Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Күңелле, дәртле, яшьләрчә!

Скарятин бакчасы барлык чистайлыларны яшьлек бәйрәмендә берләштерде.

Бәйрәм бик күңелле, дәртле, яшьләрчә башланып китте. Үз машиналарында көчле музыка тыңларга яратучы шоферлар сабвуферларының яңгыравын күрсәттеләр. Яшьләр көчле децибеллар астында биеделәр, ә жюри сабвуферларның яңгыравыклыгын һәм сыйфатын гына түгел, ә машиналарның тюнингын да бәяләде. Сәхнә янында да алма төшәрлек тә урын юк иде. Яхшы формада булырга теләүчеләр өчен Зумба фитнес-дәресе үткәрделәр.

Парк территориясендә интерактив мәйданчыклар эшләде, мастер-класслар узды. Төп чара җирле артистлар чыгышыннан башланды.

Чистайлылар өчен үзенең видео котлавын ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов җибәрде. Аңа район башлыгы Дмитрий Иванов һәм яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Дамир Хәсәнов кушылдылар. Алар актив яшьләрне, волонтерларны грамоталар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

– Безнең кечкенә генә шәһәребездә спортчылар, дөнья чемпионнары, халыкара класслы спорт мастерлары яши. Мәдәнияттә дә креатив яшьләребез күп. Күрегезчә, алар бүген нинди заманча, лаеклы чыгышлар әзерләгәннәр. «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә безнең шәһәр данын күпсанлы команда яклады. Барлык беренче урыннарны диярлек без алдык! Бүген, санлы фән гасырында, безнең эшләүче яшьләребез яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Алар эшли торган предприятиеләр эшләнмәләр белән дөнья дәрәҗәсенә чыктылар. Һәм боларның барысын да безнең яшьләребез эшли, – дип горурланып билгеләп үтте Дмитрий Алексеевич. – Сезне бәйрәм белән котлыйм! Тормыштан иң яхшысын алыгыз. Иҗат итегез! Сез барысын да эшли алачаксыз!

Концертта чистайлылар дәртләнеп биеделәр. Бәйрәмдә җирле артистлар да чыгыш ясадылар, алар популяр һәм дәртле җырлар башкардылар. Ә кичәнең төп кунагы хитмейкер Hensy булды. Шәһәрлеләр җырладылар, биеделәр һәм күңелле бәйрәм иттеләр. Бәйрәм күбек шоусы һәм салют белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев