Кече Талкыш: биредә нәрсә бар һәм нәрсә җитми
«Биредә эшләргә кирәк», «үзең өчен генә яшәү» мөмкин түгел. Авылда ни өчен көчлеләр генә кала
Әлеге авылны ни өчен Талкыш дип атаулары билгесез, әмма Кече дигәннәрен беләләр: бирегә Талкыш елгасының тар участогы туры килә. Ә торак пунктның исеме елгадан килеп чыккан очраклар (киресенчә түгел) дөрестән дә, еш очрый. Җыелган эзләнү мәгълүматлары буенча XVIII гасырда ук биредә йөздән артык йорт булган.
XIX гасыр азагында крестьяннар акчасына зур кирпеч чиркәү һәм земство управасының иркен ике катлы бинасы төзелә, димәк, начар яшәгәннәр дип әйтеп булмый. «Кирпечне үзләре җитештергәннәр. Измәне күкәйдән һәм алебастрдан ясаганнар» — авыл елъязмасында шундый сүзләр бар. Әлеге биналар безнең көннәргә кадәр сакланган.
Биредә икмәк үстергәннәр, терлек асраганнар, мәк һәм киндер мае җитештергәннәр, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр. Аннары мәҗбүри коллективлаштыру һәм хуҗалыкларны эреләндерү эшләре башкарылган. Күпмедер өлеше уңышлы да килеп чыккан, әмма мондый ысулдан авыл хуҗалыгы продукциясе шәһәрнекенә караганда арзанрак бәяләнгән. Авыл шәһәрдән түбәнрәк саналган (1970 елларда крестьяннарга паспортлар бирелмәвен искә төшерү дә җитә). Якын-тирәдә зур төзелешләр башлангач, (Яр Чаллы, Түбән Кама) яшьләр эшкә шунда китә башлый, чөнки анда фатирларны тиз алу мөмкинлеге була.
Ераккарак та китәләр. Кече Талкышның иң өлкән кешеләренең берсе Таисия Никитична Валдавина (20 апрельдә аңа 85 яшь тула) ничек итеп аның кыз туганы Төркмәнстанга, аннары Кырымга китүе турында сөйләде. Төркмәнстанда бик эссе була, «барысы да пешәләр», ә Кырымда аларга ошый.
— Миңа туганым Настя яза: «Таися, без менә йорт сатып алдык, аның янәшәсендә яхшы, зур йорт сатыла. Килегез, сезгә дә сатып алырбыз, бергә янәшә яшәрбез. Ә аңа каршы: „Акылдан яздыңмы әллә? Мин ничек итеп биредән китим?“ — дип җавап биргәнен искә төшерә Таисия Никитична. Бер гаиләдә дә балалар төрле яшәү урыннарын сайлыйлар шул.
Март азагында РФ хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин авыл территорияләрен үстерүнең комплекслы программасын „катгый үтәргә“: мәктәпләр, ФАПлар, клублар төзергә, авылда яшәү сыйфатын күтәрергә һәм „кадрларны яшәртү“ мәсьәләсен хәл итәргә вәгъдә итте. Чөнки авыл хуҗалыгында эшчеләр җитешми, аларның 350 меңе 75 яшьтән өлкәнрәкләр…
Шулай итеп, Кече Талкыш — бөтен уңайлыклары булган авыл. Гомумән алганда, биредә барысы да бар: электр, су, газ, кәрәзле элемтә (кайбер операторлар тотмый билгеле), өйләрдә — заманча мохит, барлык уңайлыклар тудырылган, авылда икәнеңне дә онытасың. Авыл Чистай — Түбән Кама трассасы янәшәсендә урнашкан. Балалар бакчасы, мәктәп юк, әмма микроавтобус һәр көнне балаларны Александровка авылына укырга йөртә. Ә күрше Исләй авылыннан Чистайга хәтле йөртәләр. Димәк, әлеге мәсьәлә буенча борчылырлык урын юк.
Барыбер авыл халкы азая, дөресен әйткәндә, яшьләр авылда калмый. 2025 елның 1 гыйнварына Кече Талкышта даими 108 кеше исәпләнгән булса, шуларның бишесе мәктәп укучылары, бишесе балалар бакчасына йөрүчеләр.
Җирле үзидарә башлыгы Григорий Николаевич Федотов сөйли:
— Мин биредә авыл җирлеге башлыгы булып 2010 елдан бирле эшлим. Элеккеге эш урыным — Эчке эшләр министрлыгы, мин участковый булып хезмәт иттем. Биредә минем әби-бабаларым яшәгән. Халыкның китүе минем күз алдымда булды. Ул 90нчы елларга караганда иртәрәк башланган иде. 60нчы елларны алыйк. Ул вакытта коллективлаштыру, хуҗалыкларны эреләндерү эшләре барды. Безнең округта эреләндерү белән бәйле рәвештә күп кенә торак пунктлар юкка чыкты. Кече авылларны эреләре белән берләштергәч, кечеләре бөтенләй югалып калды.
Билгеле, даими торучылардан тыш биредә дача тотучылар да, үзләре киткәч тә авыл белән элемтәдә торучылар, өмәләргә кайтучылар бар. Кече Талкышта Изге Троица чиркәвен төзекләндерүдә ярдәм иткән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Олег Юрьевич Николаев шулай ук тумышы белән бу яклардан. Ул искә төшерә:
— Мин 1971 елда туганмын. Минем әнием биредә үскән, җәен безне бирегә каникулга кайтаралар иде. Авыл ул вакытта зуррак, күпергә хәтле сузылган иде. Без биредә коена идек, агачтан елгага сикергәнебез исемдә. Үсә төшкәч тә әбигә кунакка кайта идек, биредә зур клуб эшләп торды, яшьләр бик күп иде. Троицага һәрвакыт кайта идек, хәзер үзебезнең балаларыбыз белән кайтабыз, зиратка барабыз. Чиркәү элек ябык иде. Мин аның кайчан ачылганын да белмим. Очраклы гына үтеп бара идек, карыйбыз чиркәү ачык, кердек, анда Герман атакай. Гыйбадәт бара. Мин аңардан ярдәм кирәкмиме дип сорадым. Шулай итеп без чиркәүне төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнә башладык. Шуңа күрә хәзер бервакытта да кермичә китмим, шәмнәр куям, атакай Германны кочаклыйм. Чиркәү борынгы инде. Россиядә мондый проекттагы һәм мондый гармониядәге чиркәүләр икәү генә: бездә һәм Петербургта.
Кече Талкыштагы чиркәү, чыннан да, бик пропорциональ, уңышлы итеп көйләнгән. Аның янәшәсендә — чүкеп ясалган рәшәткә һәм тумбалар белән сакланып калган койма. Григорий Николаевич Федотов сүзләре буенча, элек бу тумбаларда пыяла шарлар торган, аның эчендә яктырткычлар кабызганнар. Бу бик матур булгандыр. Моны яңадан да ясап була торгандыр дип уйлыйм.
Федотовны авыл тарихының аз өйрәнелүе нык борчый. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышына авылдан фронтка 261 кеше киткән, шуларның 171е — өчтән ике өлеше кире әйләнеп кайтмаган. Аларның исемнәрен бик авырлык белән генә ачыклаганнар. Хәтта авылда туып үскән Советлар Союзы Герое Александр Петрович Кулясов турында да бик аз беләләр. Шәһәребездәге бер урамы исеме дә Кулясов дип аталуы очраклы гына түгелдер. Чөнки әлеге урам үзәктән Түбән Кама трассасы ягына, димәк, Кече Талкыш ягына таба сузылган…
Яшьләрне ни кызыксындырганын белү өчен авыл яшьләре белән сөйләшү кызыклы һәм файдалы булды. Җавап бердәм: эш кирәк. Әмма билгеле инде, үзеңнең транспортың булу кирәк. Әйе, балаларны мәктәпкә микроавтобус, ә агроферма эшчеләрен вахта йөртә. Әмма авылда кибет юк, атнасына ике тапкыр яңа пешкән ипи китерәләр Азык-төлек алып кайтырга да, мәдәни тормышны көйләргә дә, Чистайга эшкә йөрергә дә, күрше авылдан балалар бакчасыннан балаларны алып кайту өчен дә, башка кирәк-яраклар өчен дә шәхси автомобиль булу кирәк. Аңардан башка авылда яшәп булмый. Билгеле инде, „әле әнә Казанда шәһәр читеннән үзәккә барып җитү өчен күпме вакыт сарыф итәргә кирәк“ дип әйтергә мөмкин. Әйе, бу дөрес, әмма сез җәмәгать транспортын тәэмин итмисез ләбаса, үз транспортыгыз өчен үзегез җавап бирәсез.
Һәм билгеле инде, эш мәсьәләсе. Тәрбияче Резеда Зәйнетдин кызы Сафиуллина Кече Талкышка „күптән эш булмаган“ Исләй авылыннан килеп йөри. Ул курслар үткән һәм Талкыш балалар бакчасын япмасыннар өчен анда эшкә урнашкан. Чөнки бирегә аның ике улы йөргән, хәзер төпчеге йөри (аларны да үзенә йөртергә туры килгән). Бирегә күпме хезмәт кергән, үзләре яхшы ремонт ясаганнар.
Шуңа күрә дә әгәр шундый яхшы балалар бакчасын япсалар, бик кызганыч булачак, ә мародерлар барлык нәрсәне ташып, бозып бетерәчәкләр (Резеда үз күзләре белән бу хәлне күрше Урта Талкыш авылында күргән). Аңа авылда яшәве бик ошый. Ул үз өендә үзен хуҗа итеп сизә, биредә кемгәдер яраклашып торырга кирәкми инде. Теләдең — чәчәкләр утырттың, теләдең — тавыклар асрый башладың. Мөстәкыйльлек хисе авылда яшәүчеләр өчен иң мөһиме.
Балалар бакчасы мөдире Светлана Юрьевна Шәрипова Кече Талкышта туып үскән. Ул Чистай педагогия училищесын тәмамлаган, башта тәрбияче булып эшләгән. Аның тормыш иптәше Илшат Шәриповның янәшәдә генә гаилә фермасы бар. Бертуган Шәриповларның әтиләре ферма оештырып, Чистайдан авылга күченә, булышырга дип улларын да алып килә. Хәзер алар атлар, сыерлар, сарыклар үрчетәләр. Биредә сарык ите дә табып була (аны хәзер Чистайда табулары җиңел түгел).
— Узып баручылар кайчакта туктап, сезнең сыерларны, атларны карыйк әле дип сорыйлар, — ди Светлана. — Кайбер шәһәрлеләрнең сыерларны рәсемнәрдә генә күргәннәре бар ләбаса.
Һәм бу ниндидер зуррак нәрсә өчен тагын бер мөмкинлек, аның каравы, Чистай халкы, нигездә, сыерларны рәсемдә генә күргәннәр рәтендә булмаса да, безнең шәһәрдә, мәсәлән, атлар белән аралашу җитми.
Кече Талкышның тагын бер мөһим урыны — хатын-кызлар монастыре. Бу XIX гасыр ахырындагы земство управасы бинасы, соңыннан ул мәктәпкә әйләнә, аннары җимерелүгә дучар була һәм аны сүтеп ташларга уйлыйлар (сүтү, торгызуга
08:58
һәм ниндидер файдалы әйбергә әйләндерүгә караганда, һәрвакыт җиңелрәк тоела), ләкин ул капиталь ремонтлана һәм хатын-кызларны сыендыру урыны булып китә, гәрчә күпләр аны хатын-кызлар монастыре дип санаса да. Ләкин монахинялар һәм игуменьялар килмичә торып, бу бина монастырь булып санала алмый. Аның каравы, ул монастырь башлыгы фатихасы белән, катлаулы тормыш хәлендә калган, шул исәптән кечкенә балалары булган хатын-кызларга сыену урыны бирә ала. Биредә уңайлыклар тудырылган: тыйнак җиһазландырылган кечерәк бүлмәләр, кайнар су өчен казан, җылы идән. Ләкин бу кунакханә түгел, монда яшәсәң, эшләргә туры киләчәк.
„Мөстәкыйльлек“ һәм „монда эшләргә кирәк“ — авылда барысы да шул сүзләргә терәлә. Таисия Никитична Валдавинага тиздән 85 яшь тула, ул шул яшькә кадәр диярлек келәмнәр, япмалар, тастымаллар бәйләгән. Ничек кияүгә чыкканын искә төшерә:
— Туйга сөлгеләр чиктем. Минем егерме ике сөлгем бар иде, барысы да челтәрле иде. Барысын да кияү кунакларына өләштем. Ә хәзер моны кем эшләячәк?
Аларның ак һәм соры куяннары да булган, аларның мамыгыннан кыекчалар (өчпочмаклы шәлләр) бәйләгәннәр. Ә хәзер бәйләгән әйберләрен ул Төмәннән кайткан оныкчыкларына бүләк итә. Кече Талкыш авылында Таисия Никитичнаның улы яши, аның сыер, дуңгыз көтүе бар, шул ук вакытта ул агрофермада да эшли. Монда ук аның бер ир туганы яши, икенчесе Төркмәнстанда хезмәт иткән, шунда өйләнгән һәм калган, ләкин картлык көнендә туган ягына — Талкышка кайткан.
Николай Дмитриевич Сурков тумышы белән Александровка авылыннан, Талкышка моннан егерме биш ел элек күчеп килгән. Ул барысын да эшли белә кебек. Яшь чагында машина йөртүче, шахта төзүче булган, аннары бай кешеләргә йортлар төзегән. Җәен яшелчә бакчасы, кышын балык тоту белән шөгыльләнә, шулай ук тал чыбыгыннан кәрзиннәр үрә.
— Бу эшкә ападан өйрәндем. Ул аена йөзәр кәрзин үрә иде, бер кәрзин 60 тиен тора иде, — дип аңлата ул. — 60 сум акча эшләү өчен 100 кәрзин үрергә кирәк иде. Без булыша идек.
Аның өе тирәсендә дә читән тора, әмма ул чикләвек агачыннан үрелгән.
Авылда яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә дигән сорауга Николай Дмитриевич болай дип җавап бирде:
— Тормышның мәгънәсе нәрсәдә? Әйбәт яшәүдә. Кыш көне эш юк — машинага утырам да, күпер янына китәм, төшкә кадәр шунда торам. Саф һавада балык тотам. Ә язын бакча эшләре — бәрәңге, чөгендер, суган, кишер утырту башлана, кышын ашарга ризык булсын өчен утыртырга, үстерергә кирәк. Һәрвакыт хезмәттә мин. Кышкылыкка тал чыбыклары әзерлим — утырасың да кәрзин үрәсең, үргән арада вакыт та үтә. Үзем үрәм, бер уңайдан телевизор да карыйм.
Николай Дмитриевич кәрзиннәрне сата да, бүләк тә итә. Гөмбә җыярга үрелгән кәрзин белән йөрергә кирәк, пластмассада алар карала.
— Гомумән, кәрзиннәрдә барысы да яхшы саклана, мин суганны идән астында кәрзиннәрдә саклыйм, әйтерсең лә кичә түтәлдән алган кебек, — дип билгеләп үтә ул.
Тагын бер шөгыле — сыерчык оялары. Аның йорты тирәсендә алар күп һәм язын барысына да кошлар оялый. Ә сыерчыклар, үз чиратында, яшелчә корткычларына каршы көрәштә ярдәм итәләр.
Урман кура җиләге, чикләвек, балык — үзең җыйган яки тоткан бөтен нәрсә, читтән китерелгәнгә караганда, тәмлерәк тоела һәм еш кына чыннан да файдалырак. Каен гөмбәсен авыл үзәгендәге чиркәү тирәсендәге каенлыкта ук җыярга була. Монда килгән кешеләр, бигрәк тә күчеп килүчеләр — тынычлыкның, саф һаваның, шушы җирдә нәрсәдер эшли ала алуның кыйммәтен беләләр.
— Әлбәттә, монда күп нәрсәне белергә кирәк, — ди Сурков. Һәм, мөгаен, күп нәрсәне белә торган кешеләр торган саен азрак кала.
Кече Талкыш чиркәвендә инде 21 ел хезмәт итүче Герман атакай монда түгел, ә Чулман аръягында үскән.
— Без ничек яшәдек? Ничек исән калдык? — дип искә ала ул 50нче елларны. — Балалар яз буе суган, кузгалак ашый иделәр. Ипи белән сөттән башка нәрсә ашаганымны да хәтерләмим. Ачлы-туклы йөрсәк тә күңелле иде. Хәзер, әлбәттә, авылда тормыш яхшы, ашарга нәрсә телисең, шул бар. Терлек асраучыларның табынында ите дә, йомыркасы да, сөте дә бар — барысы да үзләренеке. Яшәү җиңелрәк, уңайлыклар барлыкка килде, юллар төзелә. Тик менә шатлык кына азрак.
— Мин сезгә бер генә нәрсәне әйтәм, — ди Герман атакай, — һәм сез моны исегездә тотыгыз: Аллаһыдан башка берни дә барып чыкмаячак. Ә кешеләрнең хәзер Аллаһка ихтыяҗы калмады.
Православие рухание күтәргән проблеманы тәрбияче Резеда Сафиуллина да балаларның азаюы турында сөйләгәндә күздә тота бугай:
— Яшьләрнең мөнәсәбәте нинди? Яшәрлек бернәрсәң дә юк икән — бала тапма. Хәер, хәзер моның өчен акча да түлиләр. Әгәр кеше бала табарга тели икән — ул акчасыз да бала табачак. Ә хәзер мөнәсәбәт „үзебез өчен яшибез“. Бу нинди мөнәсәбәт? Тырнак буяп, күкрәкләрне зурайтумы?
Димәк, шулай килеп чыга, авылга үзләрен тынычрак, ышанычлырак, мөстәкыйльрәк хис итү өчен күчсәләр дә, „үзебез өчен яшибез“ дигән уй белән монда берни дә эшләп булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев