Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кемгә нинди түләүләр түләнергә тиеш

Гүзәл Каюмова хезмәт ветераннарына түләүләр, аз керемле гаиләләргә ташламалар турында сөйли

«Чистай-информ» социаль челтәрендә үткән туры эфирның спикеры ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гүзәл Каюмова булды.

Башта ул 2022 елда республика матди ярдәм үзәгенең 43нче номерлы бүлеге эше турында сөйләде.

 

БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ТҮЛӘҮЛӘР ҺӘМ ТАШЛАМАЛАР

 

– Социаль ярдәм чаралары системасы өстенлекле булып кала. Узган ел муниципаль районның 3 553 гражданына түләүләр билгеләнгән иде. Гомуми сумма 255,396 миллион сум тәшкил итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2018 елдан РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, беренче бала тугач социаль ярдәмнең яңа чарасы кертелде. 2022 елда әлеге түләүне алыр өчен 558 хатын-кыз мөрәҗәгать итте. 69 миллион сум түләнде, – дип хәбәр итә Гүзәл Рәфыйк кызы.

Гаиләдә беренче бала тугач, хәзер авыл җирлегендә яшәүче 25 яшькә кадәрге хатын-кызлар түләүләр ала ала. Мондый карарны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кабул итте.

– Беренче бала тугач бер тапкыр бирелә торган түләү 50 мең сум тәшкил итә. Шушы ярдәмне алу өчен безгә 33 гаилә мөрәҗәгать итте. 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга өченче һәм аннан соңгы балалары туганда 100 мең сум күләмендә түләү каралган. Узган ел аны 9 гаилә алды, – дип аңлата Гүзәл Каюмова.

Социаль ярдәм чаралары 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнүче гаиләләргә тиеш. Ләкин монда үз нечкәлекләре бар. Бер гаилә әгъзасына керем яшәү минимумыннан азрак булырга тиеш. Бу түләүне 2022 елда Чистай районында 1245 кеше алды, гомуми сумма 154,488 миллион сум тәшкил итте. Өч яшькә кадәрге балаларга дарулар сатып алу өчен электрон сертификатлар бирелергә тиеш. Хисап чорында 609 шундый сертификат бирелде. Быел 629 кеше электрон сертификатлар сорап мөрәҗәгать итте.

Яңалыклар да бар. Социаль фонд оешуга бәйле рәвештә 2023 елдан башлап беренче балага, 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга түләүләр һәм 16 яшькә кадәрге балаларга ай саен бирелә торган пособиеләр социаль фонд тарафыннан исәпләнә. Әмма 2022 елның декабренә кадәр гариза биргән яки аларны алучы гражданнар бу түләүләрне социаль яклау органнары аша алуларын дәвам итәләр.

 

ҮЗМӘШГУЛЬЛӘР, ПЕНСИОНЕРЛАР ҺӘМ БЮДЖЕТ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ ӨЧЕН СОЦИАЛЬ ЯРДӘМ

 

– Социаль яклау бүлеге тарафыннан турыдан-туры күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренә игътибар итәсем килә. Шуларның иң әһәмиятлесе – пенсионерларга һәм бюджет тармагы хезмәткәрләренә санатор-курорт дәвалануга юлламалар бирү. Узган ел 101 юллама бирелде, шуларның 21е – мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау өлкәләрендә эшләүчеләргә. Шулай ук пилот проекты гамәлгә ашырылды, без социаль хезмәт күрсәтү, яшьләр сәясәте, спорт тармагы хезмәткәрләренә 25 мең сум күләмендә сәламәтләнүгә электрон сертификатлар бирдек, – ди Гүзәл Рәфыйк кызы.

Социаль контракт ниге­зендә 43нче номерлы бүлек гражданнарның төрле катего­рияләренә таныклык бирү белән шөгыльләнә.

– Узган ел социаль контракт кысаларында 145 кеше дәүләт социаль ярдәме сорап мөрәҗәгать итте. Аларга 15,698 миллион сум күләмендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтелде.

Дәүләт социаль ярдәме бер­ничә юнәлеш буенча күрсәтелә. Беренчесе – эшкә урнаштыру. Мәсәлән, мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы яки эштән киткән һәм яңа урынга урнашырга ниятләүче граждан белән социаль контракт төзелә. Эшкә урнашкан очракта, 4 ай дәвамында аңа 13,319 мең сум күләмендә акча түләнә.

Икенче юнәлеш – аз керемле гражданнар. Әгәр гражданин үз эшен ачарга яки социаль контракт кысаларында үзмәшгульлек оештырырга тели икән, аңа 350 мең сумга кадәр акча түләнә.

Дәүләт социаль ярдәме шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга да бүлеп бирелә. Мөрәҗәгать итүчегә бер тапкыр 200 мең сумга кадәр акча түләнә.

Бу түләүләрнең барысы да кереме яшәү минимумыннан түбән булган гражданнарга бирелә. Социаль контракт төзелгән очракта, белгечләр гражданинның милек белән тәэмин ителеш дәрәҗәсен өйрәнәләр. Тулырак мәгълүмат алу өчен 5-55-73, 5-12-06 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

ТУРЫ ЭФИР ВАКЫТЫНДА ЧИСТАЙЛЫЛАРДАН СОРАУЛАР КЕРДЕ

Беренчесе дәүләт бүләкләре өчен ташламалар белән бәйле иде.

– Бер мәкаләдә хезмәт ветеранына социаль түләүләр (ташламалар) керемне исәпкә алмыйча бирелә дип язылган иде. Эш шунда, Россия Федерациясе дәүләт бүләген алганнан соң, социаль яклау бүлегендә ташламалар билгеләүдән баш тарттылар. Безнең респуб­ликада аларны бары тик рес­публика бүләге буенча гына алырга мөмкин диләр. Бу шулаймы?

– 2016 елдан законнарга үзгәрешләр кертелде. Россия бүләген алган хезмәт ветераннары керемнәре турында мәгълүмат бирергә тиеш. Бүгенге көндә ул аена 20 мең сумнан артмаска тиеш. Шулай ук без милек белән тәэмин ителеш дәрәҗәсен карыйбыз. Элек хезмәт ветераны таныклыгын дәүләт бүләкләре нигезендә биргәннәр, хәзер бу таныклык­ларны бирмибез.

Әгәр гражданин Татарстан Республикасы дәүләт бүләгенә ия булса, ул кеременә карамас­тан, социаль ярдәм чараларыннан файдалана ала. Әлеге бүләк белән пенсия яшенә җиткәч республика матди ярдәм үзәгенең 43нче номерлы бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Социаль ярдәм чаралары керемгә карамастан билгеләнәчәк.

– Аз керемле булмаган күп балалы гаилә нинди ташламаларга өметләнә ала?

– «Адреслы социаль яр­дәм турында»гы ТР законы нигезендә, барлык күп балалы гаиләләр коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә 30 процент субсидия-ташлама, белем бирү учреждениеләрендә укучы балаларына 354 сум күләмендә автобуста йөрүгә субсидия алырга хокуклы. Шулай ук 7 яшькә кадәрге балаларга дару препаратларына субсидия тиеш. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бездә өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләнүче гаилә күп балалы дип санала.

– Пенсионерларга сана­торияләргә бушлай юлламалар нинди ешлыкта бирелә? Алар кемгә беренче чиратта тиеш?

– Башта без милек белән тәэмин ителеш дәрәҗәсен карыйбыз. Пенсионерның милкендә булган торак мәйданы 40 квадрат метрдан, ялгыз яшәүче пенсионерларның 80 квадрат метрдан артмаска тиеш.

Шулай ук керемнәре яшәү минимумының 400 процентыннан артмаган пенсионерларга бушлай юлламалар бирелә. Бүгенге көндә ул 10,586 мең сум тәшкил итә. Ягъни пенсионерның кереме 42,032 мең сумнан артмаса, ул әлеге ташламага дәгъва итә ала. Юлламалар чират буенча бирелә. Мобилизацияләнгән гражданнарның ата-аналарына беренче чиратта өстенлек бирелә, әгәр алар югарыда санап үтелгән барлык критерийлар буенча туры килсәләр.

 

Сүз уңаеннан

Бүгенге көндә эшкә яраклы халык өчен яшәү минимумы 13,319 мең сум тәшкил итә.

 

Мөһим

Барлык түләүләр һәм ташламалар салым бурычы булмаган гражданнарга билгеләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев