Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кече күләмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәге бүлекчәсендә сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерделәр

...

Күптән көтелгән суыклар башланды. Озакламый сулыклар беренче һәм гаять куркыныч боз белән капланачак. Боз торганда фаҗигаләр булмасын өчен, Кече күләмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәгенең Чистай бүлекчәсе белгечләре район халкына һәм кунакларына тормыш өчен мөһим булган кагыйдәләрне үтәргә киңәш итәләр.
– Гомерегезне куркыныч астына куяргамы яки сулыкларда үз-үзегезне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргәме – монысын үзегез сайлыйсыз, – дип мөрәҗәгать итә чистайлыларга Кече күләмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәгенең җирле инспекторлык бүлеге җитәкчесе, өлкән дәүләт инспекторы Михаил Марфин. – Сулыклардагы боз куркыныч тудыра. Бу аеруча куркыныч тудыручы зона һәм тотрыклы каты салкыннар башланганчы ул бик мәкерле.

Ул төп кагыйдәләрне искә төшерде:
* Иң мөһиме – ихтыяҗ булмаганда боз өстенә чыкмагыз.

* 7 сантиметр калынлыктан ким булмаган, яшькелт төстәге үтә күренмәле боз гына нык, ышанычлы була.

* Кар, яңгыр яуганда, шулай ук тәүлекнең караңгы вакытында бозга чыгарга ярамый.
* Шуны истә тотарга кирәк: боз коры җир белән тыгыз тоташмый. Ярдан төшкәндә сак булырга кирәк.
* Ярдан боз өстенә чаңгыда һәм чанада шуып төшәргә ярамый.
* Боз өстенә чыгарга туры килсә, салынган сукмаклардан гына йөрегез. Алар булмаганда бозның ныклыгын таяк белән тикшерегез. Бозның катылыгын аяк белән тибеп тикшерергә һич ярамый.
* Чаңгыда йөргәндә салынган чаңгы юлыннан файдаланыгыз. Әгәр ул юк икән, чаңгы беркетүләрен ычкындырыгыз һәм чаңгы таякларының элмәкләрен кул чугыннан алыгыз.
* Әгәр рюкзагыгыз бар икән, аны бер иңсәгә генә элегез, бу көтелмәгән боз астына төшеп китү очрагында йөктән җиңел арынырга мөмкинлек бирәчәк.
Исегездә тотыгыз: боз бик сирәк кинәт ярыла. Гадәттә, ул башта чатный. Ул чагында шуышкан адымнар белән тизрәк үз эзегез белән кире әйләнеп кайтыгыз.
Уяу булыгыз! Кышкы боз өзлексез салкын көннәр урнашканнан соң гына чын-чынлап нык була.
Шулай ук өлкән дәүләт инспектор боз астына төшеп киткән зыян күрүчегә ярдәм күрсәтү тәртибе турында искә төшерде.
* Озын таяк, такта, колга яисә бау белән коралланыгыз. Шарфларны, каешларны яки киемнәрне бергә бәйләргә була. Кулларыгызны киң җәеп, бик сак кына шуышып барыгыз. Зыян күрүчегә кычкырып, аңа ярдәмгә килүегезне хәбәр итегез – бу аңа көч һәм ышаныч бирәчәк. Әгәр сез үзегез генә булмасагыз, боз өстенә ятарга һәм бер-берегез артыннан хәрәкәт итәргә кирәк, – дип киңәш итә белгеч.
Терәк мәйданын арттыру һәм шуышу өчен астыгызга чаңгы, фанера яки такта салырга кирәк.
Зыян күрүчегә 3-4 метрдан бау, колга, такта, шарф яки башка теләсә нинди кул астындагы чараны ыргытырга кирәк.
Зыян күрүчегә кул бирү куркынычсыз түгел, коткаручы шулай ук боз аснына төшәргә мөмкин. Зыян күрүчене саклык белән генә боз өстенә өстерәп чыгарырга һәм аның белән бергә шуышып куркыныч зонадан чыгарга кирәк.
– Зыян күрүчене җылы (җылытыла торган) бинага илтергә кирәк. Бөтен киемнәрен салып сыгарга, мөмкинлек булса, коры киемнәр бирергә. 112 телефоны буенча ашыгыч ярдәм чакыртыгыз. Бу кагыйдәләрне үтәгез – кеше гомере сезнең гамәлләрегезгә бәйле булырга мөмкин! – дип мөрәҗәгать итте Михаил Марфин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев