә икән, кагыйдәләрне катгый үтәргә кирәк. Кайчан кармакларны җыеп куярга һәм сезонны ябарга соң? Әлеге хәлләрдә нәрсә эшләргә? Сулыкларда иң куркыныч урыннар кайда? Боз аркылы чыгуның нинди кагыйдәләре бар? Рейд вакытында коткаручылар балыкчылар белән шул темага әңгәмә кордылар.

Барлык балыкчылар да кисәтүләргә аңлап карадылар. Кайберләре зур теләк белән ГИМС инспекторлары белән сөйләштеләр, кече күләмле судноларны карап тоту һәм теркәү буенча консультацияләр алдылар.

Кисәтелгән, димәк, коралланган, дип саный Камил Нургатин. Балык тоту буенча стажы зур булуга карамастан, язгы бозда иминлек кагыйдәләре турында бик бирелеп тыңлады. Ул балык тоту буенча спорт төрендә шөгыльләнә, Чис тайга Яр Чаллыдан килә. Кама балыкка бик бай ди ул. Аның чагыштырырлык нәрсәсе бар, чөнки ул барлык Татарстан буенча йөри.

– Мине балык тотарга әтием өйрәтте. Шулай итеп, мин балачактан ук кулымда кармак тотам. Спорт балык тотуы буенча 7 яшьтән шөгыльләнәм. Күптән түгел әлеге шөгылем мәҗбүри дигәндәй өзелеп торды, армиядә хезмәт иттем. Бүген әлегә бернәрсә дә тотмадым. Эхолот, балык тоту өчен кирәк-яраклар бик булышалар, әмма һәрвакытта да түгел. Күп нәрсә һава торышыннан һәм бәхеттән тора, – дип сөйли Камил.

Безнең әңгәмәдәшебезнең кышкы сезоны апрель азагында төгәлләнә. Әгәр дә җылытып җибәрсә, иртәрәк тә. Билгеле, иминлек барысыннан да өстен. Ә менә төп чистайлы, пенсионер Владимир Юдин элеккечә: кыйммәтле кирәк-яраклардан һәм электр боравыннан башка да балык тота. Аның кыш көне тоткан иң зур балыгы – дүрт килолы судак. Камада ул һәр чокырны һәм сукмакны белә, төрле хәлләргә юлыкканы бар.

– Минем үземнең бервакытта да батканым булмады, әмма бәхетсезлек очрагының шаһиты булырга туры килде. Бервакыт дустым белән егетләрне су катмаган ачык урыннан тартып чыгарырга туры килде. Бәхеткә, барысы да тыныч үтте. Шуңа күрә, нинди генә стажың булса да, иминлек кагыйдәләрен үтәргә кирәк, – дип уртаклаша безнең белән Владимир Петрович. – Әгәр дә урамда плюс температура озак торса, мин сезонны тәмамлыйм. Бозның калынлыгы 1 метр булса да, ул тишекләнә башлый. Иң мөһиме – бозга кермәскә. Ике ел элек мин кышкы балык тоту сезонын 12 мартта ук япкан идем.

Быел кышкы-язгы чорда Чистайда сулыкларда күңелсез хәлләр булмады. Статистиканы бозмас өчен уяу булырга һәм иминлек кагыйдәләрен үтәргә кирәк! Нәрсә генә дисәк тә, тормыш тотылган балыктан кыйммәт!

 

Әгәр кеше боз астына төшеп китсә

Әгәр дә сезнең бавыгыз булса, аны батучы кешегә сузарга мөмкин. Кул астындагы әйберләрдән каеш, шарф, куртка яисә борау да ярый. Соңгысы исә кышын балык тотучыларның барысында да бар. Кешене судан тартып чыгарганнан соң 112 номерына шалтыратырга, коры кимнәр киендерергә кирәк, чөнки аңа бик тиз салкын тияргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев