Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кефирда окрошка

Җәйге эссе көннәрдә җиңелчә һәм тиз әзерләнә торган ризык ашыйсы килә. Окрошка эссе җәйге көннәрдә гаилә өчен менә дигән төшке яки кичке аш булачак. Сезгә кефирда окрошка рецептын тәкъдим итәбез.

Аны әзерләү өчен 1 литр кефир, 1 стакан (200 мл) су, 3-4 данә бәрәңге, 200-300 грамм кыяр, 3-4 данә йомырка, 200 грамм казылык, яшел тәмләткечләр (суган, укроп, петрушка) һәм тоз кирәк булачак.

Бәрәңге һәм йомырканы алдан пешереп куярга кирәк. Бәрәңге, суган, кыяр һәм казылыкны шакмаклар турыйбыз. Аларга яшел тәмләткечләр өстибез. Барлык ингредиентларны бутыйбыз һәм өстенә кефир салабыз. Кефир куе булса, аны су белән сыеклатабыз. Кирәгенчә тоз өстибез.

Окрошканы суыткычта 15-20 минут тотабыз һәм салкын ашны өстәлгә чыгарабыз. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев