Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Казанлыларның 7 проценты гына инвестицияләрне анализлау өчен ясалма фәһемне куллана

Яңа технологияләр акрынлап Казан халкының көндәлек тормышының бер өлешенә әверелә

«Сравни» финанс маркетплейсы үткәргән тикшеренү мәгълүматлары буенча, сораштырылучыларның 27 проценты даими рәвештә финанс маркетплейсларыннан файдалана, тагын 39 проценты алар турында белсә дә, әлегә сынап карамаган. Документ «Татар-информ» агентлыгы карамагында бар.

 

Мондый платформа аша күбесенчә акцияләр һәм облигацияләр сатып алуны рәсмиләштерәләр – сораштырылучыларның 43 проценты шулай дип җавап биргән. Шулай ук иминият полислары (37 процент), банк кредитлары яки займнарына да (20 процент) ихтыяҗ зур.

 

Әмма финанс мәсьәләләрендә ясалма фәһемне куллануга кызыксыну түбән булып кала. Сораштырылучыларның 7 проценты гына инвестицияләрне анализлау һәм киңәшләр алу өчен ясалма фәһемне даими куллануын әйткән. Тагын 21 проценты мондый сервисларны сынап караган, ләкин алардан гамәли файда күрмәгән. Күпчелек – 72 процент - консультацияләрнең традицион форматларын сайлауны дәвам итә.

Чыганак: «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев