Кеше язмышы: Клавдия Петровна Цепелеваның хезмәт юлы
Районыбызда яшәүче тыл хезмәтчәннәре турында сөйләвебезне дәвам итәбез
2026 ел Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Бу фронтта гына түгел, тылда да җиңү яулаган якташларыбызга рәхмәт әйтү өчен менә дигән вакыт. Аларның бала чагы һәм яшьлеге дәһшәтле кырыгынчы елларга туры килгән. Бүгенге героинябыз – Чистайда яшәүче Клавдия Петровна Цепелева.
Клавдия Петровна 1930 елның 6 февралендә Минзәлә районының Иске Матвеевка авылында туган. Аның әнисе Анна Феоктистовна колхозда эшләгән, аннары өйдәге хуҗалык белән шөгыльләнгән, әтисе Петр Степанович Вавилов ат караучы булган, күпсанлы күргәзмәләрдә катнашкан, сугыш елларында йөк ташучы булып эшләгән, шуңа күрә аның броне булган. Клавдиянең апасы сугыш юлларын узган.
Бөек Ватан сугышы башланганда Клавага 11 яшь була. Ә 13 яшендә, 1943 елда, мәктәпнең нибары өч сыйныфын тәмамлагач, ул эшли башлый. Почтальон булып урнаша. Кечкенә кыз өч авылны «зур җир» белән бәйләүче бердәнбер җеп була. Үлү турындагы кәгазьләрне дә таратырга туры килә…
Укый-яза белгән Клавдия авыл халкына фронтка хатлар язарга булыша. Бигрәк тә кыш көне авыр була. Өйгә кереп, язарга утыра, ә киез итекләре шул арада эреп бетә. Салкынга чыга һәм икенче йортка кадәр юеш аяк киемендә бара. Ләкин ул чагында моңа зарланмыйлар: тылдагыларга да, солдатларга ярдәм итәргә кирәк була.
Сугыш тәмамланганнан соң шулай ук почтада эшли, ләкин йорттан-йортка йөрми, ә корреспонденцияне, посылкаларны сортларга аера. Почтада 1952 елга кадәр эшли.
Клавдиянең әнисе иртә, кызына нибары 18 яшь булганда, вафат була. Клава эшчән һәм бик сөйкемле кыз була. Аны димләп Чистай районы кешесе Иван Цепелевка кияүгә бирәләр. 1952 елда яшь Цепелевлар гаиләсе Чистай шәһәренә күченә. 1953 елда ир белән хатынның беренче уллары Володя, ә 1960 елда кызлары Татьяна туа.
1956 елда Клавдия Петровна легендар сәгать заводына эшкә урнаша, 13нче цехта бораулаучы булып эшли һәм шуннан 1985 елда лаеклы ялга чыга. Лаеклы ялга чыкканчы берничә ел алдан Клавдия Петровна югары осталыкка ирешә: аның карамагында инде өч станок-автомат була.
Клавдия Петровна Чистай сәгать заводы ветераны, хезмәт ветераны. Мактау грамоталары һәм намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Аның фотосы цех һәм заводның мактау тактасын бизәп торган. Аның бүләкләре арасында – «В.И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан фидакарь хезмәт өчен» медале һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей медальләре бар.
Хәзер Клавдия Петровна кызы Татьяна белән яши. Аның өч оныгы һәм биш оныкчыгы бар. Элек ул бакчада эшләргә, чәчәкләр үстерергә һәм бәйләргә яраткан. Ул гомере буе намуслы хезмәт иткән. Үзенең көндәлек хезмәте белән Бөек Җиңүне якынайткан, кече ватанының һәм бөтен иленең иминлегенә үз өлешен керткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев