Күчмә кубок – безнеке!
Балалар һәм яшьләр иҗат йорты спорт мәйданчыгында футбол матчы булып узды. Мондый иптәшләрчә очрашу традициягә әверелде, ул өченче тапкыр узды.
«Чистай-информ»ның көчле ир- егетләре футбол ветераннары белән көч сынашты. Уен кызу кояш астында барды. Әмма бу спортчыларга ныклы көрәш алып барырга комачаулык итмәде. «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасы призына мини-футбол буенча турнир «Чистай-информ» һәм «Ветераннар» командаларын берләштерде, һәр команданың үз осталыкларын күрсәтергә һәм җиңәргә омтылышлары сизелеп тора иде.
– Без яшьләрнең спорт белән шөгыльләнүләрен хуплыйбыз. Безнең «Чистай-информ» коллективында футболистлар гына түгел, башка спорт төре белән шөгыльләнүчеләр, сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар да бар. Без моңа бик шат, – дип билгеләп үтте «Татмедиа» АҖнең «Чистай-информ» филиалы җитәкчесе Наталья Данилова.
Ниһаять. Сыбызгы тавышы ишетелде. Көндәшләр йөзгә-йөз очраштылар. Уен ике таймда 25әр минут дәвам итте. Беренче уеннан соң капкаларны алыштырдылар. Һәр команда үҗәтләнеп җиңү өчен көрәште. Җанатарлар арасында газета хезмәткәрләре, аларның балалары, уенчыларның дуслары бар иде.
Турнирда яшь аермасы юк. Ветераннар командасын Хәлил Сәлахов саклады. Бу иң тәҗрибәле уенчы, аңа 77 яшь. Ул туп белән уйнауның барлык нечкәлекләрен белә, яшь уенчыларга үрнәк. Спортчы сөйләвенчә, нәкъ менә футбол кырында ул үзенең яшен, проблемаларын оныта, футбол белән башка уенчылар кебек үк дистә еллар мавыга. Бу юлы ул үзенең талисманы булган футбол формасын кигән иде.
– Спорт белән шөгыльләнү теләгем һәрвакытта бар. Әмма картлык яшьлек түгел дип белми әйтмиләр. Үземнең 77 яшемдә мин капка сагында торырга гына сәләтле инде. Без бирегә яшьләргә үрнәк күрсәтү, көч-куәт бирер өчен, шулай ук дуслар белән күрешергә дип килдек. Спорт тәртипкә өйрәтә. Спорт белән шөгыльләнү гаджетларда утыруга караганда иң яхшысы, – диләр футбол ветераннары.
Турнирга нәтиҗәләр ясалды. Көндәшләре капкасына «Чистай-информ» командасы футболчылары гол керттеләр. Әлеге командада оешма хезмәткәрләре, фикердәшләр һәм телевидение хезмәткәрләре уйнады. Уенчыларга күчмә кубокны, грамоталар һәм призлар тапшырдылар. Мини-футбол буенча алдагы турнир киләсе елга планлаштырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев